поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.01.2018 Матбугат

"Казан утлары"на аның тарихындагы иң яшь баш мөхәррир билгеләнде (ФОТО)

“Казан утлары”н дүрт елдан артык җитәкләгән Илфак Ибраһимов яңа баш мөхәрриргә журналны 4100 тираж һәм ярты еллык тематик план белән тапшырды. Бүген “Казан утлары” журналы коллективына яңа баш мөхәррир килде – язучы Рөстәм Галиуллинны “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин тәкъдим итте.

Бу хакта «Татар-информ» яза.
 
Очрашуда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте киңәшчесе, озак еллар шушы журналны җитәкләгән халык шагыйре Равил Фәйзулин, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары, “Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева катнашты.
 
Андрей Кузьмин заманында үзенең Илфак Ибраһимов дәвамчысы булуын – аның урынына Татарстан мәдәният министры урынбасары булып килүен искә төшерде. Илфак Ибраһимовка журнал традицияләрен саклап эшләве, ныклы, ышанычлы коллектив туплап калдыруы һәм яхшы тираж булдыруы өчен рәхмәтләрен җиткерде.
 
 
Андрей Кузьмин Рөстәм Галиуллин белән таныштырып, аның шушы журналда эшләп киткән булуын да искәртеп үтте. Ул яңа баш мөхәрриргә ярдәм ителәчәген, Татарстан Язучылар берлеге белән дә тыгыз хезмәттәшлек турында килешенүен әйтте. Андрей Кузьмин быел бинаның редакция урнашкан катында ремонт булачагын, тиздән коллективның уңышлы шартларда эшләячәген әйтте. Шулай да иң авыр мәсьәлә булган тираж мәсьәләсендә эшләргә кирәклеген искәртте.
 
Илфак Ибраһимов яңа баш мөхәрриргә коллективны тәкъдим итте һәм шушы коллективны сакларга киңәш итте. “Эш дәверендә кемгәдер катырак сүз әйтелсә – гафу итегез, – диде ул журнал хезмәткәрләренә. 47 елда алты җирдә эшләгәнмен. Мине бөтен җиргә дә чакырып китерделәр. Шушы редакция иң яраткан эш урыным булды”, – диде ул коллективка рәхмәтләрен җиткереп.
 
Илфак Ибраһимов әзерләп калдырган журналның быелгы беренче саны да бастырылган иде. Әлеге журналны символик рәвештә баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов тапшырды.
 
Рөстәм Галиуллин “ярты еллык эшне эшләп калдыруы өчен” Илфак Ибраһимовка рәхмәтләрен җиткереп, аның редколлегиядә калуын үтенде. 95 еллык тарихы булган журналның традицияләрен саклау мөһимлеген әйтте. “Бу кемдер килеп үзгәртә торган журнал түгел. Саллы журнал. Төп бурыч – йөзен саклау булса, әкренләп яңа авторлар белән дә баетырга тырышырбыз. Аңлашып эшләсәк иде. Максат – татар әдәби журналын саклап калу”, – диде ул.
 
Равил Фәйзуллин Рөстәм Галиуллинның “Казан утлары” әдәби журнал тарихындагы иң яшь баш мөхәррир булуын искәртеп, уңышлар теләде.
 
Мәгълүмат өчен: Рөстәм Галиуллин – язучы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе иде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.01.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»