поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.02.2010 Юмор

МИНҺАҖ МАҖАРАЛАРЫ

Иртән йокы туеп та торырга иренеп, «Сәхнә» журналын укып ята идем, Вәлиәхмәт абый шалтыратты.

 

– Төн уртасында Минһаҗ абзыйларга кем килде икән? – ди. – Йоклый алмый ята идем, безнең яннан бер машина выжылдап үтеп китеп, Минһаҗ абзыйлар капкасы төбендә туктады. Белеш әле, кем икән, – ди.

 

Вәлиәхмәт абый сүзе безнең өчен Мәскәү законыннан да өстен. Чөнки ул укымышлы кеше. Хәтта «Элита» дигән журналны да укып бара. Торып киендем дә киттем Минһаҗ абзыйларга. Өйдә Җомабикә җиңги генә иде.

 

– Алып киттеләр абзагызны, – ди.

 

– Кемнәр?

 

– Кем белә инде...

 

Куркуга төштем. Төн уртасында кара машинага утыртып киткән елларны ишетеп-укып белгәнгә йөрәк сөрлегеп куйды.

 

– Алып киткән машина нинди төстә иде?– дип сорадым.

 

– Ак иде бугай.

 

Йөрәк җиңел сулый башлады.

 

– Машинаның номерын күреп кала алмадыңмы? – дим.

 

– Нишләп күрмәскә, барысын да күреп өлгердем. Р 444 КК дип язылган иде. Алып киткән кешесен дә хәтерләп калдым. Бик тәртипле күренә. Минем белән матур итеп исәнләште. Абзагызга да тавышын күтәрмәде. Чоланга чыгып мылдыр-мылдыр сөйләштеләр дә киттеләр. Берәр айдан кайтырмын, диде абзагыз.

 

Машинаның номеры буенча аның кем машинасы икәнлеген эзләргә керештек.

 

– Район гыйбадулласында минем белгән кешем бар, белешермен,– диде Садретдин.

 

Гыйбадулла дигәне ГИБДД икән, шунда идән юучы булып эшләгән хатын кайчандыр Садретдинның йөргән кызы булган икән, шул ханым озакка сузмыйча гына машинаның хуҗасын табып бирде. Р 444 КК машинасы Татарстан Язучылары берлегенеке икән. Җомабикә җиңгинең тәртипле кеше дигәне шул берлекнең рәисе икән. Загста язылган исеме Илфак Ибраһимов икән, үзе кушканы Мөхәммәт Мирза ди.

 

Тотындык ваш ватарга: нигә кирәк булган аңа безнең Минһаҗ абзабыз?

 

Алай-болай иткәнче Минһаҗ абзый үзе дә кайтып төште. Билгеле инде, без җыйнаулашып аның янына чаптык. Минһаҗ абзый гадәттәгечә барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде.

 

Әгъза һәм рәис булдым

 

– Җомабикә җиңгәгезнең аркасына сыртымны терәп Маручка турында уйлап ята идем, килеп туктады бер машина. Ишекне итәгатьле итеп кенә шакыдылар. Ачтым. Итәгатьле генә атлап бер тәртипле кеше керде.

 

– Минһаҗ Габсаматович, мөмкинме сезне бер генә минутка чоланга чакырырга, – ди.

 

Чыктык. Таныштык. Татар язучыларының башлыгы икән.

 

– Гаҗәпләнмәгез, Минһаҗ Габсаматович, – ди. – Сез мине белеп бетермәсәгез дә мин Сезне яхшы беләм. Дөресрәге, Сез язганнар белән таныш, – ди. – Сезнең Ләнит Илич Брежневка язып биргән романыгызның кулъязмасы безнең берлекнең шүрлегендә саклана, – ди, – укып чыктым – киң колачлы роман. Ә инде Колшәриф мәчете төзелеше турындагы поэмагыз безнең бик күпләребез өчен үрнәк. Соңгы вакытларда иҗат иткән дүртъюллыкларыгыз шидивыр, – ди. – Заманында Сезне Язучылар берлегенә әгъза итеп алмыйча ялгышканнар. Мин ул ялгышны төзәтергә килдем, – ди. – Рәхим итеп алыгыз, менә Сезгә язучы билеты, – ди.

 

Билетны кул биреп тапшырды бу. Бик тәртипле итеп кул чапты.

 

– Инде мондый нәрсә, Минһаҗ Габсаматович, – ди рәис. – Мин бер айга иҗат командировкасына китәм, минем урында калып тормассыз микән, – ди. Шикләнмәгез, Сезнең кулдан килә торган эш. Чөнки Сез заманында Лилин белән бергә эшләгән, Сталин белән бәхәсләшкән, Хруччов белән хат алышкан, Ләнит Иличкә роман язып биргән, Гарбачув белән чәй эчкән кеше, – ди. – Рукавадящи урында эшләү тәҗрибәгез зур ди. Ә безнең язучылар арасында андыйлар юк икән, ди.

 

– Ничек инде ул «юк икән?» Нигә юк дип кенә әйтмисең, әллә үз язучыларыбызны белмисеңме? – дим.

 

– Белеп бетермәгән икәнмен шул, «Элита» дигән журналны укып белдем, рәтле-җүнле язучы юк икән бездә. Бөтен ышаныч синдә, Минһаҗ Габсаматович, коткар, – ди.

 

Кеше үтенеп сорагач, ничек инде сүзен аяк астына саласың, киттем машинасына утырып Казанга.

 

Эшне тиз тотты бу. Икенче көнне үк утырыш җыйды. Идарә утырышы дигән утырыш икән. Башта ике идарә утырышы арасында эшләгән эшләр турында сөйләделәр. Мин аларны бигүк тыңламадым да. Чөнки мин кушып эшләткән эшләр түгел, нигә миңа аларның кирәге бар. Шунысы гына истә калган – Чаллы язучыларының башлыгы Вахит Имамов атлы иптәшнең басып сөйләве әллә ничегрәк булды. Ул уңга-сулга бөгелгәләп «Ярый инде, күңелегез булсын, мин дә бер-ике сүз әйтәм» дигән шикелле иренеп кенә сөйләде. Эшләнгән эше турында түгел, эшли алмаган эше турында иде бугай сүзе. Эшләнгән эшләр саналып беткәч, идарә әгъзасы Роберт Миңнуллин «Минем эшем бар» дип чыгып китте. Бүтәннәргә күтәрелеп карарга теләмичә өстәлгә генә карап утыручы Камил Кәримов мәгънәле итеп тамак кырып алды да ишетелер-ишетелмәслек итеп сарказм белән «Нинди эше булырга может аның» дип куйды. Ләби Лерон дигәне серле итеп елмайды.

 

Гөргөри кушаматлы Гәрәй Рәхим дигән язучы миңа шикле караш ташлап:

 

– Бу иптәш кем һәм ул монда нишләп утыра? – дип сорады.

 

– Сез Федотовкада подпольеда ята идегез, шул вакытта берлеккә алдык, – дип рәис минем турыда сөйләде. – Туфан Миңнуллинның якташы, – дип тә өстәде. Туфан Миңнуллин дигәч, Нәбирә Гыйматдинова Туфан Миңнуллинга яратып карап алды. Барысы да җаваптан канәгать булып калдылар.

 

Утырыш дәвам итте.

 

– Көн тәртибендә оештыру мәсьәләләре – диде рәис. – Мин бер айга иҗат командировкасына китәм. Минем урынга калып торучы кирәк. Мин безнең әгъзабыз Минһаҗ Габсамат углы Габсматовичны тәкъдим итәм.

 

Чичнә белән Ингушитиедәге сыман шомлы тынлык урнашты. Бу тынлык шартлау белән бетәсен сизеп Ыркаел Зәйдулла:

 

– Мин Минһаҗ абзыйны күптән беләм, лаеклы кандидат – дигәч кенә идарә әгъзаларының йөзе яктырып киткәндәй булды. Шулай да:

 

– Нигә ул? Союзга кереп өлгермәгән килеш... Бездә бүтән язучылар юкмыни? – дигән тавышлар ишетелгән иде, рәис иптәш:

 

– Юк, – дип кистереп куйды. – Ышанмасагыз, «Элита»журналын укыгыз. Анда безнең булачак классигыбыз «Бездә адәм укырлык рәтле нәрсә язучы юк» дип урыс телендә чартлатып әйткән. Укырлык нәрсә булмагач, аларны язучылар да шәләй-бәләй генә була түгелме? Булачак классикка ышаныйк, җәмәгать, – дигәч, барысы шым булдылар. Мине бертавыштан диярлек язучылар берлегенең вакытлыча рәисе итеп сайладылар.

 

Димакрәтия уены уйнамыйбыз

 

Эшне мин дә утырыш җыюдан башладым. Мине санга сукмыйчарак шаулашкан идарә чилиннарына:

 

– Тынычлык! – дип кычкырдым. Шым булдылар.

 

– Менә нәрсә, иптәш чилиннар! Мин сезгә Елсин түгел, демократия уены уйнамаячакмын. Мин тәртип яратам. Аң булыгыз, мин Союзда Ринат Мөхәммәдиев режимы урнаштырачакмын.

 

Бүтәннәр давыл киләсен сизгән каргалар шикелле тынып калдылар. Шәле тәрбиясе канына сеңгән куркусыз Камил Кәримов кына:

 

– Ринат Мөхәммәдиев режимын урнаштырсаң, без Сезне Рәмис Аймәттән кыйнатабыз, – дип бер күзен кысып кына елмайгандай итте дә «юк, юк, мин бер сүз дә әйтмәдем» дигәндәй як-ягына каранып алды.

 

Мин вакланып тормадым, утырышның көн тәртибен игълан иттем.

 

– Ике утырыш арасында эшләнгән эшләрне санап вакыт уздырмыйбыз, Равил Фәйзуллин каядыр ашыга, ул киткәнче төп мәсьәләләрн тикшереп калыйк, – дидем. – Кыстати, Роберт Миңнуллинның да утырышны ташлап китә торган гадәте бар диделәр. Туфан Миңнуллинны аңа сакчы итеп куям, – дидем. – Уяу бул, якташ, адашың кача башласа, тавыш куптар, дидем.

 

– Димәк, көн тәртибе болай, – дип дәвам иттем утырышны, – беренче көн тәртибе тере язучыларны күмү мәсьәләсе. Икенчесе үлми калган язучыларның юбилиләрен билгеләп үтү, өченчесе татар әдәбиятының аксакалын сайлау. Көн тәртибенең нигә алай икәнен аңлатам. Җәйнең матур бер аенда «Элита» журналында бик тә тирән эчтәлекле мәкалә басылып чыкты. Аңа безнең эшебезгә тирән анализ ясалган. Анализның ризюмисе шул: бездә адәм укырлык рәтле нәрсә язылмаган. Идарә язучылардан даһи әсәрләр яздырасы урынга юбилиләр һәм үлгән язучыларны күмү белән генә шөгыльләнә. Безнең әдәбиятыбызда каршына тезләнеп баш орырлык аксакалларыбыз юк. Мин бик зур игътибар белән мәкаләне укып чыктым һәм автор белән 120 протсинт килешәм. Үзегез беләсез, адәм укырлык нәрсәләр тиз генә язылмый, ул. Бу сезгә такмак язу түгел, шуңа күрә бу мәсьәләгә тукталып тормаска кирәк санадым. Шуны гына әйтеп куям – әгәр дә даһи әсәрләр язарга теләмәсәгез, заставим. Әрмиядәгечә – не умиете – научим, ни хатите – заставим. Панятно? Мин бу сүзләрне нарушный урыс телендә чилин правления Микулай Алишев аңласын дип әйтәм.

 

Шунда минем уң ягымда утыручы урынбасар Вакыйф Нуриев: – Алишев түгел, Алешков, Микулай да түгел, Николай, – дип миңа пышылдый. Мин үземне төзәткәннәрен яратмыйм.

 

– Өйрәтмә, – дидем дә сүземне дәвам иттем. – Беренче көн тәртибен тикшерергә керешәбез. Димәк, тере язучыларны күмү.

 

Шунда телләр турындагы законны яттан белүче, шуның аркасында башы судтан чыкмаучы Разил Вәлиев:

 

– Тере язучыларны күмү түгелдер, үлгәннәрне күмүдер, – диде.

 

Бу юлы ялгышымны төзәтергә мәҗбүр булдым. Шулай да сер бирмәс өчен:

 

– Бездә тере язучыларны да күмәләр, язганына акча түләмәсәң, күмелә дә кала инде, – дигән булдым. – Димәк, яңа үлгән язучыларны күмү. Бүгеннән башлап күмүне туктатабыз, иптәшләр. Шуңарга күрә, үлмәскә тырышыгыз. Кем дә кем үлә, Мәскәүдән килеп урыс язучылары күмсеннәр. Бездә берәр урыс язучысы үлсә, бер урыс та килми бит, татарлар җыелып күмәбез, дидем. «Элита» авторы, минемчә, шуны күз алдында тоткан.

 

Үлем турында сөйләшү күңелсез нәрсә, шуңа күрә:

 

– Тә-әк, – дидем, – Икенче көн тәртибенә күчәбез. Үткән 2008-2009 елда кемнәрнең юбилие булды әле?

 

Вакыйф Нуриев санап чыкты. Мин юбиләрларның һәрберсенә тукталып үз фикеремне әйтә бардым.

 

– Эһе, Рабит Батуллага 70 тулган. Кем үткәрде аның юбилиен?

 

– Үзе, – диде Ыркаел Зәйдулла. – ике малае белән.

 

– Димәк, бу юбилидә язучылар берлегенең гаебе юк. Ары киттек, тагын кем?

 

– Мансур Вәли-Барҗылыга 60 тулган икән.

 

– Нигә, – мин әйтәм,– аңа юбили үткәрдегез? Кыстати, нишләп ул Барҗылы дип фамилиясенә коерык таккан?

 

– Чөнки ул Барҗы авылыннан, – диләр.

 

– Булса ни, – дим, – Мин Кайперде авылыннан, ләкин Кайперделе дип язмыйм. Барҗылы икән, Барҗыда үткәрсеннәр.

 

– Без аңа юбилей үткәрмәдек.– диде Вакыйф Нуриев, – «Казан утлары»нда гына җыелышып нәрсәдер ниттеләр.

 

– Дөрес эшләгәнсең, Барҗылы булып бар җылыны үзенә алып ятмасын, дидем дә сүз уйнатуыма куанып Гәрәй Рәхимдәй рәхәтләнеп көлдем.

 

– Миргазиян Юныска 80 тулды дигән булып кем юбили үткәрде? – дип сорадым. – Тулса ни. Мәкалә авторы белән киңәшергә кирәк иде. Юбилиләр үткәрү белән генә маташмасын язучылар берлеге дияр иде. Ә бу кем әле безнең? Шәүкәт Галиев. Кем рөхсәт бирде? Монысы Зиннур Мансуров, Рафис Корбан, Газинур Морат... Бер көтү язучыга юбили ярамый болай. Бусы тагын кем? Әмирхан Еники. Нигә аңа юбили? Үлгән түгелме соң ул? Фатих Кәрим дип язылган монда. Күп бу иптәшләр. Мәкалә авторы дөрес яза.

 

Юбилиләре үткәрелгән әллә ничаклы язучыларны санап чыккач, Роберт Миңнуллинга килеп җиттек. Мин сүз әйтергә өлгермәдем, юбили авторы бәхәскә урын калдырмаслык итеп:

 

– Монда язучылар берлегенең катнашы юк. Минем юбилеине Республика җәмәгатьчелеге һәм татар халкы үзе үткәрде, – диде.

 

Халык дигән сүз әйтелгәч, тирәнгә кереп китәргә ярамый. Чөнки Рәсәйдә бөтен нәрсә дә халык исеменнән эшләнә. Халык әйтте: «безгә татар теле кирәкми» дип, шунда ук Дәүләт думасы «Милли телләрне укытмаска» дип закон да чыгарды. Әйтер татар «безне бетерегез» дип – бетерерләр. Халык бит шундый төркем – ни әйткәнен һәм ни уйлаганын үзе белми – өстәгеләр генә белә.

 

Тәк, кайда туктаган идем әле? Ә-ә, юбили. Әйе, бетердек без аларны ул утырышта. Үткәрмәскә – һәм вәссәләм.

 

Тик рәис урынбасары Вакыйф Нуриев кына:

 

– Ә Тукай белән нишлибез? – дип пышылдады. – 2011 елда аңа 125 ел тула бит. Без моннан ничә ай элек юбилей үткәрергә дип сөйләшкән идек. Ничек үткәрергә дип Культура министрлыгына язып та биргән идек. Зилә ханым иртәгә карарбыз дип тә әйткән иде.

 

Сез беләсез, мине өйрәтеп торуларын мин яратмыйм.

 

– Иртәгә дигәч иртәгә инде. Иртә җитмәгән бит әле. 2011 ел җитсен, 25 апрель көнне иртәгә дип әйтерләр дә 26 сында үткәрерләр, – дидем дә өченче көн тәртибенә күчәргә тәкъдим ясадым.

 

Аксакал сайлау

 

– «Элита»дагы мәкалә авторы бездә аксакаллар юк дигән. Бу килешә торган нәрсә түгел. Аксакалсыз әдәбият була алмый. Без бүгенге утырышта аксакал сайларга тиеш, – дидем.

 

Тарих язучылар төпченүчән булалар бит – тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйлаҗев:

 

– Сез, Минһаҗ Габсаматович, мәкалә авторы да мәкалә авторы дисез, ә мәкалә авторының исем-фамилиясен әйтмисез, – ди.

 

Андый гына төрттерүләргә исем китми минем:

 

– Нимес телендәге әллә нинди китаплар укыганчы «Элита» журналын укыгыз, – дидем.

 

Гомере буе «Ызба» белән «поезда»ны рифмалаштырып шигырь язарга кызыгып йөргән Гәрәй Рәхим:

 

«Элита» белән «Мелита» рифмалаша икән, – дип көлеп куйды.

 

– Читкә китмәгез, – дип тәртип урнаштырдым да, – Аксакал мәсьәләсендә нинди тәкъдимнәр бар? – дидем.

 

Дәшмиләр. Карыйм – барысы да битләрендәге сакал үсәргә тиешле җирләрен сыпырып-сыпырып карыйлар. Хәтта Илсөяр Иксанова да килешле генә иреннәре өстендәге бала йоннарын чеметеп-чеметеп карый. Бары тик Газинур Морат кына: «Ә минем сакалым бар» дигәндәй Сәрдек мужиклары елмаюы белән канәгать елмаеп утыра. Мин һаман күзәтәм. Шул вакыт, ышанасызмы-юкмы, Роберт Миңнуллинның иягендә сакал үсә башлады. Мыегыннан үзгә буларак, сакалы сирәгрәк, татар белән башкорт сакалының кушылмасы сыманрак. Уйга калдым. Юкка гына түгелдер бу дип уйлыйм. Кайдадыр галәмдәге бер серле көч: «Ялгышма, Минһаҗ, аксакалны дөрес сайла» дип әйтә сыман.

 

Минем уйларымны бүлеп, сагышлы тынлыкны бозып, Зиннур Хөснияр:

 

– Аксакал берәү генә булырга тиешме, берничәме? – дип сорады.

 

– Аксакаллар күп булмый, татар язучылары өчен әлегә берәү җиткән, – дип кырт кистем.

 

– Алайса, тагын бер сорау, – диде Зиннур Хөснияр, – аксакал бөтен язучылар арасыннан сайланырга тиешме, әллә идарә членнары арасыннан гынамы?

 

Бөтенесе берьюлы:

 

– Идарә членнары арасыннан, диделәр. Һәм тагын тынлык урнашты.

 

– Кандидатуралар күрсәтегез, – дигәнемне дә игътибарсыз калдырдылар. Ниһаять, Камил Кәримов:

 

– Мөмкинме? – диде.

 

– Әйдә, әйдә, рәхим ит, – дим.

 

– Мин Нәбирә Гыйматдинованы тәкъдим итәм.

 

Утырыш шартлап ярылыр да аннан кешни-кешни көлгән тавышлар сибелер дип уйлаган идем, алай булмады, шым гына утырдылар. Нәбирә үзе генә:

 

– Син Шәле пәрие, тик кенә утыр, ярыймы, – дип чәпчеде дә, – Мин Камил Кәримовның үзен тәкъдим итәм, – диде.

 

Камил ни өчендер бу юморны әллә аңламады, әллә бәяләп бетермәде:

 

– Ә нигә... – дип кенә куйды да тыйнак кына итеп башын иде.

 

Мин инде күңелемнән генә ике Миңнуллинның берсе булырга тиеш, – дип уйлап куйган идем. Янәшәмдә генә утырган Туфан Миңнуллинга карадым.

 

– Якташ, син аксакал булырга теләмисеңме? – дип сорадым.

 

– Мин күптән аксакал инде, кырынып йөргәнгә генә сакалымның агы күренми, – диде якташ.

 

Нәбирә Гыйматдинова тагын сикереп торды.

 

– Чыннан да, җәмәгать, Туфан абыйны аксакал итик, – ди.

 

Роберт Миңнуллин мыек астыннан гына елмаер-елмаймас:

 

– Туфан Абдулловичны карт булса да кызлар ярата инде, – дип куйды, – Дәүләт Советы кызлары да яраталар аны. Мине яшь булсам да никтер яратмыйлар.

 

– Яратабыз шул, – дип монолог сөйләргә җыенган иде Нәбирә Гыйматдинова,

 

– Идарә утырышы мәхәббәт аңлата торган урын түгел, – дип туктаттым.

 

Туфан Миңнуллин «яратабыз шул» дигәнгә куанып, мөкиббән китеп, аксакаллык турында да онытып тәмле-татлы уйларына чумган килеш оеп утыра бирде. Утырыш беткәч, кабинетка чакырып алдым үзен, кыздырдым.

 

– Син нәрсә, – мин әйтәм, – дуракны вәләеш? Мин сине блат белән якташ дип аксакал итмәкче булдым, син мине җыен шантырапа каршында авторитны киметәсең.

 

Бәхәсләшеп маташа.

 

– Аксакал нинди булырга тиеш? – ди, – Акыллы сүз генә сөйләп йөрергә тиешме? – ди.

 

– Тиеш, – мин әйтәм.

 

– Акыллы сүз генә сөйләп йөргәнне кызлар яратмый. Кызлар җүләрсымакларны ярата, – ди.

 

– Кызлар да кызлар дисең, үзеңә ничә яшь дип беләсең? – дим.

 

– Булса соң. Минем яраткан кызларым да 18дә түгел – 50 белән 60 арасында, – ди ахмак. Куып чыгардым кабинеттан.

 

Равил Фәйзуллиннары бар бит әле язучыларның. Аңа карадым. Кулъяулыгы белән җир шарының яртысы чаклы маңгаен сөртеп утыра. Эссе дә түгел инде, нигә тирли икән дип уйлыйм эчемнән генә. Болай аңлашыла да инде үзе – ике «мин» көрәшә аның күңелендә. Такташ әйтмешли:

 

              Хәзер инде миндә ике мин

              Берсе аның аксакаллык яклы,

              Икенчесе каршы – сукин сын.

 

Аның газаплануын күреп сорадым үзеннән:

 

– Равил Габдрахманович, Сезнең аксакаллыкка фикерегез ничегрәк? – дидем.

 

– Эше күп булыр микән аның, – дип тамак кырып алды да, үзегезгә карагыз инде дип иңнәрен сикертеп куйды. Равил янәшәсендәге Вахит Имамов:

 

– Чаллыны һаман да яшь шәһәр дип йөртәләр. Ул да картая инде, диде. – Юк, мине сайлагыз дип әйтүем түгел, Чаллыны гына онытмагыз диюем.

 

– Әлмәт Чаллыдан өлкәнрәк, – дип һәркемгә билгеле тарихи фактны Әлмәт язучылары башлыгы Данил Салихов кабатлады, тик аны ишетмәделәр. Татар кнәжнәсе Лилия Газизова:

 

– А русскоязычный писатель может быть аксакалом?– дип сорагач куркып киттем. Куркырсың да: «может» дисәң, милләтче татарлар башыңны бетерәчәкләр, «нет», дисәң, милләтче русскоязычныйлар Минһаҗ Габсаматов урысларны кыса дип тавыш чыгарачаклар. Урысларны кыса дигән сүз бүген теге вакытта «долой Советский Союз» дию белән бер.

 

Ярый әле Камил Кәримов бар – ул коткарды:

 

– Аксакалом не может, акшакалом может,– дип халыкны көлдергәч мәсьәлә шунда ук хәл ителде, дип уйлаган идем Гәрәй Рәхим:

 

– Между прочим, керәшеннәрнең дә сакалы агара,– дип әйтеп салды. Анысына минем җавап әзер иде:

 

– Григорий Василич, әле яңа гына «Халык язучысы»н алдыгыз, аллы-артлы ике ызвание алу килешмәс,– дигәч:

– Юк, болай гына әйтүем, – диде Гөргөри.

 

Турыдан туры әйтеп тә, кактырып-суктырып та бөтен идарә әгъзаларын тикшереп чыктык.

 

– Нишлибез, иптәшләр, табылмады бит әле сайларлык аксакал, – дидем.

 

– Бөтенесен дә тикшермәдек. Тикшерелмәгән кеше дә калды, – диде Роберт Миңнуллин.

 

– Кем ул? – дидем.

 

– Мин тыйнак кеше буларак үземне әйтмим. «Элита» журналындагы мәкалә авторын күздә тотам. Ул да Идарә әгъзасы.

 

Бик вакытлы әйтелгән сүз булды бу. Килделе-киттеле язучы халкы белән чиләнеп утыру туйдыра башлаган иде. Роберт Миңнуллинның тәкъдимен тавышка куйдым.

 

Сүзнең ни турында барганын аңламый да калган идарәчеләр кулларын күтәрделәр.

 

– Бертавыштан аксакал сайланды, – дидем дә утырышны ябык дип белдердем.

 

Соңыннан Ыркаел дус Зәйдулла:

 

– Кемне сайладык соң без? Нигә безгә аңлатмыйлар? Бу нинди безобразие? – дип дулап йөрде йөрүен, ләкин эш узган иде инде.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Казан утлары
№ 2 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»