|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда селфи ясарга маташкан кыз күпердән егылып төшкәнАлабугада күпердән егылып төшкән кыз селфи ясарга тырышкан булган. Бу хакта бүген Алабуга Эчке эшләр бүлегеннән җиткерделәр. Алдан 26 яшьлек кызның кичә 22 сәгать 40 минутта 10 метр биеклектән егылып төшүе хәбәр ителгән иде. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, кыз аек булмаган һәм селфи ясарга уйлаган. Ул күпер култыксасына баскан, янәшәсендәге егет аны тотып кала алмаган.
Хастаханәгә барудан ул баш тарткан. Әмма бүген табибларга мөрәҗәгать иткән. Алар ярдәм күрсәтеп, аның хәлен уртача дип бәяләгән һәм өенә кайтарып җибәргән. Кызның куллары җәрәхәтләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|