|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2018 Дин
“Хатын-кыз карт әнисен карап-тәрбияләп торыр өчен иреннән рөхсәт сорарга тиешме? Ирләр хатыннарының әнисен бик яратмый бит"“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә. – Нурулла хәзрәт, сәдаканы сорап алырга ярыймы?
– Ярамый. Нинди генә халәтта булсаң да сорамавың хәерлерәк, чөнки авырлыкка төшеп кешеләрдән сораганчы Аллаһы Тәгаләдән сорасаң Ул үтәячәк. Ә без авырлык килү белән: “Ярдәм итегез!” – дип кешеләр янына чыгып чабабыз. Бу дөрес түгел. Иң беренче сабыр итәргә һәм Раббыдан сорарга кирәк. Ул гына бирүче, ярдәм итүче. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Сәдака сорап утырган кеше ул фәкырь түгел. Фәкыйрь кешенең хәерчелеге тышына чыккан булыр, сорап йөрмәгәч син аны бай дип уйларсың. Ул тыйнак булыр” – ди. Мохтаҗ кешене киенүеннән, тотышыннан күреп була. Сау-сәламәт кеше теләнеп йөри икән, аңа сәдака бирергә ярамый.
– Сәдака кемгә тиеш?
– Зәкәт түләмәүче, мескен-фәкыйрь кеше. Мескен кешенең торырга да урыны юк, көнен-көнгә ялгап бара. Фәкыйрь кешенең торырга урыны бар, көнлек ризыгы да булырга мөмкин. Авыру кешеләр, гарипләр, тол хатыннар (чөнки хатын-кызга эшләү мәҗбүри түгел), ятим балалар. Әтисе юк бала ул инде ятим булып санала. Сәфәрдә калган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр.
– Бер ханым сорау юллаган: “Хатын-кыз карт әнисен карап-тәрбияләп торыр өчен иреннән рөхсәт сорарга тиешме? Ирләр хатыннарының әнисен бик яратмыйлар, үз әниләре генә беренче урында. Ислам динендә ничек икән?”
– Хатынның әнисен яратмау бу ирдән түгел, хатыннан һәм хатынның әнисеннән үк киләдер. Хатын әйбәт икән, хатынны ягъни кызын әнисе дөрес тәрбияләгән икән проблема юк. Әнисе гомер буе киявенә начар сүз әйтмәсә, аны хуплап торса, ир хатынының әнисен карарга каршы килмәс. Рәхим-шәфкате юк икән, каршы килергә дә мөмкин. Бәгыре каты дигән сүз. Дин ягыннан караганда, әни улы кулына кала. Гадәттә, татар халкында төпчек малайны өйдә калдыралар. Әни белән улы калса хәерлерәк. Ир хатынына: “Әнигә сүз әйтәсе булма!” – дип тә әйтә ала. Әни кызы белән калса, кияү үзен өйдә хуҗа итеп дорфарак та тотарга мөмкин. Кияүләре хатынының әнисен өенә алып килеп, ничә еллар буе карап торган очракларны беләм. Мондый кешегә сокланам, Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын бирсен. Бу кешенең дәрәҗәсе арта гына.
Улы булмаса ана кызы кулына кала. Ире каршы килсә хикмәтле юлларын табарга кирәк. Бөтенләй каршы төшсә, әниең янына бармыйсың, дисә, шушы ир белән сөйләшерлек туганнарын эзләргә кирәк. Матур сүз белән күңелен йомшарт. “Синең дә әниең бар бит”, – дип аңлатырга кирәк. Бик каты дошманлык пәйда була икән, димәк яшьлектә ниндидер хата, киеренкелек булган. Хатынның әнисенең дә гаебе булгандыр бәлки. Ә иң гүзәл күренеш бер-береңне гафу итү.
ГАБДЕРӘХИМ |
Иң күп укылган
|