|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2018 Хәвеф-хәтәр
Казанның бер сәүдә үзәгендә мина куелган дип, 600 кеше эвакуацияләнгәнБүген сәгать көндезге 11дә ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына шалтыратып, билгесез кеше Казанда урнашкан сәүдә-офис үзәгенә мина куелу турында хәбәр иткән. бу хакта Татарстан буена Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итәләр. Полиция хезмәткәрләре ашыгыч рәвештә вакыйга урынына килеп, бинаны сак астына алган. Хокук сакчылары "Сувар-Плаза"дан 600гә якын кеше эвакуацияләгән. Хәзерге вакытта полиция вәкилләре шалтыраткан кешенең кемлеген ачыкларга тырыша.
--- |
Иң күп укылган
|