|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2018 Шоу-бизнес
Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалова турында ике кеше генә белгән бик зур СЕРНЕ чишкәнӘлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты – аның чын яшен әйтте. Бу хакта Татар-информ яза.
«Әлфия апаның чын яшен мин беләм дә, Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне – 85, без белгәне – 89. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак – гаҗәпләнмәссез”, - диде ул.
Концерт алдыннан журналистлар шул ук сорауны биргәч, Зөлфия серле генә елмаеп: “Бу – сер”, - дигән иде. Ул чын дөресен белүен, әмма аны әйтмәячәген әйтте.
Зөлфия концерттан соң Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде.
--- |
Иң күп укылган
|