|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2018 Хәвеф-хәтәр
Бу минутларда билгесез сәбәпләр аркасында ярты Казан утсыз утыра
Казанда 87 мең кеше утсыз калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Агентлык язуынча, 16 сәгать 40 минутта Кризислы очраклар идарәсе үзәге оператив кизү торучысына Казанның Идел буе районында электр белән тәэмин ителешнең бетүе турында хәбәр кергән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Казанда җиде микрорайон, ә бу исә 87 мең кеше һәм 56 социаль-әһәмияткә ия объект, утсыз калган.
Ут өзелүнең сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|