|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2018 Җәмгыять
Татарстанда үтерелгән Гөлшат Котенкова истәлегенә чаңгы ярышы уздырдылар (ФОТО)Төрле дин һәм милләт вәкилләре 9 гыйнварда үтерелгән 29 яшьлек Гөлшат Котенкова истәлегенә чаңгы ярышы уздырды. Бу хакта Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителә. "Алмаш" базасында бөтенебезгә бергә җыелырга кирәк дигән фикер туды. Безнең шәһәребез тыныч булырга тиеш. Бергә җыелганда гына без явызлыкны җиңә алачакбыз", - дип белдерде әлеге чараны оештыручы Салих хәзрәт Ибраһимов.
Әлеге фикерне Түбән Кама округы протоиерее Александр Колчерин да хуплады, дип яза Татар-информ.
"Гөлшат Котенкова гаиләсе катнаш иде. Без бу авыр вакытта аларның гаиләсенә ярдәм итәргә телибез һәм тагын бер тапкыр кайгыларын уртаклашабыз", – дип өстәде ул.
--- |
Иң күп укылган
|