поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.01.2018 Икътисад

Татарстанда авыл хатын-кызларына пособиеләр түләнәчәк

Татарстанда демографик вәзгыятьне яхшырту юнәлешендә чираттагы чаралар күреләчәк. Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче булып туган балалары өчен түләүләр кертергә тәкъдим ителә. Бер шарт бар – хатын-кыз авылда кимендә өч ел яшәгән булырга тиеш.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының коллегиясендә республика Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин шул хакта хәбәр итте. Әлеге уңайдан кирәкле документлар пакетын ул бер ай эчендә төзеп, кабул итәргә йөкләмә бирде, дип хәбәр итә Татар-информ.
 
ТР Премьер-министры җитәкчелегендә үткән коллегия утырышында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Черкасов, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль район вәкилләре катнашты.
 
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче бала тапкан гаиләләр өчен ярдәм чаралары да демографик вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. “Ана капиталы” федераль программасы да демографиягә йогынты ясаган иде, бик тиз арада яңа туган балалар саны 15 процентка артты. Бу юлы да шундый нәтиҗә көтәбез. Шуңа өметләнеп, 4,6 мең гаилә беренче бала өчен түләүләргә дәгъва итәр, дип планлаштырабыз”, - дип сөйләде министр.
 
Мәгълүм булганча, бу түләүләр гаилә кереме кеше башына яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырдан артмаса билгеләнә. (Татарстанда 2017 елның II кварталындагы күрсәткеч 9 142 х 1,5 = 13 713). Ул балага 1,5 яшь булганчы түләнә. Татарстанда әлеге пособие күләме 8 490 сумны тәшкил итә. Әлеге программаны Россия бюджетыннан 475,88 миллион сум күләмендә финанслау каралган.
 
Алексей Песошин яңа пособиеләр социаль яклау хезмәтләре аша түләнүен исәпкә алып, бу эшне вакытында оештырырга кушты. “Гаризалар кабул итүдә, түләүләрне башкаруда бернинди тоткарлыклар булырга тиеш түгел”, - дип кисәтте ул.
 
Эльмира Зарипова инде бу атнада республиканың Балтач районында тәүге гаилә яңа пособиегә гариза тапшыруын билгеләп үтте. 
 
Министр ассызыклаганча, демографик сәясәт гомер озынлыгын арттыруга да юнәлдерелгән. 2030 елга хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр саны 5 процентка кимер, дип фаразлана (2,1 миллионга кадәр), пенсия яшендәгеләр 16 процентка артачак (1,1 миллион кеше). “Бу уңайдан без өлкән буынның яшәү шартларын яхшыртуга зур игътибар бирергә тиешбез”, - диде министр.

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.01.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»