поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.01.2018 Мәдәният

Камал театрында "Әлдермештән Әлмәндәр"не күрсәтәчәкләр

26 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә яңа белем бирү проекты - театр тамашачылары өчен "Камал мәктәбе" ачыла. Проект кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла.

Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.
 
Проект "Ахырзаман"(1987 ел) спектакленең видеоязмасын карау һәм фикер алышу белән ачылып китәчәк. Спектакль Чыңгыз Айтматовның "Ахырзаман" романы буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан язылган сәхнә версиясе. Аның режиссёры Дамир Сираҗиев әлегә кадәр эксперименталь татар театрының символы булып тора. 1987 елда, үзгәртеп кору чорында, әлеге спектакль совет системасына һәм театраль традицияләргә каршылык буларак кабул ителә. Юкка гына тәнкыйтьчеләр аны КПССның Апрель пленумы белән чагыштырмаганнар. Сираҗиев спектакльне, романның ике линиясенә - бүреләр һәм аучылар, чабаннар һәм номенклатура каршылыгына басым ясап, яхшылык белән яманлыкның көрәше итеп куя.
 
9 февральдә 18.00 сәгатьтә проект кысаларында "Әлдермештән Әлмәндәр"(1976 ел) спектаклен күрсәтү һәм фикер алышу узачак. Авторы - Туфан Миңнуллин, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов.  23 февральдә 17.00 сәгатьтә - "Телсез күке" (2004 ел). Авторы - Зөлфәт Хәким, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.
 
Рәдиф Кашапов, проектның кураторы:
 
"Татар мәдәнияте яңа тел табу юлына баскан чорда, элекке заманга күз салу мөһим. Татар театры һәрвакытта драматурглар, язучылар, музыкантлар, җәмәгать эшлеклеләре өчен үзенә тартып торучы таяну ноктасы булып торды. Аның классик һәм эксперименталь спектакльләре аша татар дөньясының бөтен тормышы чагыла".

---
Камал театры
№ --- | 12.01.2018
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»