поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
12.01.2018 Җәмгыять

Кайда икән соң ул тигезлек дигәннәре?!

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә елдан артык вакыт узып китсә дә, ул чор вакыйгаларын барлаганда күз алдыма ятим, ач-ялангач, хәерчелеккә баткан гөнаһсыз сабыйлар килеп баса. Шундый сынаулар аша үткән кешеләр белән сөйләшкәндә, сугыш газапларының әле бик еракта түгеллеген аңлыйсың.

- Мин 1941 елда Татарстан Республикасының Октябрь районындагы Урта Чаллы авылында дөньяга килгәнмен, - дип сөйләде миңа бүгенге көндә Шенталы станциясендә яшәүче Фәрзанә Минәхмәт кызы Ишмаева. - Әтиемне сугышка алып киткәндә әнием Кәримә минем белән көмәнле, ә Мөнирә апама бары ике яшь кенә тулган була әле. Шул китүдән әтиебез кайтмады, сугыш кырларында бөтенләйгә ятып калды. Әниебезгә дә безне тәрбияләп өйдә утырырга туры килмәде. Башка хатын-кызлар белән бергә Бөек Җиңүне якынайту өчен дөнья нужасын көне-төне куды ул. Миңа да укып, һөнәр үзләштерергә насыйп булмады, яшьтән үк колхозда эшли башладым. Мөнирә апам үзенең әрсезлеге белән мәктәпнең сигезенче сыйныфын тәмамласа, мин бары дүрт сыйныф белемем белән генә калдым. 

Икебез дә бер-бер артлы кияүгә чыктык. Кызганыч ки, ирем Әсхәт кенә гомерле булмады, ике балабызны - Азат белән Саҗидәне ятим калдырып, яшьли бакыйлыкка күчте. Әнкәй дә вакытсыз вафат булды. 

Төнлә җилкәмә бер капчык силос күтәреп, фермадан кайтып керүемне бүгендәй хәтерлим әле. Өй салкын, мичтә чи утын янмыйча, чыжылдап ята. Шул чакта Мөнирә апам килеп керде. Алар бу вакытта гаиләләре белән Челно-Вершины районының Чаллы авылына күченү хәстәрендә  йөриләр иде. Апам мине дә балаларым белән үзләре янына алырга вәгъдә бирде һәм бераздан без дә шунда барып төпләндек. 
 
Биредә тормыш итәргә җи¬ңелрәк булды. Өебезгә газ да кертелгән иде. Мин озак еллар җирле инкубаторда эшләдем. Балаларым да үсеп җитеп, үз тормышлары белән яши башладылар. Улым Азатның вакытсыз үлеме генә үзәгемне өзде. 
 
Язмышым шулай булгандыр инде. Соңлап булса да, тагын үз бәхетемне таптым. Озак еллар читтә йөреп, хәзер Шенталыда яшәүче ялгыз ир Илгизәр белән гаилә корып, үз көчебез белән яңа йорт өлгертеп кердек. Ирем эшкә бик тә уңган булып чыкты, бергәләп мунчасын да, каралты-курасын да булдырдык. Мин җирле хастаханәдә санитарка булып эшләдем. Тырышып эшләгәнгә гел премияләр биреп тордылар. Ә лаеклы ялга киткәндә зур кыйммәт келәм бүләк иткән иделәр. Ул чак¬ларда келәм бик модада иде бит. Хәзер дә өем җылы, чиста, матур, тик Илгизәрем генә мәңгелек йортка китеп барды... 
 
Аллаһыга мең шөкер, дөнья бүген яшәмәслек түгел. Мәчеткә барып, намаз укып, догалар кылып кайтам. Пенсиямне өйгә китереп бирәләр, күптән түгел өемнең түбәсен калай белән яптырдым, тәрәзәләрне плас-тикка алмаштырдым. 
 
Шламка авылында яшәүче кызым еш кына килеп, хәлемне белеп китә. Оныкларым да “әби”, дип өзелеп торалар. 
 
Тәрәзә аша урамга карап утырганда, телевизор карагандай бөтен тормышым күз алдымнан үтә. Әле дә исемдә: күкрәкләрен орден-медальләр белән бизәп, фронттан башка балаларның әтиләре кайтканын, аларның “әткәй” дип әтиләре кочагына атылганын күреп, бәгырьләрем әрни иде. Андыйлар әтиле булып үстеләр, югары уку йортларында укып, теләгән һөнәрләрен үзләштерделәр, әтиләренә тә¬гаенләгән ташламаларның рә¬хәтен күреп яшәделәр, ә соңрак сугыш ветераннарына бирелгән фатирларга да ия булдылар. 
 
Минем башымда бер сорау туа: “Ник илебез өчен һәлак булучыларның сабыйларына - сугыш елы балаларына, беркайчан да хөрмәт һәм ярдәм күрсәтелмәде икән? Без бит ятимлек ачысы белән тилмереп яшәдек, беркайдан да ярдәм күрмичә, нужаланып, ягарга рәтле утыныбыз да булмыйча, салкын өйләрдә ач-ялангач үстек. Хәзерге вакытта да Җиңү бәйрәмендә яисә Өлкәннәр көнендә дә бер бүләк бирүче дә, тәбрикләү сүзе әйтүче дә күренми. Без гомер буе беркемгә дә кирәкмәдек һәм кирәкмәячәкбез. Ник бу дөньяда тигезлек юк, кайда икән соң ул? - дип өзгәләнде бик күп нәрсәләргә үпкәләгән Фәрзанә апа.
 
Фәрзанә апа белән сөй¬ләшкәч, шундый ук ятимлек ачысын татыган күршебез Мәсгудә  апа Газизованың һәм аның әнисе Минзада әбинең авыр тормышта яшәп, рәхәт күрмичә, бакыйлыкка күчүләре дә исемә килеп төште. Санап китсәң, андыйлар бездә бихисап. Киләчәктә мондый афәтләрне Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен иде инде. 
 
Фотода 76 яшьлек Фәрзанә апа Ишмаева.
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 12.01.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы