поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.01.2018 Язмыш

Бала кайгылары ачы шул

Бер иптәшемнең: “Сәгать озак үтә, көн озак үтә, ә ел узганын сизми дә каласың”, дигән сүзләрен ишеткәнем бар. Әйткән сүзләре дөреслеккә туры килә бит. Елы гына түгел, гомер дә шулай тиз ага.

Уфа районының Подымалово авылында бер гаилә белән танышып, ихлас күңелдән сөйләшеп утырдык. Әби бигрәк тә сөйләшергә оста. Ул сөйләгәндә хәләл җефете Мөхәметдин кыткылдап көлеп куйгалый.
 
Ә бит язмыш ачысын шактый татырга туры килгән аларга. 
 
-И-и,-Фәрит! Аякларым бетте! Гомер буе хезмәттә, аның өстенә кайгылары...Өеләдер инде. Чир бик читен нәрсә икән, тормышның яменә кара пәрдә каплый. Ярый әле янымда 60 елга якын җылы куенына сыендырган тормыш иптәшем Мөхәметдинем бар. Нинди түземлек, чыдамлык кирәк адәм баласына. 17 ел күтәреп йөртә, 17 ел аякларым йөрми...
 
Өченче уллары – Маратлары Әфганстанда хезмәт итеп кайткач, шатлык урынына кайгы килә.
 
–Марат улым, бик кыю, курку белми үсте. Дүрт балабыз –дүрт баһадир улларыбыз булды.  Нефтьчеләрдә эшләп йөргәндә өйләнешкән идек, башта улыбыз Фәнзил, аннары Фердинант, 1965 елда – Марат, 1969 да төпчегебез Айрат дөньяга килде. 
 
Минем бит ун ел гомерем солдатлар көтеп  үтте. Мөхәметдин өч ел, улларым икешәр ел хезмәт итте, и-и санарга да онытканмын, унбер ел икән. Үземнең балаларым турында да азрак әйтеп үтим. Һәр кеше үз тормышының сынавын үтә бит. Менә, Фәнзилем, хезмәтен тәмамлап кайткач, “Дон” комбайнын бирделәр! Фәнзил урып-җыю барышында лидерлыкны беркемгә дә бирмәде,  ә инде 1997 елны бәрәңге үстерү звеносының җитәкчесе Зарипов Равил пенсиягә киткәч, бәрәңге Фәнзил өстенә калды. 
 
Фәнзил район күләмендә гел беренчеләр рәтендә булды. 
 
Фердинанд, шулай ук, армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач та комбайнда эшләп зур күрсәткечләргә иреште. 
 
Бу гаилә егетләренең утырмаган тракторы, комбайны калды микән. Менә, Маратны гына алыйк, ул соңгы елында Т-4 тракторында 1000 гектар туңга сөрүдә район күләмендә беренче булды. Тик, кызганыч, бу аның соңгы гектарлары булды... 
 
Бу гаилә ике улларын югалтты. Төпчекләре Айрат 45 яшьтә көтмәгәндә якты дөнья белән хушлашты. Мин Марат турында аерым язмыйча булдыра алмыйм, чөнки мин аның белән күзгә-күз карашып сөйләшеп утырдым.
 
... 1984 елда Маратка армиягә повестка килә. Ул башта кече командирлар курсында укый, аннан механик-водитель һөнәре алып, танкка утыра. Бу инде Әфган җирендә була.
 
–Безгә кышлаклар, тау юлларын саклау бурычы куелды,– дип сөйләгән иде ул. – Мин үзем ике ел хезмәт итеп аңлый алмадым: гади халкы да, хәрбие дә, бар да чалма кигән, халат, сакал-мыек баскан, авыр, усал карашлылар. Төн җитсә аеруча уяу булырга кирәк, чөнки ябалак кебек төнлә һөҗүм итәләр. Җәен тизлегендә һөҗүм итеп, караңгыда юк та булалар. Сугыш тактикалары шундый. Анда сугыштагыча фронт юк иде, партизаннар сугышы. 
 
Минем өчен генә түгел, барыбыз өчен дә иң авыры командирларның тере кешеләр өстеннән танк белән үтүне таләп итүләре булды. 
 
Бу бер мәгънәсез сугышта күпме яшьтәшләр башларын салдылар. Күпме техника әрәм булды. Кандагарда, тау юлы үткәндә дошманнар саклап кына тора, дистәләгән олау машинага азык-төлек, корал, медицина, дарулар төялгән. Шуңа тау арасыннан башта арттан килгәнен, аннан иң алдагысын төз атып юк итәләр, калганнарга чигенергә дә, алга барырга да юл юк. Янган танкларны, машиналарны без упкынга этеп төшерәбез, янәсе юл чистартабыз. Бу хәлне Ходаем башкача күрсәтмәсен беркемгә дә,– дип искә алды  Марат.
 
Мин аннан башка сүз ала алмадым. Туктап калды, сәгатьләр буе каядыр нурсыз күзләрен төбәп утырды.
 
–Маратым Әфганга эләккәч йокым качты, радио кабызсам, телевизор куйсам гел Әфган. Көндә ничә табут кайткан, кем эзсез югалган, – дип искә ала әнисе Роза әби. – Почта тартмасын карарга чыга-чыга аякларым сызлый башлады. “Кара” кәгазъ генә килә күрмәсен. Көтә торгач, кайтыр көне дә җитте. Безгә җыелып көтеп алдык. Марат кайтып төште, моңсу күзле, аз сүзле солдат басып тора. Әйтерсең баланы алыштырып куйганнар. Күзләренең нуры юк, гаепле кеше кебек туры карамый. Нишлисең инде, йортка юнәлдек. Табын әзерләгән идек, матур итеп җырлап-утыру, бәйрәм табыны булмады. Бер атна да ял итмичә эшкә чыкты. Армия сафына алынганчы яратып йөргәне Иринасына өйләнде. Уллары туды, аннан кызлары. Бәла, кайгы берүзе йөрми икән. Рөстәм уллары йөк машинасы астында калып вафат булды. Тыныч тормышка өйрәнеп, реабилитация дә үтеп бетмәгән ир-узаманга бик нык сукты бу үлем. Ул бөтенләй аралашмас, сөйләшмәс булды. Бөтен кичергән, күргән кайгыларын басуда үткәрде. Бик еш сугыштагы иптәшләре исенә төште. Өзгәләнгән гәүдәләре күз алдыннан китми җәфалады. Үзе дә төннәрен бик тынычсыз йоклый, я “вперед, алга, убей, ат”, дип сискәнеп салкын тиргә батып уяна. Халык та бит телен тыеп яшәми, имеш, ул Әфган кешеләрен суйган, балаларын үтергән дә шуңа сөйләшергә ояла дип әйткән сүзләр дә ишетелә башлады.
 
Бу гаделсез сугыш Марат кебек яшьләр өчен эзсез үтмәде. Сугыш кырыннан кайткан күпме яшьләр үз гомеренә үзләре кул салдылар. Бу хәл Маратны да урап үтмәде. Ул гомеренең соңгы көнендә Казанбай тау битләвендәге басуларны туңга сөргән. Тракторын юып, кышкылык урынына куеп, иптәшләре белән хушлашып, ремонтлау мастерскоеннан чыгып китә һәм юк була. Өч айдан соң табыла, үкенечле үлем белән гаеп була. 
 
Бүгенге көндә сугышны  кичергән әби белән бабай 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Нинди  генә авырлыклар үткәрсәләр дә, тормышка үпкә сакламыйлар. Оныклары хәлләрен белеп тора. Роза ханымның күңелендә бер ризасызлыгы бар. Ике ел Әфган җирендә тазалыгын, яшьлеген югалткан Маратны җирләр өчен хәрби комиссариаттан бер тиен ярдәм булмады, дип әрни әни кеше. Әле булса кабер ташы куелмаган. Кечкенә пенсия акчасына куеп булмый шул аны.
 
Фәрит Гыйләҗев, Ветераннар советы рәисе, БР Журналистлар союзы әгъзасы.
Уфа районы, Подымалово авылы.

---
Өмет
№ --- | 11.01.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»