|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2018 Юмор
Уклау (ЮМОРЕСКА)Көннәрдән бер көнне Нурзадәнең Ильясы эштән кайтмады. Бик борчылды хатын. Әле анда, әле монда йөгерде. Ресторан, төнге клуб, хастаханә калмады, полиция… Юк Ильяс, ут булды да, су булды. Төнне керфек тә какмыйча үткәрде Нурзадә. Иртән иртүк мебель фабрикасына элдертте. Ире шунда эшли аның. Халык ишелеп килә, әйтерсең лә, артларыннан куалар. Шунда колагына таныш тавыш ишетелгәндәй итте. Ильясының тавышы лабаса! И, җаным, исән-сау икәнсең. Нигә шулай тилмерттең инде хатыныңны? Күр, төн өчендә коры чырага калды ич.
Берәүдән дә оялып тормыйм, барам да кочып алам! Шулай дип ире тавышы килгән якка башын борды Нурзадә. Һәм… авызын ачкан хәлдә тораташтай катып калды. Чөнки Ильясы буянган-ясанган бер чибәркәй белән яныннан узып бара иде. Җитәкләшкәннәр. Чибәркәй чырык-чырык көлгән була, күз-башлары тонган, күрмәделәр дә. Бераздан капкадан ук кереп югалдылар.
«Борчылма, ашаган җиренә мал да кайта, минеке дә атнадан артык тора алмады, бусагама кайтып егылды, синең шар күз дә озак юанмас», – дип юатты аны ахирәте. Ләкин Ильяс күренмәде. Йөргән чибәркәе сатучы икән, тәмле сыйлый, күрәмсең.
Алма пеш, авызыма төш, дип көтеп ятсаң, иреңнән коры да калырсың. Димәк, чарасын күрү зарур. Нурзадә җәлт-җәлт кенә киенде дә, балаларын ияртеп, теге хатын эшләгән кибеткә юнәлде. Кибете бай, җитеш, уклауга кадәр бар.
– Уклавың таза агачтан ясалганмы, бир әле, карыйм, бәлеш камыры җәяргә түзәрлекме икән? – дип мөрәҗәгать итте аңа Нурзадә.
– Камырга гынамы, уҗымга йөрүче ирләрне акылга утыртырга була бу уклау белән, – дип, алтын тешләрен күрсәтеп елмайды сатучы.
– Миңа нәкъ шундый уклау кирәк тә инде, – диде Нурзадә, көндәшенең күзләренә туры карап. – Әүвәл иремне ияләштергән җилбәзәкне, үзең әйтмешли, акылга утыртырмын, аннан чират балаларымның атасына җитәр. Балаларым, менә күр, янымда басып тора.
Сатучы, алдында кем басып торганны шундук аңлап алды: бу хатын бик үҗәт күренә.
– Мин гаепле түгел, ул үзе, – дип мыгырданды.
– Үземе-юкмы, ыштубы ирем балалары янына кайтсын, – диде Нурзадә ярымпышылдап. – Югыйсә, уклавы бик җилле.
Шул ук көнне Ильяс эштән туры гаиләсенә кайтты.
Лилия ФӘРХЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|