поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.02.2010 Мәдәният

КАЯ БОЛАЙ ЯРСЫЙ ӘЛЕ КҮҢЕЛ?...

 

 

 

Тамырларым буйлап кан йөгерә –

Җан-фәрманга чаба тилереп.

Йөрәк капкаларын ачып-яба,

Күзәнәкләр кала илереп.

Кая болай ярсый әле күңел,

Япь-яшь йөрәк кая талпына?

...Бастым төсле менә, кулым җәеп,

Яшәешнең сере алдына.

 

***

 

Нигә кирәк болай дөрләп яну

Мең хисләрдән көеп, газапланып?

Егыласым беләм. Әмма барыбер

Очыйм әле – очыйм канатланып!

 

***

 

Кеше – җирдә атлап йөри торган

Бер уенчык курчак.

Җанын саклап азапланмый, әмма

Югалтудан курка.

Үләр өчен яши дөньясында,

Мизгелләрне санап.

Үтә көне – ике юл чатында

Үз язмышын сайлап.

Гөнаһ җыеп яшәгәнче, әллә

Яхшыракмы үлем?

...Бу сүзләрдән кәефләнгән шайтан

Читтән тора көлеп...

 

***

 

Матур бүләк биргән кебек,

Төреп биргән җанны тәнгә

Илаһи зат. Бәлки кемдер

Сәерсенер мондый хәлгә.

 

Конфет кебек төреп биргән!

Алганда да әрчеп алыр.

...Ялтыравык кәгазь-тәнең

Бу фани дөньяда калыр.

 

Көчсез каләм

 

Фикерләр кайный йөрәктә,

Белдерергә сүз тапмыйм.

Уйларымны төзәтәм дә,

Янәдән сөртеп ташлыйм,

Яктылыкка чыгаралмыйм.

Күңелдә ак хис саклыйм.

...Яраланган хыялымны

Газраилләрдән яклыйм.

Хыял үлсә, үлә теләк,

Өметең сүнә элек...

Шуны аңлау ачысы да

Йөрәкне ала телеп:

Гаделсез тормыш каршында

Чарасыз ялгыз адәм.

...Көчсез булуын белсә дә

Һаман да тынмый каләм.

 

Кемдер шакый

 

Йөрәгемә кемдер шакый...

Нигә дип керми икән?

 «Ишек бикле түгел» иде,

Әллә ул белми микән?

 

Күңелем теләгән кеше

Булса әгәр бу кунак,

Чыгып та алыр идем лә

Елмаеп, ике куллап!

 

...Йозаксыз, тын йөрәгемә

Кемдер шакый да китә.

Ә күңел шат. Ул үзенчә

Нидер сизгәндәй итә...


Рәмилә МАЙОРОВА
Казан утлары
№ 2 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»