|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2018 Шоу-бизнес
Айсылу Габдинова Илфак Шиһаповның сәхнәдә җырлаган ВИДЕОсын күрсәткәнИлфак Шиһапов җырчы Айсылу Габдинованың продюсеры булуын барыбыз да белә. Шушы көннәрдә Айсылу Инстаграмына Илфакның сәхнәдә җырлаганы төшерелгән видеоязма урнаштырган. “Күпләр Илфак Шиһаповны сәхнәгә беркайчан да чыкмады дип уйлый... Юк, чыкты... Беренче тапкыр Балтачта, 15 февральдә чыкты, хәтта җырлады да! Бик каушаган иде, әмма концертны кызыклырак итәр өчен чыкты. Илфак абый һәйкәл куярлык кеше иде. Бик нечкә күңелле: үпкәләсә, чын күңелдән “бүселеп” үпкәли, шатланса, сабый бала кебек шатлана иде. Аның белмәгән нәрсәсе юк иде. Аның белән сәгатьләр буе тәмләп сөйләшеп була иде. Башка андый кеше юктыр бу дөньяда... Ятим иттең безне. Сагынабыз, юксынабыз...” – дип язган Айсылу.
--- |
Иң күп укылган
|