поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.01.2018 Фаҗига

Тетрәндергеч: балаларын ятим калдырып, мәңгелеккә китеп барды

Ел башланырга да өлгермәде, Татарстан юлларында җиде кешенең гомере өзелде. Бәйрәм яллары арасында булган өч зур юл һәлакәте күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт, югалтулар алып килде. Бу фаҗигаләр турында халык әле дә тетрәнеп сөйли.

Чистай юлында Татар Сарсазы авылы тирәсендә 5 гыйнвар көнне “Лада” белән «Митсубиси Лансер» автомобильләре маңгайга маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике кеше урында ук һәлак булган, биш кеше зыян күргән, трассада зур бөке барлыкка килгән. Ярый, коткаручылар машиналар шартламасын өчен аккумляторларны вакытында сүндереп өлгергәннәр.
 
7 гыйнварда Түбән Кама трассасында булган авариядә, шөкер, корбаннар булмаган.  Шулай да зыян күрүчеләр бишәү. Араларында 14 яшьлек бала да бар. “Дүрт кеше Түбән Кама үзәк хастаханәсенә китерелде, берсенең хәле аеруча авыр, зыян күргән бала Түбән Кама шәһәренең балалар хастаханәсендә дәвалана”, – дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова.
 
Ә Питрәч юлындагы фаҗига тагын да тетрәндергеч иде. Ул дүрт кешенең гомерен өзде.
 
Рамил белән Гөлчәчәк Дәүләтшиннар икесе дә Теләче районыннан. Өч балаларын ятим калдырып,  алар икесе дә мәңгелеккә китеп барды.  
- Бик тәртипле, акыллы, тырыш, ярдәмчел гаилә иде ул. Мәхәббәт бөркелә иде алардан. Гөлчәчәкнең үз сәүдә ноктасы бар иде. Ул хәләл косметика сатты, ә Рамил агач эшкәртү өчен кирәк-яраклар сату белән шөгыльләнә иде. Алтынчы сыйныфта укучы олы уллары намазга басты. Уртанчылары икенче класста белем ала, төпчек кызларына өч яшь,– дип сөйли гаилә дуслары Лилия.
 
Рамилнең авылдашы, Теләче районының Иске Җөри авылы башлыгы Раил Мараков әйтүенчә, гаилә зур гына йорт җиткезгән булган. Кызганыч, күченергә, яңа йортларының рәхәтен күрергә насыйп булмаган аларга...
 
Фаҗига буласы көнне Дәүләтшиннар гаилә дуслары Алинә һәм Нияз Мортазиннар белән Казанны күреп кайтырга уйлаганнар. Нияз – Теләче районының социаль яклау үзәгендә җитәкче булып эшләгән. “Ярдәмчел, һәр кешенең гозерен тыңлый иде ул”,– дип искә алалар аның турында.
 
Хатыны Алинә Лениногорск кызы. Яңа ел бәйрәменә кунакка Алинәнең әнисе һәм бертуган энесе дә килгән. 2,5 яшьлек кызлары фаҗига көнне әбисе белән калган. 12 яшьлек Русланның исә апасыннан каласы килмәгән, әле кайчан бәйрәмчә бизәлгән Казанны күрә?!  Гөлчәчәк белән Рамил, Нияз белән Алинә, Руслан бер машинада киткәннәр. Казан-Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында Питрәч районының Чуча авылы тирәсенә җиткәч зур тизлек белән каршы як полосага чыккан чит ил машинасы боларның “14”ле машиналарына килеп бәрелә. Рамил, Гөлчәчәк, Руслан шунда ук һәлак булалар. Алинә бераз соңрак, әмма ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче күзләрен мәңгелеккә йома. Нияз исә хәзер Республика клиник хастанасендә. Табиблар аның хәлен авыр диләр.
 
Каршы як полосага чыккан машинада өч кеше булган.  Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, анда авырлы хатын һәм биш яшьлек бала да булган. Хатынга Арча район хастаханәсендә операция ясаганнар. Кызганыч, карындагы сабыйны коткарып кала алмаганнар. Баланы Казанга, Республика клиника балалар хастаханәсенә китергәннәр. Машина шоферы шулай ук хастаханәдә.
 
Теләче районының Иске Җөри авылы халкы бүген дә шок хәлендә. Алар вафат булган авылдашлары рухына дога кылалар, мәетләрне искә алу ашлары уздыралар, Аллаһыдан туганнарына, якыннарына сабырлык сорыйлар. Иске Җөри авылы башлыгы Раил Мараков:
- Кем ничек булдыра, шулай ярдәм кулы сузарга тырыша, - ди. – Матди ярдәмнән бигрәк, якыннарын югалтканнарга рухи ярдәм, бер җылы сүз кирәк. Авариядә һәлак булган Рамилнең әтисе Рәис абый белән гел сөйләшеп торабыз. Ул намазда, “Түзәргә кирәк”,- ди. Башка чара юк, үлгән артыннан үлеп булмый диләр, шулай да калган кешегә бик авыр.  
 
Дәүләтшиннарның олы улларына әти-әнисенең үлеме турында башта әйтергә курыкканнар. Бала бу хакта кесә телефонындагы интернеттан карап үзе белгән, ди авылдашлары.
 
Ике баласын җир куенына иңдергән Алинә белән Русланның әнисе дә кайгыдан балалары каберенә чак сикерми калды, диләр. Аның төп юанычы - ике яшь ярымлык оныгы. Берүк бала сау-сәламәт булсын да, кияве Нияз хастаханәдән терелеп чыксын.
 
Бу вакыйгалардан соң, республика дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов матбугат конференциясе үткәрде. Бәйрәм арасында булган һәлакәтләрнең төп сәбәбе – тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, дип нәтиҗә ясаган ЮХИДИ хезмәткәрләре.
 
- Әгәр каршыгызга килүче машинаны күрәсез икән, ничек тә юл буенда туктагыз. Безгә бу юл кагыйдәсе бозучыны видеога төшереп язмасын җибәрсәгез, җәзасын бирәчәкбез,– дип тә кисәткән Ленар Габдрхманов.  
 
Язмышыңа ни язылганын белеп булмый. Шулай да сакланганны саклармын дигән, Ходай. Юлларда игътибарлырак булсак иде. Еллар имин килсен.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 10.01.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»