поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.01.2018 Шоу-бизнес

Фердинанд Сәлахов: “28 яшемдә мине үлә дип көткәннәр. Яман шеш мине ул вакытта ук эзләп тапкан”

Фердинанд Сәлахов белән күрешеп, әңгәмә корырга теләвемне әйтеп шалтыратканда якташым юлда иде. Очрашырга каршы килмәде ул, Казан үзәгендәге фатирына дәште. Фердинанд абый рульдә үзе йөрми икән. “Әлегә ярамый” диде. Соңыннан белдем, башына катлаулы операция кичергән икән...

– Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз нинди?
 
– Бик шәп тавышлар бар. Бездәге кебек байлык бер милләттә дә юк. Яшьләрне дәүләт күләмендә үстерергә кирәк. Филүс Каһиров белән Ришат Төхвәтуллинны Ваһапов фестивале танытты. Аларны дәүләт үз канаты астына алырга тиеш дип саныйм! 

– Балачакларга кайтып килик әле. Сезне мәктәптә укыганда да парта астында оекбаш бәйләп утырган диләр...
 
– Арттыралар! Мәктәптә бәйләмәдем мин, укудан кайткач бәйли идем. Миңа 13 яшь вакытта әти үлде. Сәясәткә бик каршы кеше иде ул, “барыбер асып үтерәчәкләр” дип, үз-үзенә кул салды. Шул елны әни яман шеш белән авырып, ике ел хастаханәдә ятты. Өйдәге өч бала – 83 яшьлек әби карамагында. Бу вакытта апа – Мәскәүдә, ике энемә мин баш. 7 чакрым җәяү Апас урта мәктәбенә йөреп укыйм. Табаннан утлар чыга. Ничек оекбаш җитсен анда? Әти үз-үзенә кул салгач, пенсия бирмәделәр, биш җан әбинең 12 сум пенсиясенә яшәдек. Әбинең күзе күрми. Йонны эрли, әмма бәйли алмый. Беркөн мине янына утыртты да, елый-елый: “Әйдә, балам, бер авырлыгы да юк, менә шулай бәйлә”, – диде. Ул вакытта өйгә кызлар килә, мин оялам. Үз теләгем белән түгел, нужа бәйләргә өйрәтте. Мин аны хәзерге акылым белән аңлыйм: әби безне балалар йортына алып китмәсеннәр өчен шулай тырышкан-тырмашкан. 

– Кулыгыз белгән ул һөнәрне ташламагансыз, сәхнә костюмнарын да үзегез тегәсез бит әле сез! 
 
– 60тан артык үзем теккән костюмым бар. Хәзер инде утырасым да, тегәсем дә килми. Вакыты үткән, машинаның кайда икәнен дә белмим. Шәп тегүчем бар, аңа ышанам. 
 
– Нинди начар гадәтләрегез бар?
 
– Киңкүңеллелек. Мин үзем өчен генә түгел, кеше өчен дә яшим. Бар кешегә дә яхшы кеше – үзенә начар кеше. 
Без Мәскәүдән күченеп кайттык. Бер өйдә ике дәү әни һәм күршедәге сукыр әбине дә үзебезгә сыендырдык. Ул ишетми дә, күрми дә иде, мескен. Урамның бөтен әбиләре бездә җыелышып утыралар, шулчакта әби миңа: “Улым, башкалар көлгәндә миңа төрт, мин дә көләрмен”, – ди. Мин кызык ясап, аңа барып төртә идем. Бер кирәкмәгәнгә дә көлеп утыра иде, мәрхүмкәем. 
 
– Белүемчә, сезнең тормыш юлыгыз сикәлтәсез булмаган...
 
– 28 яшемдә мине үлә дип көткәннәр. Яман шеш мине ул вакытта ук эзләп тапкан. Авыруым 4нче стадиягә җиткән иде. Мин – өйләнгән, гаиләне туйдырырга кирәк. Уку белән беррәттән урам себерәм. Барысы да гади ангинадан башланды... Мәктәпне гел “бишкә” бетергән кеше Консерваториядә икеле капчыгына әйләндем. Җырлый алмыйм бит. “Койрык”лар арта бара. Бу вакытта олы улыбыз Маратка 2 яшьләр тирәсе иде. Казанда бер хастаханә дә мине кабул итмәде, тәҗрибә рәвешендә Мәскәүдә операция ясадылар. Анда барып эләгүемә остазым Зөләйха Хисмәтуллинаның өлеше бик зур. Хатынымның әнисе хастаханәдән “Барыбер үләргә юл куймыйм”, – дип мине аркасына рюкзак кебек асып кайтып китте! Авырлыгым 38 килога калган иде! Ашый да, йөри дә алмыйм. Әни (җырчы хатынының әти-әнисенә “әти-әни” дип эндәшкән – авт.) минем янымнан бер минутка да китмәде. Кышкы суыкларда төнлә сыер савып кереп, икешәр кашык җылы сөт эчерә иде, организмга үләргә ирек бирмәде. Ходайның рәхмәте, ике елдан аякка басып, укуымны дәвам иттем. 
 
– “Йонлач куллы” дусларыгыз бармы?
 
– Җырчы Фердинанд Сәлахов дип хөрмәт иткән кешеләр бар. Бай танышлардан түгел, яхшы кешеләрдән уңдым. Миңа бик күп теләк теләделәр. Өч әби белән үстем, алар миңа хәер-догада иде. Хатынымнан да уңдым. Раилә Ульян өлкәсеннән. Атаклы Акчуриннар нәселеннән. Ул, әни булмаса, мин әллә кайчан череп беткән булыр идем! Әни минем гомеремне саклап калды, мин аныкын – юк! Шуңа җан өзгәләнә. 
 
– Улларыгыз ниләр белән шөгыльләнә?
 
– Әйтергә дә куркам, балаларым бик акыллы булды. Руслан – КАИны тәмамлады, Марат – балет биючесе. Икесе дә гаиләле. Мин гомер буе җыр белән яшәдем. Балаларны хатын тәрбияләде. 
 
– Өйдә нинди эшләр башкарасыз? 
 
– Безнең өйдә эш бүленмәгән. Кемнең вакыты бар, шул җыештыра, пешерә. Шул исәптән мин дә.
 
– Фердинанд абый, фатирыгыз бигрәк зур. (җырчы 236 кв. метрлы, 8 бүлмәле фатирда яши! – авт.) Кереп китсәң адашырлык. Моны кем бирде?
 
– Үзем сатып алдым. Дәүләт миңа 1 кв.метр да бирмәде.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.01.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»