поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.01.2018 Могҗиза

“Янып үләм бит, коткарыгыз!”

Беркөнне әнкәй белән туган авылыбыз – Кайбыч районындагы Кошманга бәйле кызыклы хатирәләрне яңартып, чәй табыны янында күңелле генә гәпләшеп утырганда, сүз иярә сүз чыгып, кайчандыр төштә күргәннәребезнең өндә чынга ашуына бәйле гыйбрәтле вакыйгаларны искә төшердек.

Шөкер, яше 87дә булса да, әнкәйнең хәтере бик яхшы. Кайбер төшләрнең безне кисәтү өчен кереп, төрле хәвеф-хәтәрдән сакланып калырга ярдәм итүе сер түгел. Фаҗигале, вакытсыз үлем-китемнәр турында алдан искәрткән төшләр дә кергәли.

– Күршебез Нуретдин энесе Ризатдин, авылдашыбыз Равил белән бергәләп, үзләренә йорт салырга буралык бүрәнәләр кисеп алып кайту өчен Мари Элга киткәч, таң алдыннан бик куркыныч төш күреп уяндым, – дип сөйләде әнкәй. – Нуретдин үзләренең мунчалары башына менеп баскан да: “Янып үләм бит, коткарыгыз!” – дип ачыргаланып кычкыра икән. Тик никтер аңа ут чолгап алган мунча башыннан төшәргә ярдәм итүче генә күренми. Мин, чиләкләремә су тутырып, шул якка бармакчы булган идем, аякларым җиргә берегеп каткан, имеш. Күкрәк читлегеннән атылып чыгарлык булып ярсып типкән йөрәгем уянгач та тиз генә тынычланмады әле. Белгәннәремне укып, Ходайдан ярдәм сорадым. Ә кичкә күршемнең узган төндә урман эчендәге каравылчы будкасында тереләй янып күмерләнеп каткан мәете калдыкларын урын җәймәсенә төйнәп алып кайттылар. Шул чакта әнисе Гөлсем апаның үз-үзен тотышы иңнәренә кинәт ишелеп төшкән зур хәсрәттән акылына зәгыйфьлек килгән бичара кешенеке сыман тоелды. Ул, олы улының гәүдәсеннән калган күмер кисәкләренә капланып, күз яше түкмәде, ә уртанчы улы Ризатдинның кулыннан урман кисүчеләр ярдәм йөзеннән күмү чыгымнарына тотарга дип җыеп биргән акчаны алгач, шатлыклы кыяфәттә аны мактап, аркасыннан сөяргә кереште...

Ә өнгә әверелгән тагын бер гыйбрәтле төшемне Әфган сугышы барган вакытта күрдем. Безнең өйдән ике тыкрык ары мулла Габдулла абзыйлар белән Галим җизниләр арасындагы урам чатын урталай бүлеп, күктән җиргәчә сузылып, башта ап-ак нур төште. Бераздан ул, ак пәрдәгә әверелеп, җилдә җилфердәп тора башлады. Нишләптер, мин аны кәфенлек дип кабул иттем. Шул пәрдә астыннан, сафка тезелеп, башларын аска иеп, кара төстәге хәрби киемле бер төркем кеше килеп чыкты. Урман юлына таба борылдылар. Болар – Изгеләр, имеш. Минем яннан узганда: “Габдерахманны алып кайтып тапшырдык, ашыгырга кирәк. Тагын алты җиргә барып өлгерәсебез бар!” – дигән сүзләрен аерымачык ишетеп калдым. Йокыдан торгач, төштә күргәннәрем тынгылык бирмәде. Кәфенлек күрдем, кем булса да үләдер, мөгаен, дип борчылдым. Сиксәнгә җитеп килүче мәчет карты Габдерахман бабай күптәннән урын өстендә авырып ята иде.
 
Төшемне аның үлеменә юрадым, тик юраганым юш килмәде. Берничә көннән күптәннән вафат Габдулла мулланың гаделсез сугышта шәһит киткән өрлектәй гәүдәле 19 яшьлек оныгы Мансурның җәсәден авылга алып кайтып күмделәр. Мәетне хәрбиләр озата кайткан иде. Төштәге Изгеләр юкка ашыкмаган икән. Кандагардан Татарстанга очкан махсус самолетта, хәрбиләр телендә “200нче йөк” дип аталып йөртелүче, сугышта үлгән солдатларның гәүдәләре салынган җиде цинк табут төялгән булган. Ә Габдерахман дигән сүз Ходайның рәхмәтенә лаеклы Аллаһ колы дигән мәгънәгә ия...
 
Авылдашыбыз Мансурны туган җирендә онытмыйлар, бронзадан коелган бюсты район үзәгендәге Батырлар аллеясына урнаштырылган. Гомере яшьли өзелгән арысландай егетнең урыны җәннәттә булсын, бу язмам рухына дога булып барсын.
 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.01.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»