поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.01.2018 Җәмгыять

Фаҗигале төстә аякларсыз калган Рөстәм: хисләремне тыя алмый, мендәр астына качып еладым

Күптән түгел Казанда Башкортстанның Чакмагыш шәһәрендә яшәүче Рөстәм Нәбиев кунак булып китте. Максаты – үзе турында китап язу. Әлегә эчтәлеген әйтеп бетерми, әмма ул китапта Рөстәмнең авыр язмышы, кыенлыкларны җиңүе турында да язылыр, Казандагы күргәннәренә дә урын табылыр төсле.

“Җимерек астында сөйләшеп яттык”
 
Рөстәм – блогер. Аның Инстаграмдагы сәхифәсендә 73 меңнән артык кеше теркәлгән. Үзенең үҗәтлеге, тормышны яратуы, башкаларда да өмет уята белүе аркасында әнә шулкадәр халыкның игътибарын җәлеп итә алган.  Ике аягын югалтса да, үзен саклап калган егет ул. Рөстәмнең яшәү девизы да әнә шундый.
 
2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә хәрби хезмәттә вакытта фаҗигагә юлыга ул. Казарма җимерелеп төшеп 45 сол­датның 24е фаҗига урынында ук җан бирә. Рөстәм исән кала, әмма озак вакыт яшәү белән үлем арасында җәфалана. “Без­нең взвод казарманың икенче катында урнашкан иде. Йокларга ятарга җыенабыз, мин тәрәзә янында басып торам. “Йөгерегез!” – дип кычкырган тавышка борылырга да өлгермәдем, аяк астымдагы идән ишелеп төште. Чын мәхшәр! Андый хәлне беркемгә дә күрергә язмасын.  Өстемдә плитә асылынып калган. Әнә шул мине сытмасын дип, коткаручыларга да озак тырышырга туры килде, – дип искә ала Рөстәм. –  Өстемә плитә төшмәсен өчен озак эшләргә туры килде. Хас­таханәдә ике тапкыр йөрәгем туктап алган. Авыр хәлдә булганмын. Башта Омскида дәвала­ды­лар, аннары Мәскәүгә күчерде­ләр. 16 тапкыр операциягә керергә туры килде. Әмма үземдә яшәр өчен көч таптым”.
 
Үзе әйтүенчә, операциядән соң яңа туган балага әверелә ул. Яңадан ашарга, юынырга, кие­нергә өйрәнә. Баштарак протезын кия алмый интегә. Йә бер тишегенә тыга алмый, йә икен­чесенә. Сәгать ярымнан артык интеккән чаклары да, ачудан протезны тотып аткан вакытлары да була. Әмма ансыз беркая барып булмый. Хәзер 2-3 минут эчендә киеп куя.
 
“Әтием аеруча зур терәк булды. Бөтен кеше мине үләр инде, мантый алмас дип уйлаганда, әтием, яшәячәк дип, минем тормышым өчен көрәште. Омскида реанимациядә яттым. Башка урынга күчерү сәламәтлегем өчен куркыныч иде. Шулчакта әти җаваплылыкны үз өстенә алып, Мәскәү госпиталенә кү­чертте. Әгәр Омскида калган булсам, бәлки, хәзер исән дә булмас идем. Мәскәүдә исә акча күп кирәк. Әти анда да тик тора белмәде. Төнлә чыгып урам себерүче, йөк ташучы да булып эшләп кайта иде, – дип сөйли Рөстәм. – Әниебез үлгәндә миңа – 1,5, абыйга исә 5 яшь булган.  Без – ике ятимне әтиебез, туганнарыбыз кеше итте. Әтиебез өйләнде. Аның хәзер икенче гаиләсе бар. Әмма без бик тату яшибез. Аларның уртак балалары – сеңлемне дә бик яратам. Әтинең хатынын бер дә үги әни диясе килми. Авыр чакларда гел минем янәшәмдә булды”. 
 
Мине сөйгәнем яшәтте
 
Рөстәм хатыны Индира белән балачактан таныш. Бергә үсәләр, башта якын дуслар булсалар, тора-бара аларны чын мәхәббәт бәйли. Индира Рөстәмне армиягә озатып кала. Күз яшьләре түгелә, вәгъдәләр бирелә. Мондый хәлләр күп егетләрнең башыннан үткән. Әмма ничәсен сөйгән ярлары көтеп алды икән? Ә Рөстәм хәлендә калганнарны? “Мин реанимациядә ятканда Индирага барысын да турыдан ярып әйттем: аякларым булмаячагын, мине калдырып китүен сорадым. Әмма ул, беркайчан да ташламыйм, диде. Һәм шулай булды да. Ул вакытта әле булачак хатыным югары уку йортында белем ала иде. Мине карар өчен ял да алмакчы булган. Сөйлә­шергә өйрәнгәч, мин аны укуын ташламаска күндердем. Индира кеше сүзенә колак салмады. Әти-әнисе ни әйткәндер, белмим, әмма ул мине ташламады. Үз гомерен миңа багышларга карар кылды. Ул янәшәмдә булгач, тизрәк терелдем, – дип сөйли Рөстәм. – Күптән түгел гаиләбез тагын да түгәрәкләнде. Узган елның сентябрь аенда кызыбыз туды. Мин бик тә кыз бала көттем. Бу баланы әниемнең дәвамчысы итеп күрәм. Сафия тугач, хисләремне тыя алмый, мендәр астына качып елап та алдым. Хәзер инде гел башкача яшәргә өйрәндем. Кая барсам да, гаиләм – хатыным һәм кызымны сагынып кайтам”.
 
Тормышның кадерен белә ул. “Инвалид калуымны аңлау, гомер буе башкаларның ярдәме кирәклеген тою үземә дә кыен иде. Баштарак төшенкелеккә дә бирелдем. Сигез көн комада яттым. Бар җирем авырта. Аяк-кулларны селкетә алмыйм. Сөй­ләшү дә юк. Ясалма сулыш аппаратында ятам. Моны күргәч, бөтенләй куркып калдым. Янымдагы кешеләрдән күз белән генә “аякларым кайда” дип сорый идем. Күп еладым. Кемнедер гаеп­ләдем, сүктем, ашамадым, йокламадым. Әмма үземне җиң­дем. Үлгәннәр исемлеген күргәч, әле бит мин яшим дидем, – ди Рөстәм. – Иң мөһиме – кешедән ярдәм көтеп яшәмим. Гаиләмне туендырырлык акча табам. Протезларымда рәхәтләнеп йөрим. Элек баш авырта иде. Һава торышы үзгәрсә, аякларым сызлап интектерде. Хәзер Аллаһка шөкер, бер җирем дә авыртмый. Һәр туган көнгә сөенеп яшим.  Мәскәү командасында следж-хоккей уйныйм. Гел юлда йөрергә туры килә. Индирага бәби карашырга кеше кирәк булгач, без әлегә әти-әни янында яшибез. Киләчәктә зур йорт төзеп чыгарга исәпләп торабыз. Хыялларым әкренләп тормышка ашып килә. Үзем акча эшләп, машина сатып алдым. Аны туйларга, зур чараларга биреп торып, акча эшлим. Бер дустымның туенда минем машинам беренче иде, руль артына да үзем утырдым. Шаяртып кына, заказлар кабул итәм, дигән идем, эшләр җайга китте”. 
 
Рөстәм үзе турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. “Күп җирләргә барып булмый. Һәрчак Индира ярдәм итә. Мин түгел, ул көчле! Аңа карыйм да үземдә дә көч табам, – ди Рөстәм. – Инстаграм битендәге язмаларым, видеоларым сау-сәламәт кешеләр­гә дә ярап куя. Авырлык килмәгән кеше юк. Әмма аны уздыра белергә дә кирәк. Булганның кадерен белсәң, шул җитә!”

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.01.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»