|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.01.2018 Фаҗига
Татарстанда юл фаҗигасе: 4 кеше зыян күргән - алар арасында биш яшьлек бала һәм йөкле хатын-кыз (ФОТО)Питрәч районында юл фаҗигасендә зыян күргән дүрт кеше авыр хәлдә, аларның берсе биш яшьлек бала, тагын берсе – йөкле хатын. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Агентлык ачыклавынча, зыян күрүчеләрдән йөкле хатынны Арча үзәк хастаханәсенә, икенчесен Республика клиник хастаханәсенә озатканнар, биш яшьлек бала Теләче хастаханәсенә җибәрелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, баланы санавиация вертолетында Казанга, Республика балалар клиник хастаханәсенә озатачаклар.
Фаҗига урынында Питрәчнең өч һәм Теләченең ике ашыгыч ярдәм бригадалары эшли.
“Татар-информ” бүген 14.00 сәгатьтә Питрәч районының Казан – Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында 35 яшьлек “Хендэ Крета” автомобилен йөртүче зур тизлектә каршы як полосага чыгып, 36 яшьлек йөртүчесе булган 14нче модельле “Лада”га килеп бәрелүен хәбәр иткән иде.
“Лада” йөртүчесе һәм өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Дүрт пассажир хастаханәгә җибәрелгән.
--- |
Иң күп укылган
|