|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.01.2018 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда исерек хәлдәге хатын-кыз алты сәгать буе гаражда утырганЧаллыда 6 нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре алты сәгатькә якын «тоткынлык»та утырган хатын-кызны гараждан чыгарган, дип хәбәр итәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Гадәттән тыш хәл ЗЯБ бистәсендәге «Восход» гараж-төзелеш кооперативында булган, дип яза Татар-информ.
Коткаручылар махсус гидравлик корал ярдәмендә гаражның ишеген ачып, хатын-кызны «тоткынлык»тан азат иткән. Аны гаражга танышы иртән үк бикләп калдырган булган.
Хатын-кыз медицина ярдәменнән баш тарткан һәм билгесез юнәлештә юкка чыккан.
--- |
Иң күп укылган
|