поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.01.2018 Юмор

Сары Эт елы ниләр вәгъдә итә (ГОРОСКОП)

Уттай кызыл Әтәчкә алмашка сап-сары Эт – бик дустанә, аралашучан, тынгысыз, гаделлекне гәүдәләндерүче җан иясе елы килә, җәмәгать! Анысы безгә нәрсәләр алып килер икән? Сүзебез – шул хакта.

Кучкар (21.03 – 20.04)
 
Яуларга теләгән үрләрнең барысына да ирешерсез. Бигрәк тә җәен шәп-шәп уңышлар көтелә. Әмма турыдан ярып салуыгыз гына үзегезгә бераз зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә кешеләргә карата йомшаграк, изгерәк күңелле булырга тырышу кирәк. Акча мәсьәләсендә бернинди дә кытлык юк. Ул гына да түгел, җәен зур гына отыш яки премиягә дә исәп тотарга мөмкин. Көч-энергиянең ташып торуы эшегездә сокландыргыч нәтиҗәләргә китерер. Ел мөһим борылышларга бай булыр. Зур тәҗрибә туплап, үзегезгә ошамаган күп нәрсәләрне үзгәртә алырсыз. Тик ничек кенә булса да, сәламәтлекне игътибардан читтә калдырмаска тырышыгыз, юкса көзен хроник чирләрнең баш калкытуы бар.

Үгезбозау (21.04 – 20.05)
 
Бу елда карьера баскычыннан югарырак үрмәләү һәм шу­ның нәти­җә­сендә акча янчыгын әйбәт үк калынайту мөм­кинлеге туар. Әмма эш һәм акча артыннан куып, якыннарыгызны да онытып бетермәскә иде. Язын дәрәҗә­лерәк эш тәкъдим итүләре ихтимал. Әмма шундук ризалык бирү ярамас. Иң элек йомшак кәнәфигә җайлап утырып, барысын да әйбәтләп уйлау кирәк. Ягъни яңа вазыйфа проблемалар, шул исәптән сәламәтлеккә бәйле­ләрен дә китереп чыгармасмы икән, дип баш катырмый булмас. Шулай да Эт елында барыннан да әһәмиятлесе – сөеклегез белән үзара мөнәсәбәтләр. Һаман үз ягыгызга каерып, аларны боза күрмәгез. Юкса бердәнберегез сездән шактый ук алҗырга мөмкин.
 
Игезәкләр (21.05 – 21.06)
 
Уңышлы ел. Биг­рәк тә иҗат һәм сәү­дә бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр өчен. Карьера бе­лән җенлән­мәгез: тыныч кына, барысын да бик яхшылап уйлап кына эшләсәгез, җитәк­че­гез күр­ми калмас. Тик әлеге мәсьәләдә ниндидер мәкер­леккә бара күрмәгез. Бу нервларыгызны какшату гына түгел, абруегызга да нык кына “сугачак”. Өстәмә акча чыганак­ларын эзләп маташырга кирәк булмаячак. Чөнки ел әйләнәсекесәгезгә акча үзен­нән-үзе диярлек коелып кына торачак. Көз көне гаиләгездә гаҗә­еп матур бер хәлнең булып алуы яхшы киләчәккә өмет-ышаныч­лар уятачак.
 
Кысла (22.06 – 22.07)
 
Бу елда сабырлык һәм башлаган эшне ничек тә ахырына җит­керергә тырышу бик кирәк булыр. Елның беренче яртысында эш буенча игътибарга алырлык тәкъдимнәр алырсыз, дәрәҗәле кешеләр белән дуслашып китү мөмкинлекләре ачылыр. Офыкта яңа максат һәм планнар күренер. Акчасыз утырмассыз. Елның икенче яртысында яңа теләк һәм мәнфәгатьләр барлыкка килер. Үсеш юнәлешен сайлап алуда туганнарыгыз ярдәм итәр. Гайбәт сүзләрдән, шикле яңа танышларыгыздан, астыртын гамәлләргә тартып кертүләреннән сак булыгыз. Ел ахырында гаиләгезгә кагылышлы искитмәле дәрәҗәдә яхшы хә­бәрләр ишетү бәхетенә ирешерсез.

Арыслан (23.07 – 23.08)
 
Дәүләт оешмасыннан китеп, үз эшегезне ачып җибәрергә карар итүегез бар. Го­мумән, бу елда, хәтта элекке хез­мәт урынында калсагыз да, байтак кына акча эшләү мөмкинлеге ачылыр. Тәвәккәллек кенә кирәк. Шулай да елның төп вакыйгалары күчемсез милек мәсьәләләрен хәл кылуга бәйле булыр. Узгандагы хезмәтләрегез бик тә файдалы җимешләрен китерер. Шул ук вакытта элекке хаталарыгызның “уңыш”ын да җыярга туры килер. Язын көнчелек өянәге үзегезне бөтереп алмагае. Сөеклегезгә ышанырга өйрәнсәгез генә мө­нә­сәбәтләрегез какшамыйча калыр. Сәламәтлеккә килгәндә, шөкер, ел әйләнәсе Арысландай сәламәт булырсыз.
 
Кыз (24.08 – 22.09)
 
2018 елда ерак һәм якындагы юллар уңыш китерер. Сә­фәрләрнең рухи һәм матди үсеш юлындагы файдасы зур булыр. Кыскасы, торгынлыкта яшәп мүк­ләнүдән куркасы юк. Ел башында гаиләгезгә байтак кына чыгым тотарга туры килер. Җәен акча мәсьәләсендә барысы да яхшырыр. Ә көзен матди хәлегез хәтта кемнәргәдер бурычка биреп торырлык дәрәҗәдә үсәр. Ел ахырында торак мәсьәләсе буенча байтак кына көчегезне исраф итәрсез. Әмма сез аны барыбер үзегезнең файдага ерып чыгарсыз! Бу гаиләгезгә зур шатлык-куанычлар китерер. Гомумән, ел азагы күңелегезне үсендерердәй вакыйгаларга, кемнәрнеңдер көнчелеген ките­рердәй матур-матур уңышларга бай булыр.
 
Үлчәү (23.09 – 23.10)
 
Юкка-барга ян­ма­сагыз-көймә­сәгез, кайгы-хәс­рәткә би­рел­мә­сәгез, Сары Эт елы уңышлы уза­чак. Барыбызга да мәгълүм Мюнхгаузен, чәчен­нән сөйрәп, үзен-үзе сазлыктан тартып чыгарган кебек, сез дә үзегезне бу халәттән коткарыгыз. Иҗат кеше­ләре өчен менә дигән мөмкин­лекләр ачылыр. Димәк, уңышка һәм әйбәт гонорарга өметләнәсе, дигән сүз. Ә менә җитәкчеләргә шәхси максатында кәнәфиеннән файдалану ярамас. Акчага килгәндә, чүп кебек, аны уңга-сулга тарату килешмәс кенә түгел, ярык тагарак янында калдырырга да күп сорамас. Керемгә омтылып, “финанс пирамидасы” кебек алдакчылар ятьмәсенә эләгүдән сак булу кирәк. Ялгызлар, ниһаять, бердәнберләрен табар. Әмма 2018 елның Үлчәүләргә туй үткәрү өчен бигүк әйбәт вакыт түгеллеген онытмагыз!
 
Чаян (24.10 – 22.11)
 
Һәрбер адымыгызны уйлап эш ит­сә­гез, барысы да тәр­типтә булачак. Карьера ясау ихтималы зур. Тик җиңел юлларга гына исәп тотмау кирәк. Башка урынга күченүгә яки таныш-белешләр аша төшемле эш­кә урнашуга бәйле тәкъ­дим­нәрне шундук кире кагыгыз. Кайберәүләр, ниһаять, үзләре­нең эшен ачуга ирешәчәк. Теген­нән-моннан акча эшләп алу мөм­кинлекләре дә күп булыр. Елның икенче яртысында бик хәерле хәбәрләр, мөһим очрашулар, зур уңышка ирешү көтегез. Әмма уңышыгыз кайберәүләрдә көнче­лек тудырганлыктан, үз абруегыз өчен көрәшергә туры килер. Чит­ләр фикеренә карамыйча, алга барыгыз!
 
Укчы (23.11 – 21.12)
 
Туарылып китәргә вакыт булмаячак. Кеше күзенә чалынырдай берәр нинди нә­тиҗәгә ире­шәсегез килсә, бик каты эшләргә кирәк. Кайбер хез­мәттәшләрегез сәләтегез яки тырышлыгыгыздан көнләшеп, үзе­гезгә аяк чалу нияте белән янып йөрер. Әмма калганнары белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булу явыз бәндәләрнең төрле мә­керлек­лә­реннән коткарып калыр. “Финанс­ларыгыз романслар җыр­лый башласа”, өстәмә керем чыганагын эзләргә иренмәгез. Сары Эт елында сез аны табачаксыз! Нә­тиҗәдә кыш башларына акча мәсьәләсен тулысынча хәл итеп бетерәчәксез. Мәхәб­бәт өлкәсенә килгәндә, ел башында барысы да тыныч булачак. Ә аннан соң ялгыз­ларның гына түгел, гаиләлеләр арасыннан да кайбе­рәүләрнең йөрә­гендә шашкын хисләр кабыначак...

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
 
Бөтен ел әйләнәсе эшегездә белемегез һәм осталыгыгыз белән ялтырарсыз. Шуның бәра­бә­ренә әйбәт акча да алып торырсыз. Кө­чегезгә ышанганлык, үҗәтлек һәм дә саклык хезмәттәш­ләре­гез­нең күз алдында үзегезне чын мәгъ­нәсендә профессионалга әйлән­дереп куячак. Әмма бу кем­нәр­гәдер ошамаячак. Шуңа күрә кол­лективта мөнә­сә­бәтләрне көй­ләргә туры киләчәк. Гомумән, ел уңышлы булачак. Тик менә җәен генә көтелмәгән җирдән штрафка дучар булу куркынычы бар. Закон сүзенә колак салырга һәм эчке сизем­ләвегезне тыңларга кирәк, димәк. Көзен иске дусларыгыз һәм шулар белән бергә күптәнге планнарыгыз кире кайтачак.
 
Сукояр (21.01 – 19.02)
 
Ел башында эшегез иҗади уенны хәтер­ләтеп, бик җиңел барачак. Әм­ма яз җи­түгә, барысы да катлауланып китәчәк һәм өстегезгә бурычлар өеләчәк. Элек өйрән­гән­нәрегездән күбесе нәкъ менә шушы чорда бик ярап куячак. Дәрә­җәле таныш­ла­рыгызның көтел­мәгән яр­дәме дә урынлы булачак. Гаилә бизнесы белән шө­гыль­ләнүчеләр мо­ңарчы күрел­мәгән уңышларга ире­шәчәк. Су­кояр­ларның эшмәкәр бул­ганнары һәм булмаганнары – берсе дә акчасыз утырмаячак. Биг­рәк тә җәен кесә­ләрегез бермә-бер калынаячак. Шуның нәтиҗә­сендә күп­тән­нән хыялыгызда йөрт­кән кыйм­мәтле әй­берләр сатып алу мөмкин­леге барлыкка киләчәк. Кышын матур гына бер сәфәр тормышыгызга үзгәреш җилләре кертәчәк.
 
Балык (20.02 – 20.03)
 
Үзгәрешләрдән курыкмагыз – алар­ның барысы да уңай! Тик яңа танышларыгыз белән саграк кыланыгыз, аларга бөтен күңе­ле­гезне ачып салмагыз. Берьюлы бер­ничә эшкә тотынмагыз, юкса берсен дә ерып чыга алмаячаксыз, өстәвенә әле согы сыгып алынган лимондай хәлсезләнеп тә калырсыз. Язын – бик мөһим очрашу, кө­зен – шәп кенә табыш керү, кыш башында көтелмәгән популярлыкка ирешү ихтималы гаять зур. Ә инде ел азагында күпләрнең төшлә­ренә дә кереп карамаган уңыш­ларга ирешерсез.

Валентина СЕМЕНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.01.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»