|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2010 Шоу-бизнес
ALQANAT ӨЧЕН ТАВЫШ БИР!13 февраль көнне 20.00 сәгатьтә Казанның “Маяковский. Сары бишмәт” клубында халыкара Emergenza фестиваленең региональ полуфиналы үтәчәк. Тарихта беренче тапкыр бу дәрәҗәле фестивальдә татар төркеме дә катнаша. Ул – Alqanat!
Emergenza фестивален оештыручылар белдергәнчә, Казан, һичшиксез, бу фестивальдә катнашырга лаек шәһәр. Alqanat төркемен көч сынашырга чакырулары да юкка түгел, чөнки Alqanat халыкара танылу ала башлады, Alqanat – Төркиядә узган “Turkcеvision – 2009” җанлы музыка конкурсының җиңүчесе, Финляндиядә узган “Traskulla rock - 2009” фестивале кунагы. Тыңлаучыларга Alqanat “160 җитез ат”, “Салкын яңгырлар”, “Дустыма”, «Бушлык патшалары» җырлары аша таныш.
Emergenza фестиваленең Казан этабында җиңгән төркем Мәскәүдә Россия этабында катнашу хокукын алачак.
Казан данын татар төркеме якларга тиеш! Alqanat моңа лаек! Татарлар моңа лаек!
13 февраль көнне “Маяковский.Сары бишмәт” клубына килегез һәм Alqanat өчен тавыш бирегез! Тавыш бирү клубка килүчеләр арасында гына үткәрелә, интернет һәм телефон ярдәмендә тавыш бирү мөмкин түгел.
Бердәм булыйк!
13 февраль, 20.00. Маяковский ур, 24а йорт.
Билет бәясе: алдан алганда – 100 сум, көнендә – 150 сум.
Сорауларга җавап – 89173930962 телефоны буенча.
|
Иң күп укылган
|