|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.01.2018 Җәмгыять
Казан кешесе "Русское лото"да 250 млн сум отты (ВИДЕО)Кичә, елның беренче көнендә Казан кешесе "Русское лото" лотереясында 250 млн сум акча отты. Үзәк телевидениедә озак еллар баручы әлеге уенда бу иң зур отышларның берсе. Джекпот - берничә уен буенча җыелып бара һәм уеннан уенга арта. Яңа елны джекпотны якташыбыз откан. Моңарчы "Столото" лотереясында Воронеж кешесе 506 млн сум откан иде. Ярты миллиард дигән сүз. 250 миллион сум откан казанлының исемен әлеге әйтмиләр. Әмма бер кеше социаль челтәрләрдә "мин оттым!" дигән хәбәр тараткан инде. Ә сез 250 млн сум отсагыз, аны нәрсәгә тотар идегез? )
--- |
Иң күп укылган
|