поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.12.2017 Язмыш

Әниегезгә ничә яшь? (ГЫЙБРӘТЛЕ БӘЯН)

Беркөнне, гаилә альбомымны карап утырганда, фотосурәтләр арасыннан саргаеп беткән газета кисәге килеп чыкты. Ачып карасам, 1979 елның августында чыккан “Комсомольская правда” газетасы икән. Мин аннан “Әниегезгә ничә яшь?” дип аталган мәкаләне кисеп алып, ник шулхәтле саклаганмын икән, дип караштыра башлаган идем, елый-елый ахырына кадәр укып чыктым (безнең әни 64 яшендә вафат булган иде бит).

Җитмешенче елларда танылган журналист Татьяна ТЭСС мәкаләсенең тәрҗемәсе белән “Бердәмлек” укучыларын да таныштырасым килде. Бәлки кемдер укып гыйбрәт алыр, ә кемгәдер газиз әти-әнисен искә алырга, шалтыратып булса да, хәлләрен белергә сәбәп булыр.
Хәдичә ГЫЙНИЯТУЛЛИНА, Самара шәһәре.

Редакциябезгә бер хатын килеп керде дә үзе белән булган хәлне сөйләп бирергә теләк белдерде.
 
- Хатын-кыз никтер үз яшен белдерергә теләми. Ә мин андыйлардан түгел, яшемне яшермим. Ә менә әниемә ничә яшь... Бу сорауга җавап бирәсем килми.
- Ник? - дип сорадым аңардан.
- Күптән түгел әнием янына табиб дәшкән идем. Бик чибәр, сары чәчле яшь кенә хатын булып чыкты ул. Әнине карады да битараф кына: “Ничә яшь?” - дип сорады. “78” санын ишеткәч: “Соң, нәрсә телисез инде сез миннән?” - дип әйтеп куйды.
- Ә мин әниемнең кырыкта да, илледә дә, җитмеш сигездә дә исән булуын гына телим... Табиблар шуны да аңламыйлар микәнни?
 
...Бу очрашуны исемә төшерергә икенче берәүдән килгән хат мәҗбүр итте. Ул Иван Федорович исемле кешедән иде. Аның әнисенең яшен табиблар сорап тормаганнар... 
 
89 яшенә җитеп тә, Марфа Сергеевна аларга беркайчан да мөрәҗәгать итмәгән. Азрак авырганда үз-үзен үлән чәйләре белән дәвалаган, авырткан җиренә шул ук үлән төнәтмәләреннән компресс куйган. Ул дүрт бала үстергән. Ә Иван Федорович, хәзер инде олы яшендә булса да, аның төпчеккәе.
 
Соңгы вакытта җәй җиттеме, Марфа Сергеевна авылга, сеңелесе Шура янына ашыга. Ул тимер юлда каравылчы булып эшли. Бик эшчән, уңган, берүзе яшәвенә карамастан,  мал-туар асрый. Шураның сыеры да, бозавы да, дуңгызы да, тавыклары һәм сугыш чукмары Федька исемле әтәче дә бар.
 
Марфа Сергеевна, гомеренең зур өлешен авылда яшәгән кеше буларак, шул йортның бакчасында казынырга, мал-туар карарга бик ярата. Җәй буе күтәренке күңел белән эшләп, саф һава сулап, көзен матурланып, алсуланып, яланаяк җиргә басып йөрүдән яшәү дәрте, көч алып, туры басып шәһәргә кайтып керә. 
 
Иртәләрен тәрәзәдән ашыгып эшкә агылучы халык¬ны күреп, авыр сулап: “Ә менә безнең авылда бу вакытта үләннәргә чык төшә - шулкадәр матур, эре, кояшта ялтырап тора. Анда һава да башка, шулкадәр чиста, саф, ә исе - яңа сауган сөттәй, тотып эчәсе килә...” - дип хыялга чума ул.
 
Бу елны Марфа Сергеевна авылга вакытыннан алда җыена башлады. Китәсе көнен дә көтеп алды, поездга утыргач кына җиңел сулап куйды. Юл якын түгел: башта Смоленск өлкәсенең Вышегор станциясенә кадәр, аннан чакрым ярым чамасы җәяү барырга кирәк. Станциядә аны Шура каршы ала, шуңа да борчылмый Марфа Сергеевна, аны бит алда ямьле җәй көтә.
 
Улына язган беренче хатында ул: “Бар да яхшы, Шура исән-сау, тик Федьканы гына күршедәге эт яхшы ук йолыккан һәм канатын сындырган. Башка яңалыклар юк”, - дип яза. Шулай бер ай чамасы вакыт уза.
 
Кинәт иртәнге тынлыкны бозып, ишек кыңгыравы чылтырый. Телеграмма китергәннәр икән: “Әниеңнең хәле начар, берни ашамый, су гына эчә. Шура” дип язылган. Иван Федо¬ровичның күз аллары караңгыланып китә. Баштан йокыдан уяна алмаган кешедәй берни аңламыйча басып тора. Телеграмма китерүче дә инде китеп барган, ә Иван Федорович һаман ачык ишек янында нишләргә белми аптырап тора.
Вышегор станцасында бер генә поезд туктый икән. Ул кичке 23 сәгатьтә Мәскәүдән кузгала.  Кич җиткәнен ничек көтеп алганын үзе генә белә Иван Федорович. Поездда уздырган төн дә озын булып тоела. Ул вагоннан чыгу белән расписание карарга йөгерә. Мәскәүгә кире поезд ике сәгатьтән була һәм бу тукталышта ул бер генә минут тора икән.
 
...Иван Федорович Шураның өенә килеп кергәч, үз күзләренә үзе ышанмады. Караватта аңа таныш булмаган хатын ята иде кебек. Әнисенең йөзе каралып суырылган, күзләре баткан, иреннәре күгәреп кысылган, ирен почмакларында тирән, тирән җыерчыклар хасил булган... Әлегә хәтле яшәү дәрте сибеп торган нурлы йөзе дә танымаслык булып үзгәргән. Әйтерсең лә, чир, ваемсыз скульптор кебек, аның йөзен яңадан ясаган.
 
Иван Федорович карават янына килеп баскач, ана көч-хәл белән күз кабакларын күтәрде, аның иреннәре селкенде, тик ул бер сүз дә әйтә алмады, чөнки хәле бик авыр иде. Аның карашында уңайсызлык тудырган өчен гафү үтенгән кебек хисләр чагылып үтте. Шулчак Шура үксеп елап җибәрде. Марфа апа аңа кырыс карашын ташлады да кабат күзләрен йомды.
 
Иван Федорович кычкырып елый башлаган Шураны икенче бүлмәгә алып чыгып, ни булганын сорашты. Әнисенең температурасы кинәт күтәрелгән икән. Күрше авыл хастаханәсенә кадәр барырга ерак, табибы да ялда. Фельдшер килеп караган,  ләкин бернинди дару да бирмәгән, нинди авыру белән авыраганын да әйтә алмаган.
 
Иван Федорович сәгатенә күз салды. Поездга вакыт бик аз калып бара икән... Бу кечкенә авылда бер генә машина да, атлы арба да табып булмас инде. Ә үзәккә барып машина алып килгәнче вакыт күп үтәр, поездга өлгермәвең дә бар. Нишләргә, дип торганда, Шура кинәт елавыннан туктап, күршедә генә кул арбасы булуын исенә төшерде.
 
Килеп кергәндә күрше абзый матур эскәтер белән ябылган өстәл артында кулына кашыгын тотып утыра иде. Өстәлдәге зур кәстрүлдән тәмле гөмбә ашы исе аңкый. Иван Федоровичның әнисе турындагы хәбәрне ишетү белән ул, кашыгын авызына да җиткермичә, өстәлгә куйды да арбаны барларга чыгып китте. Чынлап та, арба бар икән, тик тәгәрмәчләре генә куелмаган. Күрше абый аларны табып алды да егерме минут дигәндә арбаны ясап та бирде.
 
Иван Федорович арбага матрац-мендәрләр куеп, Шура белән бергәләп Марфа Сер¬геевнаны күтәреп чыктылар. Әнисенең гәүдәсе авыраеп киткән, тотынырлык түгел кайнар. Нишләтсәләр дә, ул күзләрен ача алырлык хәлдә түгел иде. Иван Сергеевич арбаны селкетмәскә тырышып стан¬циягә таба атлады.
 
Бу турыда язганда күз алдыма тузанлы авыл юллары, шыгырдавык арба тартып баручы олы яшьләрдәге кеше килеп баса. Ул чокырлы урыннарны әйләнеп, арбаны селкетергә куркып, әнисенең кадерле гомерен сакларга тырышып бара. Олыгаеп баручы шәһәр кешесе, көрәшче дә, спортчы да түгел, маңгаеннан тир яңгыр тамчыларыдай ага. Ул үз-үзен жәлләмичә, туктап ял итү турында да уйламый, сәгатендәге минутларны гына күзәтә.
 
Иван Федорович вокзалга 30 минутка алдарак килеп җитте. Тик менә әнисен ничек итеп бер минут эчендә поездга кертеп урнаштырырга икән соң?
 
Бик кайгылы вакытында Вышегор станцасы нәчәлнигының исемен отып калмаганына үкенә хәзер Иван Федорович. Чөнки шушы яхшы кешедән башлана да инде ярдәм чылбыры. Бу көнне вакыйгалар, чылбыр буыннары кебек, бер-берсенә ялганып, һәрберсе бик мөһим бер вазифа башкара.
 
Станца нәчәлнигы кабинетына атылып кергән олы яшьтәге кеше нәрсә әйтә алсын инде. Нәчәлник аның анасының хәле начар булуын гына аңлый һәм кичекмәстән эшкә керешә. Иң мөһиме, ярты сүздән ул барысын да аңлый һәм хәленнән килгәннең барысын да эшли.
Ул рация аша Брест – Москва поездының бишенче вагонында урын калдырырга боера. Аннары машинистлар белән элемтәгә керә һәм шушы вагонны нәкъ вокзал турысында, шушы арба янында туктатырга куша. 
 
Иван Федорович поезд килгәнен бик борчылып көтеп ала. Менә поезд акрыная һәм сызгырып-сыкранып туктый башлый. Акрын гына вагоннарның номерлы тә¬рә¬зәләре йөзеп уза һәм бишенче вагон нәкъ вокзал турысына җиткәч, барысы да тына...
 
Авыр сулап, арбада яткан өнсез ананы кулына алып, Иван Федорович вагонга таба атлады. Моның өчен бер секунд вакыт та җитә икән. Авыру кешене күтәреп, поезд буйлап чабарга да кирәкми бит! Аның керүен генә көткән кебек, поезд кузгалып та китте.
 
Вагондагы проводница М. Юсковец та әзерләнеп, барысын да хәстәрләп торган икән. Ак җәймәләр  җәелгән урынга авыруны яткыргач, җылы юрганнарга төрделәр, янына су куйдылар. Иван Федорович әнисенә дәшсә дә, ул җавап бирмәде, күзләрен ачып карамады. Аңлашыла, хәле тагын да авырайган. Уфылдап Иван Федорович поезд бригадиры янына йөгерде.
 
Бер уйласаң, нәрсә эшли ала инде поезд бригадиры? Ул бит табиб та, шәфкать туташы да түгел... Әмма бригадир А. Василенко чылбырның иң мөһим вазифасын башкара. Ул Вязьма станциясе белән элемтәгә кереп, “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакырта.
Поезд Вязьмага җитү белән вагонга ак халатлы табиблар йөгереп керә һәм алар әзер шприцлары белән авыруга укол ясап өлгерәләр. Шуннан соң ана җиңелрәк сулый башлый һәм күзләрен ача...
 
Каушавыннанмы, шатлыгыннанмы Иван Федорович бригадирның нәрсә әйткәнен дә аңламый кала. Ә бригадир инде Мәскәүгә дә телеграмма суккан икән. 
 
Поезд вокзалга килеп туктауга, аларны анда икенче “ашыгыч ярдәм” машинасы көтеп тора иде инде. Авыруны башта вокзал медпунктына илтеп салдылар, анда аны табиб Александр Бекмешев бик җентекләп караганнан соң, ике яклы пневмония дигән диагноз куйды.
 
- Әниегез кайчан соңгы тапкыр табибка күренгән икән? - дигән сорауга Иван Федорович:
- Әлегә кадәр чирләгәне бул¬мады аның, - дип җавап бирә.
- Ә хәзер менә хастаханәгә илтеп салырга туры киләчәк, - ди табиб.
 
Шул ук “ашыгыч ярдәм” машинасы авыруны 63 санлы хастаханәгә илтә. Ул анда да ярдәмчел, үз эшен белеп эшли торган игътибарлы табибларга эләгә һәм, әкренләп булса да, терелә.
 
Менә шушы урында вакыйга тәмамлана да инде. “Йа Хода, нинди хикмәтле хәл”, - дип уйларлар кайберәүләр.  Һәм хаклы булырлар. Чыннан да хикмәтле - һәркем үз эшен җиренә җиткереп үтәгән бит. Ә бу чылбырга тезелгән кешеләрнең берсе генә үз эшенә җаваплы карамаса, игътибарлы булмаса, буынсыз калган чылбыр кебек, кеше гомере дә өзелгән булыр иде. Әгәр Вышегор станциясенең нәчәлнигы ваемсыз, кара җанлы кеше булса, поезд тәрәзәсеннән эссе һавада арба өстендә әлсерәп яткан карт апаны күреп кенә калыр идегез. Аңа тормыш вагонында урын табылмаган булыр иде.
 
Бу вакыйгада катнашкан кешеләрнең берсе икенчесен беркайчан да белмәгән, таныш булмаган. Тәмле гөмбә ашын ташлап киткән күршеләре - табиб Бекмешевны, ә Бекмешев - проводник Василенконы, поезд машинистлары - Вышегор станцасы нәчәлнигын, ә ул  Иван Федоровичны белмәгән. Әмма бу кешеләр үзара охшаш, алар бер рәттә басып торалар һәм аларны анага карата мәхәббәт, хөрмәт итү, зурлау хисләре берләштерә. Ана һәрберебезгә дә кырыкта да, илледә дә, җитмеш сигездә дә кирәк. Ә сиксән тугызда бигрәк тә кирәк. Чөнки ата-аналарыбызның соңгы сулышын җил алып китәргә торганда, алар бигрәк тә кадерле. Аларның соңгы елларын чәчәкләргә күмеп уздырырга өлгерсәк иде...
 
Татьяна ТЭСС.
(“Комсомольская правда” 
газетасы, 1979 елның марты).
 

---
Бердәмлек
№ --- | 29.12.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»