|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2017 Шоу-бизнес
Резидә Шәрәфиевадан «Ералаш» салаты РЕЦЕПТЫТатарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева бик тәмле һәм ансат ясала торган салат рецепты белән бүлеште. Салат өчен кирәкле продуктлар: пешкән ит (сыер, тавык яки күркә ите), кыздырылган суган, чи кишер, пешкән чөгендер, кәбестә, майонез. Пешкән итне тәлинкәгә тезәсең дә аның өстенә күп итеп кыздырылган суган саласың, майонез сылыйсың. Аның өстенә чүмәкәйләп чи кишер, угычтан уылган пешкән чөгендер һәм вак итеп туралган кәбестә саласың. Әлеге «таучык»ның өстенә тамчылар рәвешендә майонез саласың. Табынга шул килеш тә, болгатып та бирергә мөмкин.
«Теләсә нинди бәйрәмгә кирәкле әйбер бирергә тырышам. Туганнарга матур сөлгеләр, тастымаллар, натураль сабыннар алам. Бала-чагаларга, гадәттә, уенчык бүләк итәм», – ди Резидә ханым.
--- |
Иң күп укылган
|