поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.12.2017 Мәдәният

Динара Рәхимова һәм Марат Яруллин узып баручы елдан канәгатьме?

Яңа 2018 елга санаулы көннәр кала бара. Һәркайсыбыз аны матур, үзенчәлекле һәм истә калырлык итеп үткәрергә тели. Эстрада йолдызлары да бу бәйрәмнәрне түземсезлек белән көтеп ала. Бүгенге сәхифәбезне һәркайсыгызга яхшы таныш булган, иҗатларын үз иткән якташ йолдызларыбызга багышларга булдык.

Динара Рәхимова һәм Марат Яруллин “Сез узып баручы елдан канәгатьме? Яңа елны каршы алырга әзерме? Бәйрәмне кайда үткәрәсез? Табынга нинди ризыклар әзерлисез?” кебек һәм башка сорауларга җаваплар кайтарды.
 
Динара Рәхимова: «Үземне халыкка таныттым»
Агымдагы  елда  татар  эстрадасында тагын  бер  йолдыз  кабынды. Тамырлары  белән  Рбишча-Уразавылдан  булган  матур,  сөйкемле  җырчы   Динара Рәхимова  кыска  вакыт  эчендә  татар җыр  дөньясына  үзен  танытты  һәм  тамашачы күңелен яулады. Әле нәни чагыннан сәхнәгә тартылган бу кызчыкка җыр-моңга мәхәббәт әтисе - “Амза” татар  ансамбле  җитәкчесе,  оста  баянчы, виртуоз  тамада  Зиннур  Рәхимовтан бирелгәндер.
 
- 2017 ел минем өчен шактый уңышлы булды, аеруча иҗат өлкәсендә. Сәхнәдә күптәннән  булсам  да,  нәкъ  менә  агымдагы  елда  гына  карьера  баскычында зур старт алдым, үземне халыкка таныту өстендә нык эшләдем һәм теләгемә ирештем дип зур горурлык белән әйтә алам. 
 
 
Унике  җырдан  торган  “Яшь  гомер бер генә” исемле альбомым дөнья күрде, арада үзем язган “Туган як” җыры да бар, анысы инде, билгеле, әти-әнием туып-үскән,  минем  шаулы  балачагым үткән  җирләр  турында.   “Ташлама” җырыма  клип  төшердек.  Бүген  халык ул  җырларны  яратып  тыңлый,  социаль  челтәрләрдә  матур  комментарийлар, җылы теләкләр, яңа җырларымны көтеп калулары турында язып калдыруларыннан чыгып әйтәм. Казан, Мәскәү сәхнәләрендә  чыгыш  ясадым.  Минем җырлар  бүген  “Музыкаль  каймак”   хит-парадының югары баскычында. 
 
Киләсе ел узып баручыдан уңышлырак булсын  иде.  Алла  боерса,  туган  якларымда концерт бирү хыялын тормышка ашырачакмын.  Ә   Яңа  елны  матур  бер традиция  буларак,  иң  якын  кешеләрем, гаиләбез белән каршы алырга җыенабыз. 
 
Табынны  әнинең  тәмле  милли  ашлары, камыр ризыклары тутырыр. Ихлас  күңелдән  тамашачыларымны,  якташларымны,  “Туган  як”  газетасы  укучыларын  һәм  редакция хезмәткәрләрен  Яңа  ел  белән  тәбрик итәм. Һәркемгә ак бәхетләр, корычтай сәламәтлек,  зур  уңышлар  юлдаш  булсын иде, - дип сүзен тәмамлады Динара.
 
Марат Яруллин: «Уңышларга бай ел булды»
Талантны Ходай жәлләмичә биргән, беренче тапкыр 2,5 яшендә сәхнәгә чыккан, бүгенге көндә төрле дәрәҗәдәге – җирледән алып Халыкараларына кадәр конкурс-фестивальләр дипломанты һәм лауреаты исемнәре яулаган Ак-тук сандугачы Марат Яруллин үз тамашачысын тапты. Ул биргән сольный концертлар һәрвакыт зур аншлаг белән уза. 
 
Шактый  яшь  булуына  карамастан,  байтак  кына  сәхнә тәҗрибәсе туплаган талантыбыз татар җырын, татар моңын бер генә дә якка какмый, ул аның иҗатының төп юнәлеше булып  тора  һәрчак  һәм  бу  өлкәдә  иң  дәрәҗәле  бүләге  – 2014 елда “Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башка-ручылар конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исемен алу. 
 
- Узып баручы ел уңышларга бай булды дип әйтер идем. “Кемнәр  сине  шулай  яратыр”  исемле  альбомым  дөнья күрде.  “Кара  күзләрең”  һәм  “Кемнәр  сине  шулай  яратыр” дигән җырларыма клиплар төшердек. Аның беренчесенә клип  матур  Уфа  шәһәрендә  төшерелде,  ә  икенчесенең сүзләрен әнием язды.
 
 
Май  аенда  туган  ягымда  ике  сольный  концерт  бирдем, шулай ук якыннар, дуслар тырышлыгы белән Актукта сабантуй  оештырдык. “Под  напряжением”  дип  исемләнгән сериалда төштем,  Геленджикта  төшерелгән  шушы  сериалны тамашачы Яңа елда күрәчәк. Сентябрь, октябрь айларында әрмән, рус һәм татар туйлары турында булган 
 
“Счастья, здоровья” исемле тулы метражлы комедиядә төп рольләрнең берсе булган татар киявен уйнадым. Барлык кинотеатрларда аны Яңа елның 9 маеннан күрергә мөмкин булыр. Күп яңа җырлар өстендә эш алып барылды, Казан, 
 
Мәскәү,  Яр  Чаллы  һәм  башка  зур  шәһәрләрдә  концертларда катнаштым. Агымдагы елның соңгы ике ае зур сольный концертыма әзерләнүгә багышланган иде. Ходайның рәхмәте белән анысын да югары дәрәҗәдә үткәрдек. Аны оештыруда  ярдәм  иткән  “Заманча”  продюссер  үзәгенә, якыннарыма, үз командама зур рәхмәт, - ди Марат. 
 
Әйтергә  кирәк,  Маратның  концерты  Мәскәүнең   “Коро-левский”  концертлар  залында  зур  аншлаг  белән  узды. 800 кешелек зал шыгрым тулы иде. Марат белән бергә бу көнне сәхнәгә туганнары Ринат һәм Гөлнара Яруллиннар, чакырылган кунак Зәйнәб Фәрхетдинова да чыгыш ясады, ә залда иң якын кешеләре - әтисе Максут Мансурович һәм әнисе Рафия Жафяровна иде. 
 
Яңа елга да яшь талант иясенең планнары зурдан. Ел башы  белән  үк  Сафаҗайда,  аннары  Казанда  концерт бирү, шулай ук ел буе кечкенә генә гастроль тур белән башка шәһәрләрдә булып кайту, ә туган ягында концерт бирүне якташыбыз яхшы бер традициягә кертәргә планлаштыра.
 
-  Чын  күңелдән,  ихлас  йөрәктән  барча  халыкны  Яңа  ел белән котлыйм! Ул һәркемгә зурдан-зур уңышлар, бәхет-шатлыклар  алып  килсен,  кайгы-хәсрәтләр  читләп  үтсен! Барыбыз  да  сау-сәламәт  булыйк!  Яраткан  тамашачыларым белән концертларда күрешергә, аларны яңа җырлар, яңа  клиплар  белән  сөендерергә  язсын!  Җырлап  яшик, бергә булыйк! Сезне яратып, хөрмәт итеп, Марат Яруллин, - диде сүз ахырында якташ җырчыбыз.
 
 

Румия ХАМЗИНА әзерләде
Туган як
№ --- | 29.12.2017
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»