поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.02.2010 Мәдәният

ИЛҺАМ ШАКИРОВ АВЫЛЫ

Яңа фатирга күченеп кенә яши башлаган чак иде. Беркөнне өй телефоны шалтырады. Трубканы алып: “Алло!” – дип әйтүемә, чыбыкның теге башында берәү: “Флүрә!” – дип эндәште. Мин егылып китә яздым, чөнки бу тавышны танымаска мөмкин түгел иде.

Әстәге, Илһам Шакировның үзе бит бу! Мин бу могҗизага ышанмыйча (могҗиза дими, ни дисең инде тагын – кайсыгызның өенә Илһам Шакировның шалтыратканы бар?) аңыма килеп, фикеремне туплап, нидер әйтергә җыенып торган арада Илһам абый кызып-кызып нидер сөйли, көлә һәм шул хакта дусты “Флүрәнең” фикерен сорый да башлаган иде инде. Бик кызганыч, мин “Флүрә” түгел идем һәм шул хакта Илһам Шакировка әйттем. Безгә кадәр бу фатирда журналист Флюра Низамова торган иде, телефон номеры да шул ук калган иде. Илһам Шакиров белән “якыннан” танышуым шулай булды.

 

Илһам Шакиров – һәрбер татар кешесенең күңеленә якын җырчысы. Хәтерлим, әби белән бабайның өендә пластинкалар уйната торган приемник тора иде. Берничә пластинка арасында, әлбәттә, Илһамныкы да бар. Тышлыгында җырчы кара кәчтүм-чалбардан, чәчләре ялтыратып кырыйга тарап куелган. Иң яратып тыңланыла торган пластинка иде ул.

 

Моң тудырган авыл

 

Бөек, легендар җырчыбызның туган авылы кайтып йөри торган юлыбызның өстендә генә. Чаллы-Сарман арасында “ПК Игенче” дигән зур күрсәткеч эленеп торучы борылыш бар. Аскарак, кечерәк хәрефләр белән “Яңа Бүләк авылы. Илһам Шакировның туган җире” дип тә куелган. Шул ук хәбәр урысча да язылган. Бу урынны Чаллы гаишниклары нигәдер аеруча яраталар – җәен-кышын һәрвакыт шунда машиналарны “ауларга” чыгып басалар. Яңа Бүләккә моңарчы беркайчан да борылып кереп караганыбыз юк иде. Ә менә быел Илһам Шакировның туган авылына экскурсия ясап кайтырга, дөньяга шундый олы шәхес бүләк иткән Яңа Бүләкне күрергә, авылдашлары белән күрешергә, Яңа Бүләкнең бүгенгесе белән танышырга булдык. Җырчының абыйсы – Кыяметдин Шакиров та шунда яши. Аны кайберәүләр Илһамнан да ким җырламый дип сөйлиләр.

 

Олы юлдан борылып кереп киткәч, җиде чакрымнардан соң урман башлана. Шул урман арасында урнашкан Яңа Бүләк, килеп җитмичә, ерактан күренми дә. Урманнары авылны кочаклап алган, бик куе, горур, сихри. Монда туып үсеп, җырчы булмыйча кара син!

 

Илһам Шакиров Сарман сандугачы булса да, аның туган авылы Яңа Бүләк бүген Тукай районына карый. Тик элеккерәк кешеләр үзләрен бүген дә сарманнар дип йөртә.

 

Гомумән алганда, Яңа Бүләк чагыштырмача бик яшь авыл. Аңа узган гасырның 27-28 елларында гына нигез салынган әле. Монда килеп утыручыларның барысы да диярлек, шул исәптән җырчының атасы Гыйльметдин абзый да, күрше Таулык авылы кешеләре булган. Язучы, тарихчы Дамир Гарифуллин мәгълүматларына караганда, Яңа авылга нигез салучылар ике ягыннан да су агып торган матур гына аланлы урынны сайлаганнар. Шулай итеп, элекке бояр Ушков җирендә яңа авыл барлыкка килгән.

 

Соңгы араларда кар шактый күп явуга карамастан, авылга һичбер авырлыксыз, яхшылап ачтырылган тип-тигез юлдан барып кердек. Күзгә шундук авылдагы тәртип, төзеклек ташланды. Капка төпләрендә берәүнең дә артык-портык техникасы ташланмаган, чүп-чарлары өелеп тормый. Чиста-пөхтә, төзек. Ташландык, килешсез-килбәтсез ыржаеп торучы ихаталар да күренмәде.

 

Авылга килеп керешли тыкрыктагы иң беренче йорт – Кыям абый Шакировныкы. Хатынын җирләгәненә берничә ел узып киткән икән инде. Илһам Шакиров туып-үскән төп нигез дә шушы ук урында булган. Искергән төп йортны әле берничә ел элек кенә сүткәннәр икән. “Ягып бетереп киләбез инде”,– дип шаяртып алды Кыям абый. Чормасыннан Илһамның мәктәп дәфтәрләре дә килеп чыккан. Андагы билгеләр – “дүрт” тә, “биш” кенә. Иске йорт урынына Кыям абыйның малайлары бик матур яңа йорт салып яталар.

 

Илһам Шакировка быел 75 яшь тулса, абыйсы аннан өч яшькә зуррак. Күз тимәсен, Кыям абый гаҗәп энергияле, җил-җил атлап йөри торган, көр күңелле кеше. Кыям белән Илһам бер-берсенә төс-кыяфәт белән генә түгел, үз-үзләрен тотышы белән дә охшашрак. Кызык, Илһам сәхнәдә җырлаганда кулын алга ташлап-ташлап җибәргән шикелле, Яңа Бүләктәге абыйсы Кыям да сөйләшкәндә кулын алга ыргыткалап сөйләшә икән. Ә ул тавышының катылыгы! Янәшәсендә утырган идем – аның көчле тавышыннан колагым әле бүген дә зеңгелдәп торган шикелле.

 

Тимерче каны

 

Илһам Шакировның атасы Гыйльметдиннең оста тимерче булганлыгы, аның “халык дошманы” дип Сталин төрмәләрендә юк ителүе турында мәгълүм. Гыйльметдин Таулыктан яңа җиргә иң беренче булып күченеп килеп, Яңа Бүләккә нигез салган өч кешенең берсе булган. Гыйльметдиннең атасы, Илһам Шакировның бабасы Шакир да тирә-якка данлыклы тимерче булган. Таулыкта алачыкта ос­таханә тоткан. Һөнәрле булгач, менә дигән итеп яшәгәннәр. Авыллардан арба, ургыч, урак, тәгәрмәч төзәтергә килгән халык өзелеп тормаган. Атлар белән килеп, янәшәдә чатырлар корып, кунып, чират көтеп ятучылар да шактый булган.

 

– 1927 елда Яңа Бүләккә күчеп утыргач, әти дә үзенә алачык корып җибәргән, – дип сөйли Кыям абый, – остаханә булдымы – авыл гөрли дигән сүз инде ул. Күрше-тирәләр дә тимер-томыр төзәтергә килә башлаганнар. Тормыш җанланып, эш кайнап киткән.

 

Күмәкләштерү вакытлары килеп җиткән. Безнең әти күмәк хуҗалыкка кермәде. Колхозга иң элек ярлы-ябагайраклар керде. Әтигә нәрсәгә? Һөнәре бар, түләү хакына икмәкне алып киләләр. Тик, яный торгач, ахыр чиктә әти ризалыгын бирә, амбарын, атларын колхозга тапшырып, күмәк хуҗалык файдасына эшли башлый. Тик бераздан абайлап ала – күмәк хуҗалык дигәннәрендә башкаларга сыланып, тик селкенеп йөрүче “сорыкортлар” да бихисап икән. Булсынга дип эшләргә күнеккән әти эшләмичә, сөйләшеп йөрүчеләргә каршы көрәш башлап җибәргән. “Мин эшлим, сез дә эшләгез, күмәк хуҗалыкта бөтен кеше дә бертигез эшләргә тиеш!” – дигән. Берәүне дә тынычлыкта калдырмаган әтинең дошманнары көнләп-сәгатьләп арткан. Ахыр чиктә “Гыйльметдин күмәк хуҗалыкка каршы эшли” дигән кәгазьгә сигез кешедән кул куйдырганнар.

 

Әткәйне 1937 елда “халык дошманы” дип төнлә алып киттеләр. Ул вакытта яхшы эшләгән кеше дә күзәтү астында булган. Алдынгы дип тормаганнар, алып киткәннәр. Менә шулай, авылыбызның тарихын башлап җибәргән әткәй кире әйләнеп кайтмады. Без аны бүтән күрмәдек. Бары тик беребез – 1915 елгы Имаметдин абыебыз гына әти белән 1940 елда Свияжск төрмәсендә күрешеп кайта алды. “Әтине күрдем, бик бетеренгән, ябыккан, кипкән, озак тормас”, – дип кайтты ул. Әтиебезне атканнармы, башка җиргә озатканнармы, авырып үлгәнме – бу хакта безгә беркайчан да бернинди дә мәгълүмат җибәрмә­деләр. Бары тик 1973 елда гына акланганы билгеле булды.

 

“Бәхил булыгыз, туганнар!”

 

Илһам Шакировның иң зур абыйсы – әтиләре белән төрмәдә күрешеп кайткан Имаметдиннең дә язмышы ачы. Аталарын “халык дошманы” дип төрмәгә утыртканнан соң Имаметдингә армиягә чакыру килгән. Авыл халкы аны җылашып озаткан. Тик Казанга Татвоенкоматка баргач, документларын күтәреп карасалар – “халык дошманы” баласы! “Ышанычлы кеше түгел бу”, – дип кире кайтарып җибәргәннәр, армия сафларына алмаганнар. Шул рәвешле ике мәртәбә чакыртып алып, ике мәртәбә борып кайтарганнар. Өченче мәртәбә 1941 елның март аенда чакыртканнар. Бер айдан соң Имаметдин тагын кайтып төшкән. Хәрби киеме юк, бишмәт белән кайтып кергән ул. “Тагын алмадылармыни?” – дигән сорауга Имаметдин: “Юк, бу юлы алдылар инде, хәзергә кайтып торыгыз, хәбәр итү белән шундук кире килергә, бүгенге сәгатьтә чыгып китәсе булса да, чыгып китәргә дигән фәрман көтәргә куштылар. Өйдә өч көн тотарбызмы, бер аймы – билгесез”, – дип җавап биргән.

 

Имаметдин авылда бригадир булып эшләгән, бик төгәл язулы, акыллы кеше булган. Шуңа күрә халык арасында абруе зур булган, аны хөрмәт иткәннәр. Май азакларында хәбәр килеп төшкән – Имаметдингә тиз арада хәрби комиссариатка килеп җитәргә! “Бу хәбәр авыл буйлап бик тиз таралды. Кешеләр безнең өйгә саубуллашырга килә башладылар, – дип сөйли Кыям абый, – Без сохарилар әзерләдек. “Авылдашлар, зинһар өчен, чыгып торыгыз әле, өйдәгеләр белән саубуллашыйм”, – дип, абый читләрне чыгарып җибәрде, аннары туганнарга болай диде: “Утырыгыз әле барыгыз да, бәлки соңгы саубуллашуыбыз булыр. Сезгә бер генә сүз әйтәсем килә: безнең хәрби частьта да сүзләр йөри, үзебез дә сизенәбез – Европадан бик куркыныч сугыш килә. Аннан берәү дә исән калмас. Көнбатышка таба көне-төне эшелон-эшелон корал озаталар. Бу сугыштан без исән кайтмаячакбыз, бәхил булыгыз. Зинһар, мин сөйләгәннәрне урамга чыгып әйтә күрмәгез. Ычкындырасыз икән, провокатор дип мине утыртачаклар, аннары – сезне”.

 

– Гади авыл малаеның теге чакта дөньяны шулай аңлавына шаккатам мин, – диде Кыям абый. – Фашистлар илгә көтмәгәндә һөҗүм иттеләр дип әйтүләре дөрес булмаган бит инде. Имаметдин абыебыз корычтай характерлы кеше буларак, белгәннәрен ничә ай буена әйтмичә түзгән. Аннары елады, бәхилләште дә чыгып китте. Атна саен хаты килеп тора иде. Соңгы хаты 1943 елның кыш көнендә килде. “Ленинград сугышына кертәләр”, –дип язган иде ул. Шуннан соң бер хәбәре дә килмәде. Бүгенге көнгә кадәр аның турында бернинди мәгълүмат та юк.

 

Абыегыз сугышта һәлак булган дип сугыш вакытында да, сугыштан соң да бернинди йомшаклык, өстенлек күрсәтмәделәр. “Төрмәче гаиләсе” дип икеләтә салым, кимсетү, җәбер-золым гына күрдек.

 

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Яңа Бүләк уртасында обелиск урнаштырылган. Анда “Гыйльметдинов И.” дигән исем дә бар. Гәрчә паспорты буенча Шакиров фамилиясендә йөргән булса да, авылдашлары Имаметдинне әтисенең исеме буенча мәңгеләштергәннәр.

 

“Каян килгән бу моң?”

 

Кыям абыйдан энесе Илһам турында еш кына: “Каян килгән аңа бу моң?” – дип сорыйлар икән. “Ике яклап – әтиебез ягыннан да, әниебез ягыннан да бирелгән аңа бу сәләт”, – дип җавап бирә Кыям абый.

 

Таулыкта яшәгән Шакир бабалары азан әйтә торган булган. Аның мәкаме бик яхшы, тавышы көчле булган дип сөйлиләр. Көйне яхшы тоемлаган. Кыям абый шушы Шакир бабайга бәйле бик кызыклы факт турында да сөйләде. “Илһам Шакиров нәселе турында языласы язылган, сөйләнәсе сөйләнеп беткән булса да, 75 яшьлегенә бераз сенсация булыр – моның турында минем сөйләгәнем юк иде әле”, – диде.

 

Берничә буын сәүдәгәрләр Хәлфиннарның бер өлеше Теләнче-Тамак дигән авылда да яшәгән. Алар Россия буйлап та, чит илләргә чыгып та сәүдә иткәннәр. Хәлфиннәрнең суга торган пружиналы зур сәгатьләре булган. Билгеле инде, сәгатьләре рус көе чыгарып суккан. Шул Хәлфиннәр, татарча көй суктырып булмас микән, дип Шакир бабайга килә торган булганнар. Шакир бабай сәгатьнең серен яхшы белгән, чөнки аның эчендә кыллы музыкаль кораллардагы шикелле кыл булган. Шулай итеп, Шакир бабай Хәлфиннәрнең сәгатьләрен сүтеп, кылларын чүкеп, татарча суга торган иттереп көйләп бирә торган булган.

 

– Димәк, Илһамга бабай ягыннан да талант өлеше кергән, әни ягыннан тагын шулай ук – әнинең көйләп, моңсуланып, моңаеп йөргәнен без дә хәтерлибез. Сүзләр белән җырламый иде ул. Табын артында да, эшләгәндә дә үзалдына моңаеп көйләп йөри иде. Хәтерлим: бигрәк тә Таулыктан күчеп килгәч, җирсеп, сагынып моңлана иде ул.

 

Әнинең энесе Мохтарулла абый бар иде. Ул Таулыкта яшәде, ә без ике араны гел җәяү йөреп кенә тордык. Шул Мохтарулла абый бик яхшы җырлый торган булган. Элеккеге заманда дин әһелләре авыз күтәреп җырлап йөрүне өнәп бетермәгәннәр. Ә Мохтарулла абый кыенсынып тормаган. Аны кич белән болынга алып чыгып җырлата торган булганнар. Бик матур җырлый торган булган. Авыл хатыннары ындыр артларына чыгып: “И бигрәкләр дә моңлы җырлый шушы Мохтарулла!” – дип тыңлап тора торган булганнар. Мохтарулла абый сугышның беренче көннәреннән үк китеп кайтмаган. “Йөз елга бер генә туа Илһамныкы кебек тавышка ия кешеләр”, – дип әйтәләр. Минемчә, таланты ике яклап килеп кергәнгә шулай булгандыр ул, – диде Кыям абый, – Илһам сәхнәләрдә беренче класстан ук җырлый иде инде, төрле бәйрәмнәрдә катнашмыйча калмый иде. Өйдә бик җырлап утырырга мөмкинлек булмады. Җырлый башласа, әни: “Чукынып утырма, бар, сыер тиресен түк”, – дип куалап чыгара иде.

 

– Ә җырларны кайдан өйрәнә иде соң ул?

 

– Күрше Шәрифулла абыйның патефоны бар иде. Шунда Усман Әлмиев, шул чордагы башка җырчыларның пластинкаларын уйната иде күрше абыйсы. Илһам аларга кереп тыңлап, бик тиз отып алып, шул җырларны җырлап йөри иде.

 

Аннан соң, сирәк-мирәк булса да, авылга концертлар килеп чыга иде. Концертлар клубта түгел, колхоз рәисенең лапасында уза иде. Ул лапас чиста, чаршаулар корып, сәхнә формасын көйләп, шунда концерт карый идек. Түләп керү дигән нәрсә юк, акчасын соңрак, хезмәт көненнән тотып калалар иде.

 

“Илһам” иҗат йорты

 

Бөек җырчы хөрмәтенә аның туган авылында “Илһам” иҗат йорты салыну турындагы карар администрация башлыгы булып Вәсил Хаҗиев эшләгән чакта ук кабул ителгән. Төзелеш барышында ике башлык алышынган. Алай да, иҗат йорты бик матур итеп төзелеп беткән һәм моннан 4-5 еллар элек аны тантаналы рәвештә ачып җибәргәннәр. Ачылу тантанасына ул чагындагы мәдәният министры Илдус Тарханов та килгән. Иҗат йортының максаты – яшь талантларны үстерү, җыр конкурслары уздыру, балалар-яшүсмерләрдә мәдәният-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү була. Иҗат йорты урта мәктәп янына, чыршылар арасына бик матур итеп, җый­нак кына итеп салынып куелган. Без аның янына да барып килдек. Тик... ишек төбендә “Илһам” иҗат йорты дигән элмә тактага түгел, ә “Яңа Бүләк авыл советы” дигәненә тап булдык. Менә сиңа мә! Кая куйганнар соң иҗат йортын? Бу хакта Кыям абый Шакиров болай диде: “Иҗат йортына җитәкче таба алмадылар. “Илһам” иҗат йорты” дип матур итеп калайдан язылган сүзләрен дә каядыр алып аттылар. Нишләп шунда төрле конкурслар, район, республика күләмендә җыр бәйгеләре уздырмаска? Эшләсәң, эшләр бик күп булыр иде. Ә “Илһам” иҗат йорты район, республика юрисдикциясе арасында әвеш-тәвеш йөрде дә тәки бетте, сүнде”.

 

“Илһам” иҗат йортына җитәкче таба алмаганнар, имеш. Ә бит Яңа Бүләктә, Кыям абыйларның күршеләрендә генә менә дигән музыкант кеше – Мәҗит Зәйнуллин яши. Ул иҗатка фанатикларча бирелеп эшли торган, консерватория янындагы мәктәптә, аннары Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыкаль училищеда укыган кеше. Бүген Сарманга йөреп эшли – тынлы оркестр җитәкли. Шушы кеше “Илһам” иҗат йорты эшен җитәкләмәслекме инде?

 

Мәҗит абый әйтүенчә, Илһам Шакиров үзе музей сүзеннән курка, “Мин исән бит әле”, – дип әйтә ди. Тик музей белән иҗат йорты арасында аерма зур бит.

 

– Илһамның авыл халкына әтисен төрмәгә утыртканнары өчен үпкәсе бардыр дип уйлыйм, – диде Мәҗит абый. – Тик халыкның бөтенесе дә гаепле түгел, Гыйльметдинне утыртыгыз дип бөтен авыл чыкмаган бит инде. Утыркан, кәгазьгә кул куйган кешеләре билгеле бит инде аның. Минемчә, Илһам авыл халкына үпкәсен сакларга тиеш түгел. Ак эт бәласе кара эткә кебек килеп чыга. Безнең әткәйне дә утырттылар. Ул чакта ул хисапчы булган, колхоз рәисе белән эләгешеп киткән дә, әткәй кара савыты белән тегеңә ыргыткан. Рәис читкә тайпылып калган да, ә кара Сталин рәсеменә барып тигән. Шуның өчен әткәй 3 ел утырып кайтты. Үләр алдыннан, теге рәис әтине өенә чакыртып алып, бәхиллек сораган. Әткәй гафу итте.

 

Илһам минем әни белән дә бик дус иде. Телевидение килеп, каз өмәләрен төшергән чакта, Илһам: “Тайбәттәйне алып керегез”, – дип, әнине дә чакыртып алды. Ул язманы ТВдан һаман күрсәтәләр әле. Әнкәй дә, Илһам җырлый башласа: “И, җаныкаем”, – дип телевизорны сыйпап китәр иде.

 

Илһам минем өчен гади күрше Илһамы гына булды. Илһамны картая төшкәч кенә үзем өчен ачтым. Иҗаты белән тирәнтен кызыксына башладым, аның легендар шәхес, гений икәнлеген аңладым. Тәлинкәләрен кат-кат тыңлый идем. Аның тавышы чыннан да кабатланмас. Мин аның каршында башымны иям.

 

“Бергә җырлап йөргән чаклар бар иде!”

 

– Мин армиягә 1951 елда киттем. Ул чагында Илһам Теләнче-Тамак авылында укып калды, – дип сөйли Кыям абый, – Ул елларда бөтенсоюз радиосында “Молодые голоса” дигән тапшыру бара иде. Радиоалгычны бик яратып тыңлый идек. Беркөнне “Молодые голоса” дигән тапшыруга эләктек. Илһам җырлый! Взводка: “Мой брат поет!” – дип кычкырып җибәрдем. Башта берәү дә ышанмады, аннары игътибар белән тыңладылар.

 

Мин дүрт ел Чита ягында хезмәт итеп кайтканда Илһам Казанга укырга кергән иде. Аста, подвалда урнашкан фатирда яшәп ята иде. Кайтышлый аның янына кереп чыктым. “Мин дә Казанда калырмын инде, авылда тормыш көтүләре авыр бит”, – дидем. Илһам миңа: “Кайт, анда хәзер ипи сала башладылар. Кибеткә токмачлар да кайта башлады, тормыш әйбәтләнүгә таба анда хәзер”, – диде. Шулай дигәч, мин кайтып киттем һәм авылда төпләнеп калдым. Гомерем буе колхозда йөртүче булып эшләдем.

 

Илһам белән икебез бергә җырлаган вакытлар да булды. ТАССРның оешуына 40 ел тулганда Мәскәү үзәк ТВсыннан киножурнал төшерергә дип Яңа Бүләккә иҗади төркем килде. Бөтенсоюз күләмендә күрсәтелергә тиешле киножурнал булачак диделәр. Илһамны да алып кайттылар. Көзге уңыш җыю чоры иде бу. Без Илһам белән икебез җырлый-җырлый уңыш җыеп йөрибез, янәсе – киножурналның эчтәлеге шундый.

 

Берникадәр вакытлар узды. Беркөнне мин ындыр табагына төшеп бара идем, анда башка авыл игенчеләре дә җыелган иде – план тутырып азапланып ятыш. Берзаман берничә мужик миңа таба кулларын болгый-болгый кычкыралар: “Әнә ул, Кыям абый, Кыям абый!” Ни булган микән дисәм, Алтайга командировкага баргач, без җырлап төшкән киножурналны очраклы рәвештә күреп кайтканнар икән. Элек клубларда кино алдыннан шуның ише киножурналлар күрсә­тәләр иде. ТАССРның 40 еллыгы уңаеннан төшерелгән киножурналны да шул рәвешле күрсәткәннәр икән. Болар Илһам белән икебезнең җырлавыбызны күреп, әле кайда диген – Алтайда! – шатлыкларыннан егылып китә язганнар. Киномеханик янына кереп язманы мәҗбүриләп яңабаштан кабатлатып куйдыртканнар. Зур аудиториягә беренче җырла­вым шулай булды.

Ә 70нче елларда Казанда Спорт сарае салдылар. Шул уңайдан дүрт көн дәвамында концертлар оештырдылар, җырларга дип мине дә чакырганнар иде. Бер-ике җырны үзем генә җырладым, аннары Илһам белән икәүләшеп тә җырладык. Концертлар беткәч, кич белән чыгабыз, таксилар әйләндереп ала. Ул вакытта чәчәкне хәзерге шикелле чат саен сатмыйлар иде бит әле, бик сирәк, тансык нәрсә иде – дефицит. Ә концерттан соң без кочак-кочак чәчәк тотып чыга торган идек. Таксистлар: “Илһам абый, Кыям абый, әйдә, утырыгыз! Чәчәк бирсәгез, төне буе йөртәбез сезне”, – дип ялыналар иде.

 

Үз гомеремдә шактый концертларда катнашкаларга, җырларга туры килде. Халык ул концертларга кызыксынып, “Илһамның абыйсы да килә, ул да җырчы икән бит!” – дип йөри торган иде.

 

Илһамның халык алдында абруе зур, татарга шул бер Илһам бит инде ул. Андый дәрәҗәләргә ирешкән кеше дә юк. Казан уртасындагы Бауман урамында иң беренче мәрмәр йолдызны аның исеменә куйдылар. Татарстанның үз ордены да иң беренче аңа бирелде. Нинди генә исемнәре юк – Татарстанның, Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, “Аполлон” иясе, һ.б., һ.б. Татарстанның да, Россиянең дә танылган, хөрмәтле кешесе ул, кыскасы.

 

Читкә чыгып китсәң, безнең авылны Яңа Бүләк авылы димиләр, Илһам авылы диләр. Халык биргән исем бит ул. Берсендә мәктәп директоры белән мәктәпкә төзелеш материаллары алыр­га дип Урыссуга барган идек. Барып җиттек тә, төшке ашны ашап чыгып, шуннан соң аласы әйберләребезне алып, кайтып китербез дип уйлаган идек. Ә анда башкорт вакыты буенча ике сәгать алдан ашыйлар икән! Без барып җитеп, ашап чыккалаганчы, эш вакыты чыгып, кибетләре бикләнеп беткән иде. Якын җир түгел – кире кайтып булмый, бер әби белән бабайга кереп кунарга булдык. Әби белән бабай шикләнеп калдылар булса кирәк. Мәктәп директоры телгә килеп, Яңа Бүләк авылыннан, Илһам Шакировның туган җиреннән килүебезне сөйләп китте. Мине абыйсы дип таныштырды. Хәтта паспортны да чыгарып күрсәттек. Хуҗалар: “Үз кешеләр икән бит болар!” – дип шатланышып, табыннар кордылар. Тотындылар сораштырырга. Илһам карты өчен дә, яше өчен дә бик кадерле кеше бит инде. Төнгә кадәр утырдык. Бабай сораштыра да сораштыра. Йоклыйк инде дип ялынып кына көчкә йоклап киткән идек, иртәнге өчтән тагын уяталар болар. “Торыгыз, коймак ашыйбыз”, – дип, чаж-чож коймак пешереп яталар.

 

Илһам бөтен кешене дә шулай берләштерә, һәр йөрәккә дә ачкыч ул.

 

Абыйсы буларак теләгем шул – калган гомере сау-сәламәтлек, куанычлар белән үтсен инде берүк. Тарихка кереп калган туганыбыз белән чиксез горурланабыз. Ул безнең Илһамыбыз гына түгел, бөтен халкыбызның Илһамы.


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ | 06.02.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»