поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
27.12.2017 Шоу-бизнес

Әлфис Кыямовның кызы: Әтинең туган нигезенә эзне суытмыйбыз (ФОТО)

"Сине көтәм”, “Гөлфиям”, “Туганыма” кебек популяр җырларны башкарган Әлфис Кыямовның арабыздан киткәненә инде 13 ел. Аңа нибары 44 яшь иде. Ул үзеннән истәлек итеп моңлы җырларын калдырды. Гаиләсе дә, үзе кебек, музыкага якын. Хатыны, кызы — биючеләр. Улы да талантлы.

Кызы Айгөл бүген Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Татарстанда гына түгел, бөтен Русия, чит ил буйлап гастрольләрдә йөри.
 
— Айгөл, сүзне Әлфис абыйны искә алудан башлыйк әле... 
— Әти бер мизгелгә дә онытылмый. Әни һаман да сагына, юксына. Элек бу аеруча нык сизелә иде. Әле хәзер дә, шактый еллар үткәч, үзе бу хакта әйтмәсә дә, тирән уйга батып утыруы күзәтелә. Сәхнәдә әтинең җырларын башкаручылар: “Моны Әлфис Кыямов җырлый иде. Аның истәлегенә яңгыратабыз”, — дип әйтә. Бу безне сөендерә. Аллага шөкер, онытмыйлар, гел хөрмәт белән искә алалар. 
 
— Әлфис абый үзенә “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелүен белде бит, әйеме? 
— Әйе, бу хакта хәбәрдар иде. Аңа әлеге шатлыклы вакыйганы шалтыратып әйттеләр. Әти телефонны куйды да: “Мине котларга була, исем бирделәр”, — диде. Ул мизгелләрне яхшы хәтерлим. Шуннан соң бер ай уздымы икән, әти китеп тә барды... Тантаналы рәвештә алырга өлгермәде. Әти арабыздан киткәч, исем бирелү турындагы документларын без барып алдык. 
 
— Әтиегезнең туган йортына кайтып йөрисезме? 
— Әти Башкортостанның Борай районы Бакалы авылыннан. Андагы җитәкчеләр әтинең туган нигезенә элмә такта эшләткән. “Бу йортта Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямов туган”, — дип язылган. 
 
Һәр җәй саен әни белән әтинең туган ягына кайтырга тырышабыз. Ул туган авылында җирләнгән. Каберен зиярәт кылабыз. Кызганыч, хәзер анда зур инәй (әби) дә, зур әти дә (бабай) юк, икесе дә мәрхүмнәр. Каберләре әтинеке белән янәшә. Өй бушап калгач, нишләрбез, дип борчылган идек. Әтинең бертуганы Финат абый Борай районыннан төп йортка кайтып яши башлады. Аллага шөкер, туган нигезендә каршы алучы бар, ишек гел ачык. Эзне суытмыйбыз...
 
 
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 26.12.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы