|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2017 Милләт
“Телем” диеп телгәләнде телем: Разил Вәлиев белән ӘҢГӘМӘБүген милләт язмышы турында сүз куертмаган кеше юктыр. Һәм инде без, һәрвакыттагыча, гаеплене эзли башлыйбыз, үзара талашып бетәбез. “Талашучылар” арасында үзләрен күрсәтеп калырга тырышучылар, ягъни милләт җанлы булып кыланучылар да юк түгел. Илнең иң югары судлары, хәтта халыкара судлар аша гаделлек табарга чакырулар да булды, әмма, нишләптер, үзләре бу эшкә алынмады. Монысы инде тулы бер системага каршы көрәш башларга өндәү кебек. Шәхсән, мин үзем мондый көрәшнең җиңү белән тәмамланасына ышанмыйм. “Самый справедливый суд в мире” дигәннәре кинода гына була. Инде килеп, милләт, тел язмышына кагылган мәсьәләләрне вакытында үзебез хәл итә бардыкмы, ниләр эшләп җиткермәдек һәм ни өчен? Бәлки, күбрәк шул хакта уйланып эшкә тотыныргадыр?! Парламентыбызның “милли комитеты” рәисе Разил Вәлиев белән әңгәмәбезнең максаты да “Нәрсә эшләргә?” дигән мәңгелек сорауга җавап табарга тырышу иде. Әңгәмәдәшем заманында Гаяз Исхакыйның 200 елдан соң инкыйраз фаразлавын искә төшерде. “Исхакыйның бу сүзләрен татар барыбер бетәчәк дип түгел, милләтне саклау өчен берни дә эшләмәсәк, бетәчәкбез дип аңларга кирәк, олуг шәхесебезнең фаразын безгә кисәтү дип кабул итик”, – диде ул. Шулай итеп, бүген ниләр майтара алабыз соң? Р.Вәлиев уй-ниятләрен бармак бөгә-бөгә дигәндәй санап чыкты.
Беренчедән, мәктәпләрдә барлык фәннәрне ике дәүләт телендә укыта алырлык белгечләр әзерләргә кирәк. Моның өчен милли югары уку йортыбыз булырга тиеш. Бу хакта инде күптән сөйлибез. Еллык Юлламасында Президент Рөстәм Миңнеханов та милли университет ачуны мәгариф үсешендә иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе дип бәяләде. “Анысы шулай шулаен да, тартып җибәр кураең” дигәндәй, милли университет ачу хакында сүзләр күптән йөрде, әмма якты өметләр сүздә генә калып килә. Ярый, хуш, университет ачылды да ди. Шуннан соң Разил әфәнде фикеренчә, безгә шәһәр һәм районнарда үрнәк мәктәпләр, лицей-гимназияләр ачарга кирәк. “Мин аларны, мәсәлән, “Милли мәгариф үзәге” дип атар идем”, – ди ул.
– Сезнең “милли мәгариф” дигән сүзегезне “татар мәгарифе” дип аңларгамы?
– Әйе, беренче чиратта татарны күз алдында тотам. Урыс теленә бүгенгә бернинди бетү куркынычы да янамый. Шул ук вакытта, башка милләт халыклары тупланып яшәгән районнарда, мәсәлән, чуаш, мари, удмурт мәгариф үзәкләре дә ачарга мөмкин. Түбән Камада чуаш гимназиясе бар инде. Ата-аналар әлеге үзәкләргә балаларын бирергә атлыгып торсын. Моның өчен мәгариф үзәге заманча уку йорты булырга тиеш. Ягъни техник җиһазланудан башлап, иң камил, заманча укыту методикасы, шунда ук сәнгать, спорт, музыка мәктәбе булган бу үзәк – бөтен мәктәпләр өчен бер өлгегә әйләнергә, анда башка мәктәпләрдән укытучылар да килеп осталыкларын арттырырга тиеш.
– Сөйләгәннәрегез бераз тормышка ашмастай хыялны хәтерләтә.
– Хыял – әйбәт нәрсә, бөтен эшнең башы ул. Мин әле балалар телевидениесе булдырырга да кирәк дим. Тәүлеккә уникеме, ундүрт сәгатьме эшләсен иде ул. Тапшырулар, дөнья буйлап таралган татарны, ягъни җирле вакытны исәпкә алып, балалар карый торган вакытта эфирга чыгарга тиеш.
– Сез аерым студия ачуны күз алдында тотасызмы?
– Аерым булса әйбәт. Әлбәттә, беренче вакытларда балалар телевидениесе бүген эшләп килүче телекомпанияләр канаты астында эшләп китәргә мөмкин.
– Ә кадрларны каян алырга?
– Монысы да – бик җитди мәсьәлә. Бүген телевидениедә генә түгел, бөтен өлкәләрдә дә милли кадрларга кытлык. Әмма, теге юк, бу юк, дип утыра алмыйбыз бит инде. Кадрларны үзебезгә әзерләргә кирәк.
Аннан соң бүген үсмерләр генә түгел, балаларның да күбесе интернетта утыра. Шуңа күрә балалар телевидениесен интернет вариантта башларга кирәк түгел микән дип тә уйлыйм. Аннан соң кабельле, иярченле телевидениегә күчәргә мөмкин. Балалар өчен тапшыруларны бөтен татар дөньясы карарга тиеш.
Разил әфәнденең әйткәннәрен тормышка ашырып булыр микән соң? Бөтен татар дөньясына ни йөзебез белән чыгарбыз? Бүген балалар егылып карарлык тапшыруларыбыз, мультфильмнарыбыз да юк, нәфис фильмнар турында авыз ачып сүз әйтергә дә уңайсыз. Милләт язмышы турында сөйләгәндә зур мәсьәләләр, вак мәсьәләләр була алмый. Ярый инде, балалар телевидениесе барлыкка китерү зур хезмәт сорый. Ә менә балалар өчен рәсемле-бизәкле, эчтәлеге белән сабыйлар рухына туры килерлек китапларыбыз кайда? Дөрес, алар бар, әмма балалар дөньясы өчен кызыклылары бик аз. Мин, беренчедән, эчтәлекләре һәм бизәлешләре ягыннан шаккатарлык булмауларын күз алдында тотам. Икенчедән, хәзер, мәсәлән, балалар өчен урыс телендә нинди генә китаплар чыкмый! Төймәгә басасың – китап телгә килә: әкият геройлары сөйли, җырлый. Хәтта хәреф танырга өйрәтүче китаплар да аудио, ягъни сөйли торган. Мондыйларын татарча чыгарып булмый микәнни?
Уйларымны әңгәмәдәшемә дә әйттем һәм фикердәш икәнлегебезне белеп, куанып та куйдым. Әле Разил әфәнде үзе дә бер гыйбрәтле хәлне телгә алды. Түбән Камада Ирек Гайнелмөхәммәтов дигән бер егет татарча сөйли торган уенчыклар ясаган. Шуларны күпләп эшләтү өчен кайларга гына бармаган, кемнәргә генә кермәгән, әмма хуплаучы, ярдәм итәргә теләүче табылмаган. Милләт язмышына кагылышлы һәр гамәл дәүләт дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш, әмма хакимиятнең төрле баскычларында утыручылар арасында, йомшак кына әйткәндә, үзләренә җаваплылык алырга бик атлыгып тормаучылар да шактый очрый. Алай гына да түгел, өстән килгән фәрманны үтәмәс өчен кырыкмаса-кырык сылтау табарга остарганнар да шактый. Чөнки ялгыш адым ясасаң, урыныңнан очарга мөмкинсең. Чапкан кеше генә сөрлегә шул ул, димәк, абынып егылмас өчен, шуышып яшәү әйбәт.
Без Разил Исмәгыйль улы белән тел, милләт язмышы хакында еш сөйләшәбез. Һәр очрашуда бер үк сораулар яңадан калкып чыга. Шуларның берсе – “татар теле нәрсәгә кирәк?” дигәне.
Бу сорауны ата-аналарга бирсәң, ике кешенең берсе йә: “Татар теле белән ерак китеп булмый”, – диячәк, йә дәшми калачак. Туган телебезнең абруе югала баруга ата-аналар үзләре дә һәм татар телен дәүләт дәрәҗәсендә кирәкле тел итә алмаган “җаваплы иптәшләр” дә гаепле. Бер уйлаганда, “дәүләт телен белү кирәкме-юкмы?” дигән сорау, гомумән, туарга тиеш, түгел. Бу инде “ике икең – дүрт” кебек кабул ителергә тиеш. Әмма шул ук вакытта, бер яктан безне Мәскәү талкый, икенче яктан үзебез үк икенче дәүләт телен санга сукмыйбыз. Разил әфәнде, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр ике дәүләт телен һичшиксез белергә тиеш, ди. Моны инде ул ничә еллар парламентта әйтә килә. Эшендә ике дәүләт телен дә кулланган хезмәткәрләргә өстәмә түләү мәсьәләсен дә күтәргән иде. Тик дәррәү хуплаучы гына булмады. Бит телләр турында законыбыз да, һәм закон нигезендә кабул ителгән программабыз да татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинлек бирә. Әмма инде менә чирек гасыр ике каен арасында буталып йөрибез. Обидно, кәнишне. Бер уйлаганда, мәсәлән, зур залларда узган җыелышлар вакытында синхрон тәрҗемә булырга тиешлеге акка кара белән язылган. Без бу хокуктан файдаланмыйбыз гына түгел, файдаланырга теләмибез. Район күләмендәге җыелышларда өлкән агай телендә вата-сындыра чыгыш ясауны артыграк күрәбез.
Җыелышны ике телдә алып бару кирәклеге турында җирле депутатлардан берсенең авыз ачып сүз әйткәне бармы? Ике дәүләт теле өчен дә бердәй шартлар тудырылган бердәнбер урын – Татарстан Дәүләт Советының утырышлар залы. Әле анда да күпчелекне тәшкил иткән татар депутатлар үз телләреннән үзләре ояла кебек. Президент, Премьер-министр уздырган җыелышлар нигә урысча гына уза? Мондый очракларда дәүләт телләре турында закон бозыла түгелме? Р.Вәлиев әйтмешли, прокуратура кая карый? Законнарның ничек үтәлешенә нәкъ менә ул күзәтчелек итәргә тиеш бит! Прокуратурага, мөгаен, дәүләт телләре турындагы закон бозылу хакында бернинди хат-хәбәр кергәне юктыр. Ә менә татар теле тирәсендә ыгы-зыгы купкач, иҗтимагый оешмалар, аерым кешеләр, чит илләрдә яшәүче кардәшләребез хокук органнарына, Россия җитәкчелегенә туган телебезне яклап хат-шикаятьләр язды. Әмма Р.Вәлиев әйтмешли: “Мәскәүнең бер күзе сукыр, бер колагы чукрак” дигән фикер калды. Чөнки Мәскәү бер якны гына ишетте, бер якны гына күрде. Интернетта исә татар халкына нинди генә мәсхәрәле сүзләр язмадылар, тулы бер милләттән, аның теленнән көлделәр һәм... җаваплы органнар милләтара ызгыш чыгаруда берәүне дә гаепләмәделәр”.
– Ә бит Дәүсовет утырышында республика прокуроры, үзара ызгыш чыгарырга омтылучыны, кем булуына карамастан, җавапка тартачакбыз, дигәнрәк сүзләр әйткән иде.
– Утырыштан соң мин прокурорга хат белән мөрәҗәгать иткән идем. Нигә Сез Россия законнары белән генә эш итәсез, нигә Татарстан законнарын исәпкә алмыйсыз? Хәтта Россиянең мәгариф турындагы законында да “милли республикаларда туган телне өйрәнү, укыту шул республика законнары белән көйләнә” дип язылган, дидем. Аннан соң 2004 елда Россия Конституция Суды карарын да исләренә төшердем. Карар Татарстанда татар һәм рус телләренең, дәүләт теле буларак, бертигез күләмдә укытылуы, Россия Конституциясенә каршы килмәве турында иде. Миңа читләтеп, шомартып кына җавап бирделәр, янәсе, без федераль мәгариф стандартлары буенча гына укытырга тиеш.
– Разил туган, Россия Мәгариф министрлыгы эшләгән стандартлар Федераль законнардан да, хәтта Конституциядән дә өстенмени?
– Законнар өстен, билгеле.
– Инде нишләргә, тел белән барып терәлдекме?
– Беренчедән, парламент Россия Мәгариф министрлыгына туктаусыз мөрәҗәгать итәргә һәм мәгариф стандартларына дәүләт телләрен өйрәнүнең мәҗбүрилеге турында өстәмә кертүне таләп итәргә тиеш.
Бу мәсьәләдә Россия Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар да үз сүзләрен әйтсеннәр иде. Иң кызыгы, әллә кызганычымы, “татар телен өйрәнү ирекле” дигән сүзләр бер генә законда да юк бит. Аннан соң Конституциядә “мәҗбүри урта белем бирү” дигән сүзләр бар, димәк, мәҗбүрилеккә татар телен укыту да керергә тиештер бит инде?
Аннан соң бернинди мантыйкка да сыймый торган бер мәсьәлә бар әле. Ил җитәкчесе туган тел булмаган телләрне мәҗбүри укыту дөрес түгел, ди. Алайса ни өчен инглиз, француз, кытай, шул ук рус телен өйрәнү мәҗбүри? Алар бит, мәсәлән, минем өчен туган тел түгел. Прокуратура ни өчен Президентның бу күрсәтмәсенә игътибар итми? Тел мәсьәләсе, гомумән, хокук саклау органнары катнашында болай тупас хәл ителергә тиеш түгел иде.
Разил Вәлиев бөтен уй-фикерләрен туплап, тәкъдимнәр белән республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итмәкче. Әмма иң элек ел башында ук төрле министрлык һәм прокуратура вәкилләрен, галимнәрне, югары уку йортлары һәм район җитәкчеләрен җыеп, Дәүләт Советында зур утырыш уздырмакчы. “Мөрәҗәгать ордым-бәрдем генә булмасын, без халык фикерен исәпкә алырга тиеш”, – ди ул. Бу язманың максаты да җитәкчелек белән сөйләшүгә халыкны тарту иде. Татар теленең киләчәген кайгырткан конкрет уй-фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне йә редакциягә, йә Дәүләт Советына юллый аласыз.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|