|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2017 Шоу-бизнес
Резеда Ганиуллина: Табиб "Сезнең яшисегез киләме?" дип сорадыҖырчы, биюче Резеда Ганиуллина Интернетта “дүрт көнгә беренче тапкыр ашавым” дигән язма элеп куйган. – 17 декабрь көнне кичке сәгать унберенче яртыда бик каты ашказаны өлеше авырта башлады. “Берәр кирәкмәгән әйбер ашап, агуландым”, дип уйладым. Үтми дә үтми. Авыртуга чыдый алмагач, сәгать төнге беренче яртыда үз гомеремә беренче тапкыр ашыгыч ярдәм чакырдым. Авыртуны баса торган укол ясадылар, дарулар яздылар. Төн буе йоклый алмадым. Гәүдәмне урынга ничек кенә куйсам да авырта, тәнем кыза, күңел болгана. Шулай йокы аралаш йөреп, сәгать 9да, ниһаять, йоклап киткәнмен. Күп тә үтмәде, сәгать 11дә тагын эч авыртудан уянып киттем. Бу юлы авырту аскарак төшкән иде. Аппетит юк, ашау түгел, су да эчеп булмый. Шулай итеп ул көнне дә үткәрдем. Өченче көнгә уянгач, һаман авырту барлыгын тойдым. Менә шул вакытта “авыррак диагноз түгелме икән?” дигән шик туды. УЗИга язылдым. “Снимок”лар белән тиз генә хирургка җибәрделәр һәм “острый аппендицит” дигән диагноз куйдылар. Ашыгыч рәвештә операция! Мин елый башладым, чөнки минем өчен көтелмәгән әйбер иде. Өйдән операциягә дип әзерләнеп чыгып китмәгән идем бит, - дип сөйләгән җырчы Акчарлак газетасына.
Әле үземчә кабат тикшерүләрен сорыйм. Врачның җавабы кыска булды: “Сезнең яшисегез киләме?” – дип сорады. Шунда мин эшнең җитди икәнен аңлап алдым. Ашыгыч рәвештә РКБга алып киттеләр. Бөтен кирәкле анализларны биргәч, операция ясадылар.
--- |
Иң күп укылган
|