поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.12.2017 Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең сеңлесе: «Күлмәгеңә синең тән җылың, тәмле исең һәм тамашачыларың мәхәббәте сеңгән»

Хәния Фәрхинең арабыздан вакытсыз китеп баруы безгә – тамашачыларына бик авыр булды. Ә якыннарына бу кайгыны кичерү ничек булганын бер Ходай гына белә.

Фирүзә Ибәтуллина – Хәния Фәрхинең бердәнбер сеңлесе. Тәтешледә яши, өч бала анасы. Ул да, апасы кебек матур тавышлы, районда узган барлык чараларны алып бараучы. Ул язган хикәя, шигырьләренең саны бихисап. Фируза ханымның тавышы гына түгел, тышкы кыяфәте, буй-сыны да Хәния Фәрхигә охшаган. “Апам белән икебез дә киң күңелле кешеләр без. Мин әзрәк таләпчәнрәк, ә ул артык йомшак иде. Тормыш ничек бар – аны шулай кабул итәбез. Беркайчан да беркемне дә кире какмыйбыз. Бу сыйфатны кемдер уңай дияр, әмма бу тормышта бераз катырак булу да кирәктер”, - дигән иде Фируза ханым кайчандыр интервью вакытында.
 
Фирүзә Ибәтуллина көн дә диярлек “В контакте” социаль челтәрендә, көндәлек битенә язып куйган кебек, уй-кичерешләрен язып калдыра.
 
“Апау, җаным! Нигәдер бүген бөтенләй авыр әле. Йөрәгемнең ярасы көннән-көн тирәнәя генә бара. “Авыр чаклар бик күп була, түзәргә кирәк, балам”, - дип, каршымда җырлап торасың төсле. Әмма йөрәккә боерып булмый. Сине сагынуым чикләрдән ашып бара.
 
Бүген бездә концерт, җырларга кирәк. Ә минем үксеп-үксеп елыйсым гына килеп тора. Көч-көдрәтеңне күкләрдән миңа җибәр әле, алтыным. Гаиләм өчен миңа көчле булырга кирәк. Ә син минем гаиләмне бик ярата идең. Хәтереңдәме, Илшатның (Фирүзәнең тормыш иптәше) 45 яшенә “Син дөньяда яши дисәләр” җырын  бүләк иткән идең?! Шуннан соң ул җыр безнең гаиләбезнең гимна әверелде”.
 
 
“Татар җыры”на кайсы җырыңны сайладың, алтыным? Ел да миңа аны фестиваль алдыннан телефон аша җырлап күрсәтә идең. Анда киясе яңа күлмәгеңне фотога төшереп җибәрә идең. “Татар җыры” җиткән көннәрдә күңел синең шалтыратуыңны көтте...”
 
“Апау, апау, син яратып кия торган, асылташлардан гына торган, күз явын алырдай  күлмәгеңне районыбыз музеена куерга алып кайткан идем. Синең яратканың – кызым Галиям киеп карады. Аңа да бик килешә, күлмәгеңне кигәч тагы да ныграк сиңа охшап китте. Күлмәгеңдә синең тән җылың, тәмле исең һәм тамашачыларың мәхәббәте сеңгән”.
 
 
“Эх, алтыным минем! Бер генә сәгатькә кайтсаңчы, күз нурым, газизем минем. Син бит бик көчле идең! Нигә соң кайтмас җирләргә киттең син?”
“Белмисеңдер, син киткәннән бирле югалтуга ничек түзгәнемне!
 
Нигә һаман онытмыйсың диеп, өзгәннәрен минем үзәгемне!
 
Күрмиләр бит алар, синең белән мине бәйләп торган җепләр барын. Аңламыйлар, серләремне сөйләр башка кеше булмаячак тагын...”

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 22.12.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»