поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.02.2010 Мәгариф

БЕР ТЕМАГА – ИКЕ ХАТ

Укытучыны тәпәләүдән кайчан туктарлар?

 

 Ниһаять, яши торгач Укытучы елына да аяк бастык. Тормыш, уңай якка үзгәреп, бераз җиңеләерме, әллә инде бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр тагын да күбәеп, кәгазь боткасына күмелеп калырбызмы? Анысын әлегә белгән юк. Хәерчегә җил каршы диләр, дөрес икән. Аңнарына килеп, гомергә бер тапкыр укытучы елы игълан иттеләр, анысы да кризиска туры килде. Димәк, акча артулар булмаячак. Монысын инде ачыктан-ачык белгертеп куйдылар. Шулай булгач, яшәү рәвешебез үзгәрмәячәк. Өскә иске пәлтә, башка ямшәйгән бүрек киеп, нанотехнологияләр заманы өчен конкурентлыкка сәләтле шәхесләр әзерләп чыгарырга тиеш булачакбыз. Аллага тапшырдык инде. Гомер бакый шулай булды.

 

Русия мәктәпләре өчен башта матур әкият-реформа уйлап чыгаралар, аннан ул әкияткә үзләре дә сабыйларча куана, ышана башлыйлар. Аннан... нишләп бездә иң надан, иң чирле балалар икән дип җилкә сикертәләр. Мәктәпнең реформалардан, үзгәртеп корулардан айныганы да юк. Нинди генә яңгыравыклы исемле үзгәртеп корулар үткәрелмәде инде соңгы елларда. Башта укытуны дифференцияләштердек, аннан инновацион эшчәнлеккә керештек, соңрак укыту процессын информатизацияләргә, модернизацияләргә тотындык. Алар гына аз тоелды күрәсең, мәктәпләрне "реструктурлаштыру", "оптимальләштерү" башланды. Тестлар белән балалар башын катырдык. Телебезне бетерү өчен эшләнгән БДИга килеп каптык. Һаман нидер җитми, һаман нәрсәдер уйлап чыгарып торалар.

 

2009 елның 5 декабрь санында Л.Сөнгатуллинаның "Кемнәр алар "яңа укытучылар"?" дигән мәкаләсен укыгач, шаклар катып утырдым. Имеш, мәктәпләргә махсус тестлар ярдәмендә иң көчле укытучыларны гына сайлап ала башлаячаклар икән. "Аттестация узу гына җитмәгән, инде укытучының һөнәри яраклылыгын тикшерү өчен имтихан да алалар. Кемнәрдән диген?! Бүтән җирдә эш таба алмаганлыктан, 5-6 мең сумга риза булып, салкын мәктәпләрдә эшләп ятучы хатын-кызлардан. Шулай дими хәл юк, чөнки ир заты бөтенләй булмаган мәктәпләр бар хәзер. Педагогика вузларын тәмамлаучыларның яртысыннан күбрәге мәктәпкә аяк та басып карамый. Чарасызлыктан эшли башлаганнарының да күбесе бер ел эчендә акчалырак эшкә качып бетә. Шулай булгач, бүген укытучыны мәктәптән җибәрү турында түгел, ә мәктәпкә китерү турында уйларга кирәк. Моны исә укытучы һөнәрен дәрәҗәле һәм акчалы итү юлы белән генә хәл итеп була.

 

Укытучы җәмгыятьнең дәрәҗәле кешесенә әйләнеп, иномаркасына утырып мәктәбенә килсә, айга ике тапкыр театрга, бер тапкыр ресторанга кереп чыгарлык акчасы калса һәм елына бер тапкыр чит илләрне күреп кайта алса, яшь кадрларның күпмеседер мәктәпкә килергә дә мөмкин.

 

Ә инде иң яхшы укытучыларны билгеләү өчен укучылар арасында анкета тутырту иң мәгънәсез һәм әхлаксыз гамәл булачак. Укытучылар белән "саубуллашуның" кешелеклерәк юллары да бар бит. Ул болай да җәмгыятьнең иң хокуксыз, иң мескен катлавы. Ул көн саен, сәгать саен тикшерү астында. Аның дәресенә теләсә кайсы вакытта әле директор, әле завуч бәреп килеп керә. Ул керүләрнең берсе дә укытучының һөнәри осталыгын үстерү өчен эшләнми. Аның җелеген суыру, эштән гайрәтен чигерү, каршы сүз әйтмәсен дип авызын томалау өчен эшләнә. Укытучының дәресен кирәк булса, күкләргә күтәреп мактап, кирәк булмаса идәнгә салып таптап була. Аның өчен әллә ни акыллылык һәм белем кирәкми. Завучка ялагайланып, "ә" дигәненә "җә" дип торучылар яхшы укытучы исәпләнә, аларга премиясе дә, грамотасы да бирелә. Премия дигәннән, яңача түләү башлангач, хезмәт хыкының зур өлешен премия алып торачак икән. Әгәр телеңне тешләбрәк йөрсәң, директорның күзенә карап торсаң, премия эләгәчәк, койрык болгамасаң, шымытыр тотып калачаксың дигән сүз. Җан башыннан яңача түли башлау сәясәте дә укытучы кавемен яңача төп башына утырту галәмәте булмагае. Гаҗәпләнәсе юк, хәзер хәтта укытучыларга штраф салу нормаларын да эшләп яталар икән. Уку планын үтәмәгән өчен "Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертелгән төзәтмәләр" нигезендә (2009 елның 1 декабре) директор һәм укытучыларга 20 меңнән 40 мең (!) сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр. Димәк, айлар буе бәрәңге басуында яңгырдан, салкыннан күшегеп йөргән мөгаллимнәргә дәресләрен укытмаган өчен акча түләтергә җыеналар. Ачуыңнан шартларсың, валлаһи!

 

Түләттерә алмаячаклар! Укытучылар ул үткәрелмәгән дәресләрне журналга үткәрелгән кебек язып баралар. Монда укытучының бер гаебе дә юк. Ялган, күз буяу, шомарту өстән кушу буенча эшләнелә. Үткәрелмәгән түгәрәкләр үткәрелде дип языла, булмаган чараларга хисап бирелә, "галочка" өчен генә җыелышлар, киңәшмәләр уза. Мәктәп изге урын булудан, әдәп-әхлак үзәге булудан туктап, алдашу, икейөзлелек, әхлаксызлык оясына әйләнеп бара. Ел саен укытучы өстендә эксперимент үткәргәннән тормыш яхшырмаячак, тәрбияле балалар үсмәячәк. Чөнки ришвәткә кереп баткан илнең мәктәпләрне кирәкле уку әсбаплары, спорт җиһазлары, балаларны тукландыру белән тәэмин итәрлек хәле дә, теләге дә юк. Аның төп игътибары көндәлек күңел ачулар үткәрү, берсеннән-берсе азгынрак шоулар, тапшырулар оештыру, җыр-бию тамашалары уздырудан гыйбарәт.

 

Русия халкын кичекмәстән укыта һәм дәвалый башларга кирәк. Шунсыз илнең икътисадый үсеше була алмый. Безнең ил инде күптән алдынгы илләрнең арзанлы чимал базасына әйләнеп бетте. Мондый илдә балаларның миллионлап сукбайлыкта йөрүе, меңәрләп ятим калуы, фахишәлек, наркоманлык чәчәк ату гадәти хәл исәпләнә. Бүгенге мәктәп балалары чәчләр үрә торырлык җинаятьләр кылалар, үзләре дә коточкыч көчләүләргә дучар ителәләр.

 

Яза китсәң, язарлык нәрсәләр күп инде ул. Мин Л.Сөнгатуллина мәкаләсе уңаеннан кулыма каләм алган идем. Шуңа кире кайтып, сүземне түгәрәклим әле. Мин аның мәкаләсендәге "тыныч кына пенсиягә китәсебез бар" дигән ике укытучы кебек кача-поса гына әйтмәдем инде. Аллага тапшырдык, минем дә пенсиягә озак калмады, югыйсә. Әнә шул кача-поса яшәгәнгә, сүзен әйтергә курыкканга күрә дәрәҗәсе юк укытучының. Бәлки, тест сынауларын узып, мәктәпкә килгән "яңа укытучылар" кыюлык күрсәтеп, күптән көтелгән үзгәрешләрне кертерләр? Тик бу сәләтле мөгаллимнәр ышанычны аклап, биш елдан кандидатлык, ун елдан докторлык диссертациясе якларга тиеш булалар икән бит әле. Шаккаттыгызмы?! Хет үтерегез, ләкин мин үзем идән сайгаклары череп беткән авыл мәктәбендә фән докторының эшләп ятуына ышана алмыйм.

 

 Фәрит ВАФИН,

Арча районы,

Яңа Кенәр авылы.

(“Татарстан яшьләре”, 4 февраль)

 

 

2010 – укытучыларны кимсетү елы

 

Укытучылар елын игълан итүне түземсезлек белән көтүчеләр укытучылар диеп әйтсәм ялгыш булмас. Һәркем үзенчә күз алдына китерде – укытучылар елын. Шулай да бер фикер барлык укытучыларның да бер булды – нихаять хезмәт хакы артачак!

 

Килде ул ел. Ләкин без, укытучылар хыялланганча түгел, ә бөтенләй күз алдына да, хаттә уйга да килмәгән яңалыклары белән килде – укытучылар елы. Дөрес, президентларыбыз телевизордан укытучыларның дәрәҗәсен күтәрәчәкбез диеп сөйләделәр. Татарстан президенты исә Рәсәйнекеннән дә арттырып җибәрде, янәсе ел азагында бик күп грантлар өләшәчәкләр. Ә аңа кадәр мөгаллимнәрне нәрсә көтә соң?

 

Укытучылар елына әзерләнгән программага күз салу белән чәчләрем үрә торды. Андагы конкурслар, андагы тикшерүләр... Хәер барысына да тәфсилләп тукталыйк әле.

 

Инде Рәсәйдә берничә ел рәттән һәр елга нинди дә булса атама бирү гадәти уенга әйләнеп бара дисәм дә ялгыш булмас. Ничек кенә атамадык елларны. Һәм һәр ел үз атамасына тугры “эшләде”. Соңгы ике елны гына искә төшерү дә бик җиткән. Шәфкатьлелек елында күпме ярдәмгә мохтаҗларга булыштык. Марафоннар, акцияләр уздырып акчалар җыйдык. Картлар һәм ятимнәр йортларына булыштык. Йөзләгән чаралар уздырдык. Һәм әлбәттә укытучылар биредә дә төп булышчылар булып калды. Тәрбия сәгатьләре, төрледән төрле чараларда катнашу (бигрәк тә авыл җирлекләрендә) укытучыларга һәм укучыларга йөкләнде.

 

Спорт елында исә тагы да җәелебрәк киттек. Барлык тупланган акчаларыбыз Универсиада һәм Сочига китеп барды. Һәм моны матур гына кризиска сылтап куйдык. Нинди кризис икән ул, шул хәтле спорт сарайлары торгыза алгач. Кризисның төп чыганагы да менә шул спорт мәйданчыклары инде ул. Хәер, сүзем спорт елы турында иде. Рәхәтләндек бу елны сәламәтлегебезне ныгытып. Район үзәкләрендә, авыллларда барлык спорт уеннарына укучылар һәм шул ук укытучылар тартылды. Максатыбызга ирештек. Отчетларыбыз әйбәт.

 

Ә укытучылар елында – укытучыларның дәрәҗәсен кем күтәрер икән. Мин беләм. Әйе, сез хаклы – син үзең хөрмәтле укытучым. Төрледән-төрле конкурсларда катнашасың. Соңгы технологияләр кулланып югары дәрәҗәдә дәресләр укытасың, спорт ярышларында актив катнашасың. Шуның өстенә синең белем дәрәҗәңне дә тикшертәсе бар әле. Тестларга җаваплар бирәсең бар. Бердәм Дәүләт имтиханын да тапшырырга оныта күрмә. Әле синең турында укучылардан яздырган анкеталар ярдәмендә белешмәләр дә туплап куячаклар. Менә шул сират күперен уңышлы узганнарга – оҗмах булачак. Ә калганнар рәхим итеп тәмуг юлын сайлаячаклар. Сезне я булмаса штрафлар көтә, я булмаса эштән китүне таләп итәчәкләр. Менә сезгә югары хезмәт хакы һәм дәрәҗә.

 

Ә шулай да грант алырга хыялланучы укытучы буларак миңа нәрсәләр эшләргә туры киләчәк соң. Әлбәттә балаларга белем һәм тәрбия бирүне ташлап, барлык вакытны һәм көчне конкурсларга бирергә туры киләчәк. Ә нигә укытып яфаланырга, хәзер укытучының хезмәте грамоталар һәм дипломнар белән бәяләнә бит. Ә белем сыйфатын журналга ясап кую авырмы инде. Аңа биш минут вакыт җитә. БДИны да акчага эшләп була. Хәер аның диплом, грамоталарын да танышлар аша ясатырга авыр түгел. Хәзер бит район конкурсларында, олимпиадаларда укучың беренче урын алса, үзең грамота сатып аласың да тиешле текстын язып мәгариф бүлегеннән кул куйдыртасың. Менә шулай партфолио туплап, ел азагында, бәлки нинди дә булса грантка да ия булырсың. Ә аңа кадәр бу грант акчаңның яртысын туздырып та бетерәсең әле. Әнә мин технология фәне буенча бер укучы белән районда беренче урын алу өчен 500 сум акчамны сарыф иттем. Безнең проект эшебез шул бәягә төште. Аннан икенче проект (республика олимпиадасы) эшли башладык. Анысы исә 800 сум булды. Нәрсә өчен – үзем дә аңламыйм. Бүгенге көнгә кулымда грамота да юк бит минем. Менә шулай һәр конкурска катнашу өчен укытучының кесәсеннән 100 сумнан алып 1000 сумга кадәр акча чыга. Әнә “Фестиваль педагогических идей” сайтында дәрес эшкәртмәсен бастыру һәм аннан сертификат алу 600 сум тора. Менә шулай укытучы үз дәрәҗәсен, үз акчасына алган грамота һәм дипломнар белән күтәрә дә инде.

 

Ә бит боларның барысы да соңгы берничә елда күзәтелә инде. Ничек кенә укытучыларны тикшермиләр. Нинди генә экспериментлар уздырмыйлар мәктәпләрдә. Ә гади генә - барлык укытучыларның хыялларын тормышка ашыра алмыйлар. Хезмәт хаклары кимендә 15000 булса да укытучы канатланып эшләячәк. Бүгенге көндәге уртача 6000 сум акчага эшләгән, берничә ел инде кигән кофтасы, сүтелгән аяк киемле укытучының дәрәҗәсе, бу конкурслар белән генә бер кайчан да күтәрелмәячәк. Атна саен булса да яңа киемнән килгән, кул астында гына ноутбугы булган, үз фатирында торучы укытучының дәрәҗәсе югары булачак. Әлбәттә бу үтәлмәс хыяллар гына шул.

 

Ниндидер грантлар өләшкәнче укытучылар елында социаль ипотекада чиратта торучы укытучыларга (беренчел кертемен исәпкә алмый) фатирлар бирсәләр күпкә уңышлы булыр иде. Аз күләмдә ир-ат укытучылар (гаилә башлыклары) мәктәптә эшли. Алар да фатирга чиратта тора, һич югында хакимиятебез андыйларга булса да ярдәм итсен иде.

 

Шулай итеп укытучылар елының икенче ае тәмамланып килә инде. әлегә бер нинди дә чаралар узган юк. Дөрес, укытучылар елын ачу тантаналары булып узды узуын. Белмим кайда ничек булгандыр, бездәгесендә мәдәният сараена чакырылган укытучыларны уртача 100 сумлык чәчәк бәйләме белән зурладылар! Хәер укучылар катнашында әзерләнгән концертны да карадылар икән. Укытучыга аннан да зур бүләк булуы мөмкин түгел шул. Бу бит сиңа “Татар җыры” да, тән күрсәтү чаралары түгел. Бездә андый чараларга әллә нинди спонсорлар табыла. Ә хәерче укытучы кемгә кирәк ул?!

 

Хәлим Әлимов,

Кеше фатирында яшәүче, ике бала әтисе,

хәерче укытучы хезмәт хакына көн күрүче.



Матбугат.ру
№ | 08.02.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»