поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 03 Декабрь
  • Николай Юкачев (1956-2009) - актер
  • Алсу Хисамиева - җырчы
  • Салих Сәйдәшев (1900-1954) - композитор
  • Муса Акъегет (1864-1923) - язучы
  • Әхмәт Ерикәй (1902-1967) - шагыйрь
  • Фәнил Мансуров (1931-1995) - язучы
  • Шамил Идиатуллин - язучы
  • Данил Фәйзуллин - хоккейчы
  • Гыйбадулла Алпаров (1888–1936) - галим
  • Габделрәүф Ниязбаев (1881–1920) - драматург
  • Нәүфәл Адылов (1932–2004) - скульптор
  • Гайшә Рахманкулова (1913–1991) - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
20.12.2017 Мәдәният

Тинчурин театрында зур премьера көтелә (ФОТО)

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Яңа елга яңа спектакль белән керә. 2018 елның 5 гыйнварында 12.00 һәм 17.00 сәгатьләрдә Тинчурин театры сәхнәсендә күренекле татар классигы Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле премьерасы була.

Спектакльнең жанры – комедия-буфф. Комедия-буфф латинчадан “шуклык, уен-көлке” дигәнне аңлата. Әлеге демократик театраль жанр үз эченә музыка,  җыр-бию һәм комедияне берләштерә. 
 
 
Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов. Спектакльдә театрның яшь артистлары Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин,  Айдар Фәтхрахманов катнаша.
 
 
Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре тулы көченә бара. Әзерлек сәхнәдә генә түгел, цехларда да гөрли: киемнәр тегелә, декорацияләр эшләнелә. 
 
 
 “Әгәр дә хатыны ирен алдарга теләсә, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән  арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып  йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта. Нишлисең бит, Гөлшаян бик тә чибәр булганга, барысы да аны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Бу Әхмәтне көнләштерә һәм хатын аның бу начар гадәте белән көрәшергә мәҗбүр була. 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 20.12.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе