|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2017 Мәгариф
Татарстанда укучыларның кышкы каникулы күпме дәвам итәчәге билгеле булдыТатарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникулы 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима бу хакта бүген Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте. Бу хакта "Татар-информ" яза.
"Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык мәктәпләрдә кышкы каникулны 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр уздырырга рекомендация бирә. Алар ике атна дәвам итәчәк", – диде Лариса Сулима. Шулай да, аның әйтүенчә, кайбер белем бирү учреждениеләрендә каникул 2-3 көнгә соңрак та башланырга мөмкин. Бу мәсьәлә алар карамагында.
Лариса Сулима каникул чорында республиканың 31 районында 290 мәктәп яны лагере эше оештырылачагын, аларның 10478 балага исәпләнгәнен әйтте.
--- |
Иң күп укылган
|