поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.12.2017 Җәмгыять

Пенсияне исәпләүдә үзгәрешләр көтелә

“Иминият пенсияләре турында”гы законга төзәтмәләр кертелгәннән соң, киләсе елның 1 гыйнварыннан эшләүче пенсионерлар өчен пенсия исәпләүдә үзгәрешләр көтелә. Бу юлы сөенерлек сәбәп бар. Эштән киткән очракта пенсионерларның акчалары индексацияләнеп, сизелерлек артачак.

Бу хакта Татарстан пенсия фонды бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсендә әйдәп баручы белгеч Галина Габдерәшитова хәбәр итте.
Билгеле булганча, эшләүче пенсионерларга 2016-2017 елларда индексация ясалмады. Шулай да эштән киткән очракта бу акчаларны алу мөмкинлеге бирелде. Моңа кадәр гамәлдә булган закон нигезендә пенсионер эштән киткәч,  документларын теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә тапшырганнан соң, индексацияләнгән сумманы бары өч ай узгач кына алырга хокуклы иде. Әйтик, кеше май аеннан эштән китте ди, арттырылган пенсияне бары (июнь, июль, август) сентябрь аеннан гына ала башлаячак. Бу өч ай өчен индексация ясалмый.
 
2018 елдан яңа закон нигезендә пенсионер эштән китүгә киләсе айдан ук индексацияләнгән пенсия ала башлаячак. Әйтик, май аенда эштән азат ителгән очракта, июнь аенда ук узган ике ел өчен (2016, 2017 еллар) пенсиясен арттырып бирәчәкләр. Суммага килгәндә, бу индексация процентларына һәм һәр кешенең пенсиясе күләменә бәйле. Ничек кенә булмасын,  пенсионерларның акчасы сизелерлек артачак, дип ышандыра пенсия фонды хезмәткәрләре.
 
Тагын бер яңалык бар. Әйткәнебезчә, элек документлар тапшырганнан соң өч айдан соң гына үзгәртелгән пенсия түләнә башласа һәм бу өч ай өчен индексация ясалмаса, хәзер бу кагыйдәгә дә үзгәрешләр кертелә. 2017 елның азагында эштән китүчеләр өчен бу хәбәр аеруча отышлы. Быел индексацияләнү турында карар чыгып өлгермәгән пенсионерлар, 2018 елда өч ай өчен дә индексацияләнгән пенсия алачак. Мәсәлән, 2017 елның ноябрь, декабрендә эштән киткән пенсионерлар быел гамәлдә булган закон нигезендә индексацияләнгән сумманы өч айдан соң, киләсе елда гына алачак.
 
Яңа закон буенча, аларга пенсия өч ай өчен дә арттырып түләнәчәк. Әйтик, эштән китү вакыты ноябрьдә, индексацияләнгән иминият суммасын түләү турында карар чыккан вакыт – 2018 елның феврале, арттырылган сумманы мартта түләнәчәк. Ә менә бер-ике айга иртәрәк эштән киткәннәргә бу кагылмый. Быел яңача исәпләнгән пенсияләрен алып өлгергәннәргә өч ай өчен индексация каралмаган.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 18.12.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»