поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
19.12.2017 Дин

Төшенкелеккә бирелү - җинаять кылу белән тиң: җәһәннәмгә илтә

Аллаһы Тәгалә һәр кешегә җанны әманәт итеп бирде. Әманәт ул – сакларга бирелгән әйбер. Җан ул – бик кадерле нәрсә. Кеше Аллаһ биргән җанны гомере буе сакларга тиеш. Җанны саклау ул — үз-үзеңә зыян китерүче, һәлакәткә алып баручы бөтен нәрсәдән саклануны аңлата. Бу сүз үз эченә авырган вакытта дәвалануны да, машинада барганда тизлекне арттырмау­ны да һәм төшенкелеккә бирелгәч, үз-үзеңә кул салмауны да ала.

Хәзерге заманда үз–үзенә кул салучы кешеләр турында ишетергә туры килә. Аларның кайберләре асылына, кайберләре агу эчә, кайберләре үз–үзенә пычак кадый, ә кайберләре биеклектән сикереп үз–үзләренә кул салалар. Бу күренеш мәктәптә укучы балалар арасында да, кызлар һәм егетләр арасында да, шулай ук абый– апалар арасында да күзәтелә.
 
Кешенең үз-үзенә кул салуының сәбәпләре төрле. Хәзерге вакытта шуларның иң киң таралганнары: тормышның мәгънәсен таба алмау, яраткан кеше белән аерылышу, бурычка бату, эчкечлек һәм наркомания.
 
Ислам динендә үз-үзеңне үтерү — бик зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә бу гамәлне кешеләргә Коръәндә хәрәм кылды. Аллаһы Тәгалә: “Үз–үзегезне үтермәгез. Дөреслектә, Аллаһ сезгә карата рәхимле булды”, — ди (“Нисә” сүрәсе, 29нчы аять). Шулай ук Мөхәммәд (с.г.в.с.) үз хәдисендә шулай дип әйтә: «Кем дә кем үз–үзен берәр нәрсә белән үтерсә, җәһәннәмдә дә шуның белән газапланачак”. Әл-Хәфиз ибн Хәҗәр исемле галим: «Кешенең үз-үзенә карата җинаять кылуы гөнаһы буенча башка кешене үтергән дәрәҗәдә. Чөнки җан ул – аның милке түгел, җан ул Аллаһныкы”, — дип әйтә. Тагын бер хәдистә: «Бер кеше җәрәхәт аркасында үз-үзен үтерде. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә әйтте: “Колым үз-үзен үтереп, Мине узды. Шуңа күрә Мин аңа Җәннәтне хәрәм кылдым”, — дип килә.
 
Бу хәдисләрдә үз-үзен үтергән кеше җәһәннәмдә мәңге кала дип әйтелгән. Ислам галимнәре аңлатуынча, әгәр дә кеше: “Үз-үзеңне үтерү рөхсәт ителгән, тыелмаган”, — дип, үзенә кул салса, ул җәһәннәмдә мәңге кала. Әгәр дә инде, кеше үз-үзенә бу гамәлнең гөнаһ икәнлеген танып кул салса, бу вакытта ул бик озак җәһәннәмдә газаплана, әгәр дә Аллаһы Тәгалә теләсә, аны җәннәткә кертә. Ләкин дөресен Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә.
 
Күпчелек галимнәр әйткәнчә, үз-үзен үтергән мөселман кеше юыла, кәфенләнә һәм аңа Әбү Хәнифә һәм Шәфигый мәзһәбләрендә җеназа намазын укыйлар. Башка кешеләргә сабак булсын өчен, сөннәт буенча аңа җеназа намазын имам яки галим кеше укымый. Мөхәммәд (с.г.в.с.) андый кешеләргә намаз укымады. Бер хәдистә: «Бервакытны Мөхәммәд (с.г.в.с. ) янына үз-үзен үткен нәрсә белән үтергән кешене алып килделәр һәм ул аңа җеназа намазы укымады”, — диелә. Бу хәдисне галимнәр Мөхәммәд (с.г.в.с.) үз-үзен үтергән кешегә җеназа намазын башкаларга дәрес булсын һәм башкалар бу гөнаһтан сак­лансыннар өчен укымады, дип аңлаталар.
 
Ислам динендә үз-үзен үтергән кеше өчен Аллаһы Тәгаләдән җәһәннәм газабыннан коткаруны һәм җәннәткә кертүне сорап дога кылырга ярый. Кыямәт көнендә бу кешенең хөкеме Аллаһның теләгенә бәйле. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә теләсә, аны гафу итә, әгәр дә теләсә, аны газаплый.
Ни өчен кеше үз-үзен үтерергә дип карар кыла? Моңа аны нәрсә этәрә? Кешенең үз-үзенә кул салуына иң беренче чиратта төшенкелеккә бирелү хисе, ягъни Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзү сәбәп булып тора. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, Аллаһның рәхмәтеннән бары тик кяферләр ге­нә өметне өзәләр”, — дип әйтә (“Йосыф” сүрәсе, 87нче аять).
 
Кеше төшенкелеккә бирелсә, аның бу дөньяда яшисе килми башлый. Ул бу дөньядагы проблемалардан үз-үзеңә кул салу юлы белән җиңел итеп котылам, ди. Ислам дине буенча, кеше төшенкелеккә шайтан котыртуы аркасында бирелә. Шуннан соң шайтан аны әкрен-әкрен үз-үзеңне үтерү теләгенә китерә. Ләкин чынлыкта, кеше үз-үзен үтереп, тагын да куркыныч һәм катырак газапка ирешә. Андый кешене шайтан шундый уйлар белән котырта: «Синең хәзер беркемгә дә кирәгең юк, сине беркем дә яратмый, си­нең өчен бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмады”. Бу вәсвәсәләргә алданып, кеше зур гө­наһ ясый. Адәм баласының шундый вәсвәсәләргә бирелүе иманының бөтенләй булмавына, яки зәгыйфь булуына бәйле. Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанучы кеше бу дөньяда яшәүнең төп мәгънәсен аңлый.
 
Бу дөнья ул — сынау урыны. Ул үз эченә төрле авырлыкларны, мәшәкатьләрне, шулай ук рәхәт һәм күңелле мизгелләрне дә ала. Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми. Аллаһы Тәгалә вакыт-вакыт рәхәтлек белән авырлыкны алмаштырып тора. Чын Аллаһка ышанучы кеше ул авырлыкны дә, рәхәтлекне дә бер үк төрле кабул итә. Чөнки бөтен нәрсә дә аның өчен хәерле.
 
Әгәр дә кеше төшенкелеккә бирелсә яки аның эче пошса, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, тынычлык сорарга тиеш. Аллаһы Тәгалә безне ике дөнья кайгыларыннан имин итсә иде.
 
Рәшид хәзрәт Йосыпов, Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчете имамы.

---
Яңарыш
№ --- | 18.12.2017
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы