поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.02.2010 Мәдәният

ИХ, ПОШАЛЫМ ЧАНАСЫ ЛА...

Пошалым чаналарында шуарга Арчага ук кайтырга булдым әле. Җырларда җырланган, тирә-юньгә даны таралган алтын куллы осталар авылын күрергә күптән хыяллана идем.

Авылдашларын җыеп, аларны шәхес дәрәҗәсенә күтәреп зурлый белүче Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров биредә инде өченче тапкыр “Пошалым чаналары” җыр бәйгесе оештыра. Җырчының: “Быелгысы әллә ни шәп булмас, чөнки спорт ярышлары да юк, чыгымнарын да үземә генә күтәрергә туры килә. Кризис елы бит”, – дип башланган конкурсы Арчада чын мәгънәсендә милли бәйрәм төсмерен алды.

 

Авылны яратсаң....

 

Югары, Урта һәм Түбән Пошалым халкына әлеге бәйрәм нәкъ менә кышкы сабантуй кебек. Өч авылда меңгә якын кеше яши икән. Күп еллар урта мәктәбе булган Пошалымга күрше-тирә авыллардан килеп укыганнар. Оптимизация шаукымы белән ул инде сигезьеллык мәктәпкә әйләнеп калган. Гадәттә, яшьләр авылда калмый хәзер, дип зарланучылар күп булса да, Пошалым халкының буыннан-буынга килгән шөгыле бар. Менә шул традициягә тугры калганнар биредә төпләнеп кала да инде.

 

Пошалымлылар гомер-гомергә чана, арба ясарга хирыс булган. Дөрес, соңгы елларда әлеге һөнәрне бик кирәксенми башлаганнар. Әби-бабайлар традициясеннән бөтенләй колак кагуыбыз ихтимал дип, Рөстәм Закиров “Пошалым чаналары” бәйгесен оештырган да инде. Шөкер, бүген яшьләр дә ата-баба һөнәрен яңадан тергезеп җибәргән.

 

Рәдиф Нигъмәтуллин эшләгән чаналарны нинди генә районнардан алып китмиләр икән. Алырлык та, чөнки күз явын алырлык матур, искиткеч бизәкләр төшерелгән чаналарны башка бер генә авылда да табып булмый. Рөстәм Закиров та: “Пошалым чаналары” конкурсының төп каһарманы менә шул егет инде”, – дигән сүзләрне еш кабатлый. Әйе, өч елга бер уздырыла торган бәйгегә иллешәр чана ясарга туры килә аңа. Әле шуның өстенә кыш буе заказ биреп торалар.

 

“Бу һөнәр табыш китерәме соң?” – дип сорыйм Рәдифтән. “Әлбәттә. Бер чана 2000 сум тора”, – диде ул. Ә менә Рөстәм Закиров концертларында үткәрелгән аукционда чаналарны 7 меңгә дә бәяләүчеләр бар.

 

Туган авылында җырчыга булган мөнәсәбәт ошады миңа. Шулкадәр хөрмәт итәләр, яраталар аны. Урта Пошалымдагы мәдәният йорты шыгрым тулган залны күзәтәм. Рөстәм Закиров тамашачы залына кереп авылдашларының ничек “сулаганын” белергә тели, арлы-бирле йөренә, дулкынлана. Ә авыл халкына бит аңа бер җылы караш, бер ягымлы сүз җитә. “Рөстәм безнең күңелгә шулкадәр якын ул, – ди Наилә Зарипова. – Бу бәйгегә инде күптән авылдан шәһәргә киткән авылдашлар да кайта. Өч Пошалымга мондый зур бәйрәм ясаганы өчен Рөстәм улыма зур рәхмәт әйтәсе килә. Аның тагын бер күркәм сыйфаты бар. Машина белән кайтканда юлда беркайчан да калдырып китми. Кайда гына булса да, Пошалымы белән горурлана белә”.

 

Рөстәмнең авыл юлыннан өзелмәве хак анысы. Әнисе Разыя апа ире Раиф үлгәннән соң өйдә берьялгызы калган. Ә Рөстәм – әнисенең көтеп алган улы.

 

– Төпчек бит, төп йортта калыр дип үстергән идек, – ди Разыя апа. – Хәер, укырга үзем җибәрдем. Хәтерлим әле, Үрнәк авылының мәдәният йортында эшләгәндә директор өебезгә килеп: “Разыя апа, укыт малаеңны, әрәм итәсең бит. Искиткеч матур җырлый”, – дигәч, килешми булдыра алмадым. Үкенмим, ярый әле шулай эшләгәнмен. Аллага шөкер, улым ярдәменнән ташламый. Кар көрәргә дә, каралты-кураларны төзекләндерергә дә кайтып җитә.

 

Әниләр өчен аннан да зур бәхет була алмыйдыр инде ул. Авыдашлары мәхәббәтен казанган, әнисенең хәер-фатыйхасын алган җырчы да халык арасында тиз танылып өлгерә. Рөстәм Закиров бүгенге 500 дән артык җырчы арасында үзенең кабатланмас үзенчәлекле тавышы белән башкалардан һәрчак аерылып торды, үз йөзен булдырды. Ә бу эстрадада бик тә мөһим.

 

Дисбеләр таралмаган

 

Рөстәмнең җырчылар арасында да абруе зур. Шулай булмаса, Алмаз Хәмзин өч ел уздырылган бәйгегә кайтыр идемени? Пошалымда тәмам үз кешегә әйләнгән. “Республиканың бер генә районында да, бер генә авылында да мондый конкурс уздырылмый, – ди ул. – Баштарак бәйгенең исеме сәеррәк кебек иде. Хәзер инде колак ияләште. Иң мөһиме – бу җыр бәйрәмен бөтен авыл яратып өлгерде, аны зарыгып көтеп алалар“.

 

Әйе, Рөстәмнең тыйнак кына башланып киткән бәйгесеннән күрше-тирә авыллар да җанланып киткән. Катнашучылар арасында Кенәбаш авылы егете Рафил Җәләлиевнең I премиягә лаек булуын Пошалым халкы да хуплады.

 

Конкурсны бәяләүче “баш вәзир” ролендә исә Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова иде. Фестивальләрдән фестивальләргә йөреп чарланган җырчы әлеге бәйгегә бик тә уңай мөнәсәбәттә.

 

– Республика авылларында моңа охшаш бәйгеләр бөтенләй юк, бу – бердәнбер, – ди Римма ханым. – Дөрес, Татарстанда узучы конкурсларның сайлап алу турлары авыл, районнарда була. Әмма “Пошалым чаналары” кебек бәйгеләр халыкны җыю, барлау һәм яшьләрне үстерү өчен кирәк.

 

Кризис вакытында Рөстәм нишләп йөри инде, дип әйтүчеләр дә бар. Әмма Пошалым егетен тормыш шаукымы гына туктатып кала алмый.

 

– Мин авыл халкына бу конкурсны өч елдан өч елга уздырачакмын дип сүз бирдем, – ди Рөстәм. – Дөрес, бүләкләр алу бераз кесәгә суга торгандыр. Ярар, кышка үземә тун алмам. Авыл халкы бирегә затлы бүләк өчен җыелмый бит. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт аларга. Бу бәйрәм авыл халкы өчен уздырыла. Монда кемнедер яклау да, кемгәдер өстенлек бирү дә юк. Дөрес, Рөстәмне сәнгать юлына беренчеләрдән булып алып чыккан авылдашы Фәрит абый Гатауллин бар. Ул инде оештыру эшләрендә һәрвакыт ярдәм итүчеләрдән. Гомумән, авыл халкының җырчыга булган шулкадәр җылы мөгамәләсен күрү күңелгә сары май булып ятты. Хәер, Рөстәмне генә түгел, хатыны Люцияне дә авыл халкы үз итә. Шулай ук кызлары Миләүшәнең, футболчы булам дип хыялланган уллары Айратның җырлавын да алкышларга күмделәр. Ә Рөстәм исә бәйгедә легендага әйләнгән “Пошалым чанасы” җырын гына башкарды. Чөнки, җырчы әйтүенчә, бу көнне пошалымлылар гына сәхнә тота ала.

 

Эх, Посалым чанасы ла,

Зәйләр зиткәч арбасы....

 

Янымда теле юньләп ачылмаган, яңа гына тәпи йөри башлаган кызчык Рөстәм Закиров җырына кушылып җырлый. Димәк, җырчының берәмтекләп җыйган, буыннан-буынга килгән дисбеләре таралмаган, югалмаган. Ул аларны нәкъ менә вакытында барлый башлаган.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 24 | 06.02.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»