|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2017 Дин
Бу — Пәйгамбәрләрдән килгән гадәт“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән төрле темага сөйләштек. — Нурулла хәзрәт, ир-атка сакал үстерүнең савабы бар, диләр. Бу дөресме?
— Дөрес. Ислам динендә сакал үстерү хуплана. Кеше табигый рәвештә эшләргә тиешле әйберләр бар: култык астындагы, интим урындагы йонны кыру. Бу — Пәйгамбәрләрдән килгән гадәт, ягъни моны эшләргә кирәк. Ә менә кайбер урыннарда чәч-төк үстерү хуплана. Мисал өчен, мөселман ир-ат сакаллы булырга тиеш. Аны кыру хәрам гамәл санала.
— Сакалның озынлыгы күпме булырга тиеш?
— Аның минималь озынлыгы — йодрык кадәр. Аннан артканын кисәргә рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында бөтен диндә дә сакал йөрткәннәр. Безнең төбәктә дә шулай булган. Мәсәлән, йөз ел элекке сурәтләрне карасак, анда сакаллы ир-атларны күрәбез. Димәк, сакал йөртү мөселманнарның гына үзенчәлеге булмаган. Дин зәгыйфьләнү белән бу гадәт, күренеш акрынлап югалган. Шулай да дин әһелләре: христиан, яһүд булсынмы — барысы да сакалдан йөри. Аны Аллаһка ышанмаучылар, ягъни атеистлар һәм сектачылар үстерми. Пәйгамбәребез (с.г.в.) cакал үстерүгә бер төзәтмә генә кертә: аны кыскартырга рөхсәт итә.
— Ә мыекны ничек?
— Мыек белән дә шул хәл, аны үстерү савап. Башка диннәрдә мыек озын, авызга кадәр төшеп торса, мөселманныкы кыска. Мыекның озынлыгы өске ирен ачылганчы булырга тиеш. Бу чисталык йөзеннән, ашаганда пычранмасын, комачауламасын өчен шулай эшләнә.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|