поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләр белән бәхәсләшү мәгънәсез, чөнки алар беркайчан да хаклы булмый.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
18.12.2017 Дин

Күкләр әйтә Аллаһым диеп...

Үткән шимбәдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда бишенче мәртәбә пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиссәлләмнең туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уздырылды. Бу чара башка еллардагы кебек Региональ Диния нәзарәте белән берлектә “Дуслык” өлкә иҗади-иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган иде.

Мәүлид бәйрәме Мәдәният сараеның чишенү бүлмәсе яныннан ук башланды, дип әйтергә була. Нәкъ шунда эшкуарлар Мәүлет һәм Румия Низамовлар чәкчәк һәм бавырсак, талкыш-каләвә һәм төрле сорттагы хәлвә өемнәре артында киң елмаеп кунакларны каршы алып тордылар.

Икенче катка күтәрелсәң - анда да “Түбәтәй” тиз ашау челтәре пешереп китергән өчпочмаклар һәм гөбәдияләр, өлешләр һәм бәлешләр исе таралган. “Дуслык” оешмасына караган “Ак калфак” өлкә хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Ра¬зия ханым Әюпова, Похвистнево районындагы Мәчәләй, Гали авыллары бүлекчәләре җитәкчеләре Асия Исмәгыйлева һәм Ил¬һамия Кәримова кул эшләре күргәзмәсен җәелдереп җи¬бәргәннәр. 

Мәчәләй авылының “Ак калфак” оешмасында барлыгы биш кенә кеше, ләкин активлык¬лары белән барысын да уздыралар. Ерак араны якын итеп чарага килгән олы яшьтәге Җәүһәрия апа Бәхтиева Мәү¬лид бәйрәменә атап чиккән кулъяулыклары турында: “Күп чиктек инде кулъяу¬лыкларны, күп. Без яшь чакта Мәчәләйдән армиягә кырык¬лап егет китә иде. Берсен дә үпкәләтмәс өчен, һәрберебез китүчеләр санында кулъяулык чигеп куя идек”, - дип үзенең аллы-гөлле кул эшләрен күрсәтте. - Әниебез безне челтәр бәйләргә дә, чигәргә-тегәргә дә өйрәтте. Кеше эшли алмаган эш юк дөньяда, дип әйтә иде, мәрхүмә”.
 
Яңа елга яисә туган көн¬нәргә бүләк алам дигән кешеләр дә бәйрәмнән буш кул белән китмәделәр, Лилия һәм Әлфия Сөләймановалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне – челтәрле агач тартмаларга салынган сыйфатлы чәйләрне һәм сувенирларны сатып алучылар да күп булды. Үзешчән рәссамнарыбыз Тәс-лимә Мостафина һәм Азат Надировларның күргәзмәләре дә бай һәм матур иде. Бе¬рәрсенең юбилеена яисә өеңне бизәү өчен картина сатып алсаң, бик шәп бит ул.
 
Менә халык залга кереп бетте. Сәхнәгә “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов чыгып халыкны бәйрәм белән котлады һәм Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.с)нең тууыннан башлап ахыргы көненә кадәр кылган изге гамәлләре турында сөйләде. Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы пре¬зиденты, Бөтендөнья татар конгрессы президиумы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та изге теләкләрен җиткерделәр.
 
- Мәүлид ән-Нәби мөсел¬ман¬нар өчен бик зур бәйрәм, - диде Фәхретдин Бәдретдин улы. - Самара татарлары аны күркәм итеп үткәрсен өчен, Казаннан артистлар чакырдык, балалар да бик әзерләнделәр. Шушы залларны тутырып килүегез өчен рәхмәт.
 
Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Коръән сүрәләре укыганнан соң халык аягүрә басып Аллаһы Тәгаләгә салаватлар әйтте, ахырда мөфти хәзрәт шушы чараны оештыручы Идеал Галәүтдиновка һәм мәчеткә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы эшкуар Әнвәр Горлановка Рәхмәт хатлары тапшырды.
 
Өлкә губернаторы администрациясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Холин залда утыручыларга өлкә губернаторы вазифаларын башкаручы Дмитрий Азаровның котлауларын җиткергәннән соң, Самара татарлары тарихын барлаучы һәм язучы Шамил Хәйдәр улы Галимовны “Халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен” Самара өлкәсе губернаторының Мактау билгесе белән бүләкләде. Өлкәбездә мәчетләр төзү, рухи тәрбия бирү эшенә өлеш керткән бер төркем мө¬селманнарга – Раил Абушаев, Фоат Гарипов, Камил Исхаков, Әхмәткәрим Миңнекаев, Сабирҗан Насыйров һәм Гаяз Рәфыйковларга губернаторның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 
Мәүлид ән-Нәби бәйрәме мөнәҗәтләр, дини җырлар, төрле сәхнә күренешләре бе¬лән дәвам итте. Самараның Мәдәният институты студенты Розалия Хәкимова “Казаныма төннәр төшсә” җырын кү¬ңелләргә үтеп керердәй итеп башкарган вакытта Викто¬рия Митрофанованың комнан ясалган Сөембикә-ханбикә сурәтләре зур экраннан күр¬сә¬телеп торды. 
 
“Яктылык” татар мәктәбе укучылары малай белән кыз¬ның беренче мәртәбә мә¬четкә дин дәресенә бару күренешен сәхнәләштергәннәр. Ә җирле шагыйребез мәрхүм Марат Сафин һәм музыкант Әлфия Гыйниятуллина язган мөнәҗәт өченче сыйныф укучысы Әми¬нә Канюкаева башкаруында челтерәп аккан чишмә тавы¬шын хәтерләтте: “Күкләр әйтә Аллаһым диеп, Җирләр әйтә Аллаһым диеп, Сулар ага Аллаһым диеп, Лә илаһым, илләлаһым”...
 
Чара Казан кунаклары - Ильяс Халиковның «Мөнбәр» татар дини театрының Мәүлид бәйрәменә багышланган гый¬брәтле сәхнә күренешләре һәм җырлары белән тәмамланды.
 
 
 
 
Автор фотосурәтләре.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 18.12.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы