|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2010 Җәмгыять
ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШҮ
– Исәнмесез. Бу Туфан Миңнуллинмы?
– Туфан Миңнуллин.
– Бу Сезнең телефонмы?
– Минеке.
– Бик яхшы. Ату Сезнең телефон дип бирделәр дә кем биргәнен әйтмә диделәр. Бирүчене ачуланмагыз инде.
– Бирүчене ачуланмыйм.
– Мине ачуланасызмы?
– Сезне дә ачуланмыйм.
– Рәхмәт. Бер соравым бар иде Сезгә.
– Рәхим итегез.
– «Шулай булды шул» дигән театрны Сез яздыгызмы.
– Мин.
– Сорамакчы идем, Сез аны язып ни әйтергә теләдегез?
– Сез спектакльне карадыгызмы соң?
– Юк, мин карамадым. Хатын карап кайткан. Мин телевизордан хоккей карадым.
– Хатыныгыз карагач, нигә ул шалтыратмый?
– Ояла. Миңа сорарга куша.
– Кемнән ояла? Нидән ояла?
– Кем белә инде аны – хатын-кызны. Башы эшләмәгән килеш театрга бара да, кайткач, мине аптырата. Нигә алай да, нигә болай… Менә синең театрны карап кайтты да нигә Туфан Миңнуллин зинадан бала табыгыз дип язган ди. Дөресме?
– Хатыныгызга әйтегез, тагын бер тапкыр игътибар беләнрәк карасын.
– Һәй, караса да, аңламый ул. Үзем барып карап кайтам әле. Карагач, шалтыратырмын, ярыймы.
– Ярый.
– Сау булыгыз.
– Исән булыгыз. Хатыныгызга сәлам әйтегез.
* * *
– Исәнмесез. Миңнуллин Туфан депутатыбызмы?
– Әйе. Исәнмесез.
– Сезне ничек күрергә булыр икән.
– Сез кайда? Авылдамы?
– Авылда шул. Үтенечем бар иде.
– Телефоннан гына әйтеп булмыймы?
– Буладыр да. Күреп сөйләшү кирәк.
– Бу салкында Казанга килеп йөргәнче бәлки телефоннан гына әйтерсез.
– Алай да була. Шулай да. Бераз күчтәнәч тә бар иде.
– Күчтәнәчне дус-ишләргә, туган-тумачаларга бирәләр түгелме соң?
– Сез дә безнең якын кешебез бит. Үзебез сайладык.
– Күчтәнәчегез нәрсә соң?
– Нәрсә дип... Авыл җирендә шул каз инде. Берәр банка бал да шунда.
– Күчтәнәчкә каз белән бал алмыйм бит мин.
– Нәрсә аласыз?
– Кыш кышлаган тана я печелгән үгез.
– Һе... Ул инде күчтәнәч булмый торгандыр.
– Нәрсә була соң?
– Бар бугай инде аның сүзе. Ярый эш анда түгел. Йомыш бик серъезный.
– Әйтегез соң телефоннан. Кулымнан килсә, күчтәнәчсез дә ярдәм итәрмен.
– Шулай дисезме? Малай укып бетерә быел.
– Укырга кертергә кирәкме?
– Алай гына түгел шул. Ваенкаматка чакыра башладылар. Укып бетерүгә армиягә алулары бар.
– Җибәрәсегез килмиме?
– Кемнең килсен. Безнең заманда гына теләп бара идек. Хәзер бит, беләсез.
– Мин ничек ярдәм итә алам?
– Анысын Сез беләсез инде аның.
– Белмим шул.
– Нәрсә, тана белән үгез дисезмени?
– Юк, тана яки печелгән үгез.
– Нишлисең инде. Берәр язу бирәсездер бит.
– Нәрсә дип?
– Фәлән фәлән нәрсә өчен тана алдым дип.
– Андый эш алай эшләнми ул.
– Ничек эшләнә соң?
– Каз белән балны бирмәкче идегез бит, беләсездер.
– Шулай дисезме?
– Шулай дим.
– Хушыгыз алайса.
– Хушыгыз.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|