|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2017 Җәмгыять
![]() Түбән Новгород – ТатарстанГазетабызның узган санында язып үткәнчә, агымдагы елның 30 ноябрендә регионыбыз үзәгендә Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында туристик мөнәсәбәтләрне ныгытуга багышланган чара үткәрелде. Әлеге бизнес-очрашуда ике регионнан да туроператор компанияләре, туристик тармак вәкилләре, кунакханә җитәкчеләре катнашты. Чарада Татарстанның Т.Новгородтагы сәүдә-икътисад вәкиллеге җитәкчесе Айрат Усманов, туристик эшчәнлекне дәүләти җайга салу бүлеге башлыгы Гүзәл Ситдикова һәм берничә Татарстан музей-тыюлыклары вәкилләре, ә Нижгар өлкәсеннән туристик эшчәнлекне җәелдерү идарәсе башлыгы Алла Морозова, кунакханәләр һәм туроператорлар Ассоциацияләре әгъзалары чыгыш ясады. Эшлекле очрашу кысаларында регионнарның туристик программалары һәм маршрутлары презентацияләре күрсәтелде һәм үзара туристик агымны арттыру, вакыйгалар, эшлекле, белем бирү һәм балалар туризмын үстерү мәсьәләләре каралды. Катнашучылар туризм өлкәсендәге практик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм Түбән Новгород өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында әлеге тармакның үсеш перспективалары турында да сөйләштеләр.
Кадрия СӘМИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|