|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2008 Авыл
АВЫЛ ТЕЛЕВИЗОРЛАРЫ ЯҢАЧА КҮРСӘТӘЧӘКАвылда җирле каналларны карау өчен аерым телевизор кирәк. Чөнки берьюлы 20-30 канал күрсәтергә сәләтле булган “тәлинкә” “Яңа гасыр”ны тотмый. Ә иярченле телевидение аша мәхәббәт кинолары йә спорт карарга ияләшкән авыл халкына “үзебезнекеләр”гә дә күз салу өчен өстәмә телевизор сатып алып, аңа гадәти антенна тоташтырасы гына кала. “Тәлинкә”ле йортлар авыл өчен инде күптән гадәти күренешкә әйләнде. Телевизор каршында утырырга әллә ни вакыты булмаса да, саладагылар заманадан артта калмаска тырыша. Тик “тәлинкә”нең дә бер “китек” ягы бар. Спутник аша килгән каналлар арасында татар телендәгеләре юк. Татарчага тәрҗемә ителгән сериалларны карарга өйрәнгән әби-бабайлар да чит ил каналларын гына “күзәтергә” мәҗбүр. “Тартма”дан туган телеңне дә ишетәсең килә икән, өч ятмәле антеннадан “төшкән” 3-4 канал белән генә чикләнәсе кала. ә соңгылары авылда күпчелекне тәшкил итә. Гомумән, Татарстан халкының дүртән бер өлеше бүген нибары 3 төрле канал гына карый ала. Анысы да һава торышына бәйле. Шунысы да бар, күпчелек өчен йорт кырыена “тәлинкә” элеп кую, аңа өстәп яңа телевизор сатып алу – тавык төшенә кергән ярма кебек, кул җитмәс нәрсә. Түрәләр авыл халкының әлеге мәсьәләсен хәл итәргә алынганнар. Салага “көч”е беткән антенна һәм кесәгә суга торган “тәлинкә”гә алмашка цифрлы телевидение килә. “Цифра” ярдәмендә 14 төрле телевидение каналы һәм радио аша 7 төрдәге программа карарга мөмкин булачак. “Киләчәктә тапшырулар санын 100гә кадәр арттыру каралган”, - ди ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов. Мондый яңалыкны әлегә ике районда керткәннәр. Югары Ослан халкы беренчеләрдән булып цифрлы телевидениедән файдалана башласа, бәйрәм көннәрендә бәхетлеләр исемлегенә Апас районында яшәүчеләр дә эләкте. Фәрит Фазылҗанов сүзләренә караганда, 2012 елга кадәр бөтен Татарстан халкы яңа телевидениедән файдаланачак. Телевизор аша интернет челтәренә керү мөмкинлеген дә булдырырга телиләр. “Цифра”га күчү өчен телевизорны алмаштырырга да, антенна алырга да кирәкми. өйдә булганына махсус җайланма гына тоташтырып була. Республиканы “цифра”га күчерү белән шөгыльләнүче “Радиотелеком” оешмасының генераль директоры Фәрит Хәбибуллин әйтүенчә, Биектау, Яшел Үзән, Арча, Питрәч һәм Лаеш районнарының кайбер авылларында да бүген “яңа” тапшыруларны карый алалар. “Цифра”га күчү иң беренче чиратта үзәктән ерак булган районнарда үткәреләчәк. Чөнки биредә иярченле телевидение киң колач аламаган, көндәшлек тә азрак. Чиратта Тәтеш һәм Кайбыч районнары икән. Тик җитәкчеләр әлегә цифрлы тапшырулар карауның күпмегә төшәчәген генә төгәл әйтә алмый. “Җиде канал һәркем өчен түләүсез булачак”, - дип ышандырды Фәрит Хәбибуллин. Алар “социаль программа”лар исемлегенә кертелгән икән. ә калган каналлар өчен акча түләргә туры киләчәк. Абонент түләү аена 50-60 сум тирәсе булыр, дип көтелә. Бу әллә ни күп булмаса да, цифрлы тапшырулар карый башлау өчен иң элек 4 мең сумлык махсус җайланма алырга кирәк. Авыл халкын шунысы борчый. Аның бәясе соңгы арада гына да ике тапкырга арткан инде. әмма яңа телевидение барыбызның да өенә килеп җиткәнче 4 мең чүп кенә булып калмагае.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|