поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.02.2010 Мәдәният

НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА: МИН ДӘ МОГҖИЗА КӨТӘМ...

Адәм баласы абынса, бәхетсезлеккә тарыса, сәбәбен беркайчан да үзеннән эзләми. Ул аны кавемдәшләренә яисә үзе дә аңлап җиткермәгән күренешләргә сылтый. Ә хакыйкать бик якында, һәм ул без барысына да үзебез гаепле дигән фикердән гыйбарәт. Кендегебезне җирдән беркем дә өзәргә мәҗбүр итмәде бит, иманыбызны үзебез какшаттык, үзебез догалардан ваз кичтек...

Язучы Нәбирә Гыйматдинованың һәр әсәрендә шушы хакыйкать ярылып ята. Әдәбият мәйданына ул "Сихерче", "Ак торна каргышы", "Парлы ялгыз", "Мәхәббәттә гөнаһ бар" һ.б. әсәрләре белән килеп керде һәм "сәер" дигән ярлык тагылганына да исе китмичә, үзе тапкан иҗат сукмагыннан бара да бара... Аның таланты, Туфан ага Миңнуллин сүзләре белән әйткәндә, "адәм ышанмаслык нәрсәләрне ышандырырлык итеп яза белү"дән тора.

 

Язучының әсәрләре театр сәхнәләренә дә менде. Мәсәлән, "Сихерче" әсәрен Уфаның "Нур" татар яшьләр театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрлары сәхнәләштерде. "Бүре каны" зур уңыш белән Түбән Кама театрында уйнала. Ә инде "Бер тамчы ярату" ны кабат шул ук тинчуринлылар тамашачыга бүләк итте. Аларның берсе дә халыкны битараф калдырмады. Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре күп укыла, укучы аның китапларын көтеп ала. Моның сере нәрсәдә соң? Язучы белән әңгәмә корганда мин шул сорауга җавап таптым да кебек.

 

– Нәбирә ханым, сезнең повестьларны укыганда халыкның бәгырендә яралган фольклор әсәрләрендәге алымнарны табам. Анда изгелек белән яманлык, ак белән кара көчләр каршы куела бит. Нигә сез башкалар кебек язмыйсыз икән? Югыйсә "Сихерче" басылганнан соң тәнкыйтькә дә эләктегез бугай.

 

– Аны укымыйча, яла ягарга маташтылар. Янәсе, мин сихер турында язам. Ә ул Сәвиләнең кушаматы гына. Монда сүз дару үләннәре, дәвалау ысуллары, табигать белән Кешенең бербөтенлеге, мәхәббәт, хыянәт, җан турында бара. әдәби әсәр тиктомалдан гына язылмый, җаныңны нәрсәдер телгәли, шул чакта, Ходай хикмәте, үзеннән-үзе язарга тотынасың. Ә аларның гомер озынлыгы укучыдан тора инде. "Сихерче", "Бүре каны" әсәрләрен мин 20 ел элек язган идем. Алар бүген дә кулдан-кулга йөреп укыла. Ни өчен? Чөнки анда Кеше, рух, мәхәббәт, әхлак бар. Болар – мәңгелек темалар. Бозыклык, фәхеш, имансызлык, кансызлык юк. Әйе, мин кытыршырак язучы, башкаларга охшамаган. Шушы юнәлештә яза башлагач, теге чорлардагы коммунист язучы абзыйларның кайберләре каш җыерган иде, имеш, мин социалистик реализмны санга сукмыйм, имеш, геройларым совет кешесенә якын да килми. Хәтта партиянең өлкә комитетына чакыртып та тиргәделәр. Заманында өстән кушып социаль заказ буенча яздырталар иде. Әйтик, зур төзелешләрне мактатып. Мин үҗәт холыклы, барыбер үзем булып калдым, гел халыкка табан авыштым.

 

– Халык исә бүген дә могҗизаларга мохтаҗ кебек тоела миңа.

 

– Төрле могҗиза-тылсымнарга инану, хыялыйлык адәм баласына хас инде ул. Шунсыз кеше роботка әйләнер иде. Әгәр без әкиятләргә һәм аларның хәерле тәмамлануына ышанмасак, яшәүнең кызыгын да тапмас идек. Бигрәк дә бүгенге кырыс дөньяда. Урамдагы үтереш, көчләү, талау телевидениегә үтеп керде, ә китап кибетләре "яңа рус язучылары"ның сыйфатсыз, түбән әхлаклы әйберләре белән шыплап тулды.

 

– Беренче әсәрләрегез белән чагыштырганда "Бер тамчы ярату", "Тамга", "Пәри утарында" әсәрләре җиргә һәм тормышка якынрак дисәм, килешәсезме?

 

– Килешәм. Мин дә айга менеп каһарманнар эзләмим, замандашларым турында язам, ләкин башкарак төрле язам. Әсәрләрнең нигезенә әхлакый кыйммәтләр салына. Аерма шундадыр, бәлки. Минем каһарманнарым: "Әй, бәндәләр! Яманлык кылмагыз, әшәкелектән тыелыгыз, имансызлыкны юлдаш итмәгез, җавап тотасы көннәрегез була", – дип кисәтә.

 

– Сезнең әсәрләрнең теле дә үзенчәлекле бит. Бу хакта хәтта аерым әңгәмә оештырырга да мөмкин.

 

– Мин бит карурманлы, серле Аксубай кызы. Балачагымда әбиләр капка төпләрендә кич утыра иде. Бернинди гайбәт юк, ахырзаман галәмәтләре, гайре табигый хәлләр, җен-пәриләр, фәрештәләр турында, и-и, кызык иттереп сөйлиләр иде инде! Карчыклар "Йосыф-Зөләйха" кыйссасының өч төрле вариантын яттан көйли иде. Тел байлыгы, мөгаен, шулай җыелгандыр. Элгәре Карасуда халык укымышлы булган. Моны раслаучы факт: чорма башларындагы борынга китапларны Казан галимнәре ташый-ташый арып беткән иде.

 

– Әсәрләрегездән үзләрен танучылар бармы?

 

– Бар, әлбәттә. Түбән Кама театры "Бүре каны"н куйгач, төп каһарман Рамазан турында, бу бит фәлән редактор, дип әйттеләр. "Сихерче" басылып чыккач, минем Убырым, ә чынбарлыктагы Шәрифҗамал әби: "Тагын минем турында язса, башын сугып ярам", – дигән. Еллар узгач, без аның белән күрештек. Башымны ярмады, киресенчә, Коръәннән укып өшкергәч, кайбер дәвалау серләрен ачты... Ул 103 яшьтә вафат булды.

 

– Сезнең иҗатыгызга күбрәк халык театрлары игътибар итә. Ә академия театры ник читләтеп үтә икән?

 

– Бер елны, "Татар пьесасы" бәйгесендә "Ут күбәләге" әсәре буенча эшләнгән сценарий беренче урынны алгач, без аның авторы Тәслимә Хәләф белән шуны күтәреп мөхтәрәм театр җитәкчеләренә кердек. Шамил абый Закировка рәхмәт яусын, аның теләге куйдыру иде, әмма ул шулай ярты юлда калды. Уйландыра торган фәлсәфи әйбер булгач, бәлки шикләнгәннәрдер инде. Мин алай сәхнә дип ашкынмыйм да әле. Чөнки әсәрдә син әйткән фикер анда бөтенләй икенче төрле яңгыраш тапса, бик читен ул.

 

– Соңгы вакытта сезнең исем тирәсендә куерган имеш-мимешләргә дә ачыклык кертсәк иде, Нәбирә ханым. Сез "Идел" журналының баш мөхәррире идегез. Нигә кинәт кенә аннан киттегез? Бүген ни хәлләрдә яшисез? Ниләр белән шөгыльләнәсез?

 

– "Идел" – яшьләр журналы. Минем теләгем яшьләргә юл бирү иде. Кызганыч, бик талантлы язучы-журналистлардан торган иҗат коллективы да миннән соң аннан китеп барды. Кемнедер гаепләмим дә, түбәнлеккә төшеп, гайбәт тә сөйләп йөрмим. Моны вак җаннарга калдырам. Җитәр бер көн, һәркем үз гамәлләре өчен җавап бирер. Аллаһ – хөкемдар, ә аның хөкеменнән әле беркемнең дә качып котылганы юк. Әлегә язам, эштә эшлим, фәлсәфи китаплар, аеруча ислам галимнәренең хезмәтләрен укыйм. Халык арасында таралган дәвалау кулланмалары туплыйм. Олы кызым Чулпан – табибә, бәлки киләчәктә бергәләп җыентык әзерләрбез. Бүген барысы да ничек чир-сырхаудан арынырга, нинди төнәтмәләр эчәргә икәнен өйрәтә, ә бит үләннәр кемгәдер килешә, кемнеңдер чирен генә көчәйтә. Монда табиб киңәшләре бик кирәк. Шөкер, кызыма мәрхүмә әбием Нәгыймә абыстайдан дәвалау осталыгы күчкән. Әби тирә-якта данлыклы сөлекче иде, Чулпан да сөлек сала, куллары бик шифалы.

 

– Татарча яхшы китап укыгач, әгәр бу язучы чит илдә яшәсә, китабы сатылып миллионер булыр иде, дигән уй туа.

 

– Бүген татар китабының да, татар язучысының да чын бәһасе юк. Китап чыгарып кына язучы тамагын туйдыра алмый. Гонорарын үз китабы белән генә түлиләр. Гомумән, язучылык эше һөнәр түгел. Гәрчә аның хезмәте шахтер эше кебек авыр булса да. Әгәр ул берәр җирдә эшләмәсә, ачтан үлә. Ә бит каләм ияләрен пәйгамбәрләргә тиңләгәннәр. Алар халыкның йөз аклыгы, вөҗданы, намусы саналган. Кеше бөтен нәрсәгә ышанычы беткәндә дә, матбугатка, каләм иясенә ышанычын югалтмый әле. Татар язучысының, татар журналистының Ватаны берәү генә. Ул – Татарстан. Һәм алар үз милләтенә генә хезмәт итә, бүтән халыклар кебек Америкада яки Израильдә бәхет эзләми. Югыйсә язучыга әллә ни күп тә кирәкми. Бай тормыш турында хыялланмый инде ул, җирдә – халкы арасында яшәвенә бик шат. Өч ел элек "Татэнерго"ААҖ генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Шәех улы Фәрдиев миннән язучыларның көнкүреше белән кызыксынды. Кайбер пенсионерларның, авыруларның даруга да акчасы җитми дигәч, исемлек төзе, диде һәм үз хисабыннан күп кенә мохтаҗ язучыларыбызга матди ярдәм күрсәтте. Шуны әле дә онытмыйлар, очраган саен: "Фәрдиевкә рәхмәт әйт әле", – диләр. Мин дә еш кына могҗиза көтәм. Тагын шундый берәр мәрхәмәтле җитәкче: "Исемлек ясап китер", – дисә, иң беренче танылган классик язучыбыз Әхсән Баяновны язып куяр идем. Ул безнең күрше йортта яши, аны күргән саен йөрәгем әрни.

 

– Нәбирә ханым, сез әсәрләрегезне кайда язасыз?

 

– Кеше күзеннән качып. Аулакта. Өйдә дә түгел, авылда да түгел. Әйтмим, йә эзләп табарсыз. Шаяртам, билгеле. Язам дип көн саен көчәнеп утырмыйм мин, әсәр хыялымда туып, яши башлагач кына кулга каләм алам. Шуннан соң бар дөньямны онытып эшкә керешәм. Тик җан тынычлыгы гына булсын...

 

P.S. Нәбирә Гыйматдинованың иң зур хыялы иҗатының саллы өлешен колачлаган өч томлыгын чыгару икән. Төгәл вакытын искәртмәсә дә, әлеге китаплар укучы кулына барып ирешер, дигән теләген җиткерде ул.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 22-23 | 05.02.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»