|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2017 Әдәбият
Язучы Мансур Вәлиев яшь калу серен чиште (ФОТО)Берничә ел элек нәкъ менә шушы чорда – Яңа ел алдыннан Татарстан язучыларының Казаннан ерак түгел урман куенындагы «Аккош күле» иҗат йортында яшәүче Мансур Вәлиевта кунак булып, аның тормыш-көнкүреше белән танышып кайткан идем. Шуннан бирле язучы мине үзенең күптәнге дустын очраткан кебек әллә каян сәламли. Бүген иртән дә юлларыбыз кисеште. Мансур абый Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Мөдәррис Әгъләм кебек әдипләребез хакында язган истәлекләрен җыеп «Казан утлары» журналына китергән. «Гыйнварь санында бастырырга ышандырдылар, теләгән кеше укыр», – диде ул, сабыйларча шатланып. Киләсе елда нәшриятта үзенең дә китабы дөнья күрергә тиеш икән. Алда менә шундый куанычлы хәлләр көтә әдипне.
«Мансур абый, торган саен яшәрә барасыз. Бүгенге стресслы заманда шат күңелле, яшь булып калуыгызның серен чишегез әле», – дим. «Казандагы фатирымны арендага бирәм, үзем табигатьтә яшим. Кар сарган агачлар белән хозурланып көн дә урамда йөрим. Кар яуган саен чыгып көрим, гел хәрәкәттә. Хәзер бик иҗат иткән генә юк. Буш вакытны футбол, хоккей карап уздырам, үзебезнең командалар өчен җан атам», – дип сөйләде язучы.
Кызык та инде бу дөнья: кемдер өчәр катлы, болын кадәр иркен йортта яши, фәлән миллионлык машинада җилдерә, затлы рестораннарда гына туклана, ялларын чит ил утрауларында уздыра, ә үзенең зарланудан, башкаларны сүгүдән, алардан гаеп эзләүдән башы чыкмый. Мансур абый исә урман эчендә япа-ялгыз гомер итеп, өен дә элеккеге заманнардагы кебек мичкә ягып җылытып яшәсә дә, тормышыннан канәгать, күңеле ачык, кешеләрне хөрмәт итә. Моны мин табигатькә якын булу, дөнья малына сатылмау белән генә аңлата алам…
Энҗе БАСЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|