|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2017 Матбугат
Матбугаты барның теле барМенә тагын 2018 ел өчен татар матбугатына газета-журналларга язылу өчен тулыр-тулмас бер атна вакыт калды. Әле үзем дә язылмаган. Былтыр нәкъ декабрь аенда авызым пешкәч (пенсия килгәнне көтеп 20 декабрьдә почтага барсам, язылу тәмам, диделәр), февральдән килә торган итеп яздылар. Кайсы килде, кайсы килмәде, кайсы югалды, кайсын эзләп алдым. Ачу килүен килде, үзем гаепле. Быел да шул хәлгә калмыйм дип, почта бүлегенә шылтыраттым. Аяк чалуны быел тагын да “остарак” оештырганнар. Казан янәшәсендәге 5-6 мең кеше яши торган бистә почтасында газета-журналларга язылып булмый. Икенче почтага шылтыраттым, 18 декабрьгә кадәр язылып була, диделәр, 16сы шимбә булып, быел газета-журналларга язылу 15 декабрьгә кадәр генә була. Шулай икән, димәк, ашыгырга кирәк.
Миңа калса, быел газета-журналларга язылу гөрләп барырга тиеш иде. Ике айдан артык вакыт үз-үзен татар дип санаган һәр кеше кайгы-хәсрәттә, борчуда булды. Ана телебезне, газета-журналларыбыз телен кыскарту халкыбыз өстендә үткен кылыч кебек ялт-йолт килде. Язучылар, галимнәр, зыялылар, хәтта түрәләребез дә Мәскәүгә күп кеше имзалаган хатлар, мөрәҗәгатьләр язды, үтенде, сорады, аңлашырга теләде. Мәскәү ишетмәде, күрмәде, бирмәде, телебезне мәктәпләрдән кысрыклыйлар. Туган телне “ихтыяри” телгә әйләнүдән ничек тә саклап калырга кирәк. Туган телне укытуны ихтыярига калдыру турында Ленин бабай да: “Бу эш – җинаять”, – дип язып калдырган. Димәк, болай эшләргә ярамый. Тел – тел инде ул, аны сорап, ялынып, мескенләнеп алмыйлар. Аны безгә беркем дә, беркайчан да бирмәячәк. Бер танылган француз философы (билгеледер ул, мин генә исемен белмим) “...буйсындырылган, дәүләте булмаган халык төрмәдәге кеше шикелле, ә туган теле – аңа төрмә ишеген ача торган яшерен ачкыч”, – ди.
Кеше көлдермик инде, үз-үзебезне саклау инстинктын уяту вакыты җитте, үз-үзен хөрмәт иткән милләтне генә дөнья күләмендә таныйлар, хөрмәт итәләр. Ә без бүген хөрмәткә лаекмы, моңа кадәр татар теле укытучылары булып йөргәннәр хөрмәткә лаекмы?
Ике меңнән артык татар теле укытучысы эшсез кала, диделәр. Кемнәр соң алар? Арада төрлесе, агы да, карасы да бардыр. Татар әдәбияты дәреслекләре язган, шулар буенча Питрәчнең Шәле мәктәбендә шәхесләр, чын татар милләтенең яшь буынын тәрбиялисе килеп, үзе дә укытып йөргән Альберт Яхин әйткәндәй, ак эчендә – кара, кара эчендә ак бар. Татар теле укытучылары әнә шуны аерырга, уйларга, нәтиҗә ясарга, фикер алышырга, сөйләшергә өйрәтергә тиешләр иде. Ә алар, аларның бик күбесе, үзләре дә шуны аерырга өйрәнә алмады. Элек яшәгән өемнең каршысында гына (Казан шәһәренең Зур Кызыл урамында) укытучыларның белемен күтәрү институты бар иде. Безнең ишекләр юл аша гына, буш вакытлары булса, мине чакыралар, татар теле укытучылары белән 2шәр сәгать сөйләшеп утырабыз. Нәрсә беләм, нәрсә күрәм, ишетәм – барысын да сөйлим. Сорауларны да бирәм, нинди газеталар аласыз, журналлар яздырасызмы, дип сорыйм. Соңгы укыган китабыгыз нинди, дим. Алалар, укыйлар, мәктәп тормышыннан кызыклар сөйлиләр. Аларга да кызык, миңа да рәхәт. Дус булып калабыз, хәлләр белешәбез. Ихласлар, тел, милләт, киләчәк турында борчылалар, болар эшләрен акча өчен генә түгел, рухи ләззәт алу, җан рәхәте табу өчен башкаралар. Мин ул өйдән киттем, җитәкчеләр дә алышынды (Исламшин абыйлар, Закирә Нуриевналар), онытканнардыр, дип йөри идем. Үземнең дә вакыт тыгыз бит инде. Шулай да чакырган җиргә бармыйсыңмы соң инде, өч-дүрт ел элек мине тагын шунда, укытучылар белән очрашуга чакырдылар.
Күргәч тә, куркып, каушап калдым. Болар инде мин белгән татар теле укытучылары түгел. Үзләре һавалы, чибәр, тук чырайлы, ярыйсы ук заманча кыяфәтле. Болар инде белемнәрен күтәрергә, ниндидер яңалыклар, тәҗрибә уртаклашырга түгел, яртымы, берме ел укып, татар теле укытучысы дипломы алырга килгәннәр. Алар инде мәктәп директорлары, завучлары, 40 яшькә кадәр астрономия (бу фәнне мәктәпләрдә бетереп торганнар иде), биология укытканнар. Татар телен бүлешеп укытырга кирәк, аны теләсә кем укыта ала, дип уйлаучылар.
Үзем белән таныштырдым да, аларның кем булулары, кайсы авыл, кайсы районнан икәнлекләрен язып алдым. Сөйләшә башлагач, Гариф Гобәй белән Гариф Ахуновны аермаган кешеләр (бәлки, ул бер генә булгандыр) белән сөйләшү авыр булачак иде. Мине чакыручылар үз эшләренә чумгач, мин боларга, кемнәрнең кайтасы килә, китегез, дидем. Өч ханым сөенә-сөенә китте. Бер дүрт-бишесе бераздан рөхсәт сорадылар! “Ачуланмыйсызмы?” – диделәр. Юк инде, юк. Бер егермеләп укытучы калды. Сөйләшмәгән бер генә сүз дә калмады. Күрәм: болар да инде чын мәгънәсендә татар теле укытучылары түгел. Татар телен укыту ул – аларга акча, хезмәт хакы китерә торган, урыс мәктәпләрендә бигрәк тә дәрәҗәле булмаган эш урыны. Үз-үзләрен күрсәтә белмәү аркасында дәресләрен иң соңгы итеп куялар, кабинетлары да бәдрәф тирәсендә. Менә шуның ише укытучылар татар милләтенә коточкыч җинаять эшләделәр. Китап укымый, китап яратмый торган буын үсеп җитте. Элек бит китап укымый торган кеше булмый иде.
Без, “А” белән “Б” сыйныфларындагы 58 укучы, язылып, чират торып укый идек, укучылар конференцияләре мәктәптә генә түгел, клубларда бөтен авылдашлар катнашында үтә иде. Нинди бәхетле булганбыз. Зиннәтулла, Габдрахман әзиләр авылга Әлмәттән олау-олау газета-журнал, бандероль, посылка ташый. Почта каршылау – безнең иң яраткан шөгыль, ул атнага 6 мәртәбә килә. Начальник та, почта да – барысы да Зиннәтулла әзиләр өендә. Көннекен көнгә эшен бетереп бара.
Мин үз гомеремдә бик күп газета-журналларга яздым, укыдым. Бик матур, тирән эчтәлеклеләрен күрдем. Шулай да “Социалистик Татарстан” – гомер буена иң яратканым булып калды. Ул минем Әлифбам иде. Мин шуның буенча хәреф танырга, беренче “С” хәрефен, икенче “Т”ны танырга өйрәндем. Математика китабым да шул иде. Эре язулы хәрефләрне саныйм да, тигезлек билгесе куеп, ничә хәреф икәнен язам. Бер язмада ничә “С”, ничә “Т” бар – шуларны саныйм. Ун елга якын шунда эшләү насыйп булды, шунда иң олпат журналистлардан сабак алдым, бик күп яхшы очерк, мәкаләләр яздым, дуслар таптым.
Бүген бер төркем укытучы, эшсез калдык, дип борчыла. Газетага язылыгыз, укыгыз, языгыз. Телебезне “ихтыярый” түбәнлеккә төшергәнбез икән, чыгу юлларын табасы бар. Бүген бер-беребезне гаепләүдән файда юк. Барыбыз да гаепле. Болай йортыңа үз анаң, үз атаң, әби-бабаң телендә бер газета-журнал да алмыйча яшәргә мөмкин түгел, ярамый.
Газета-журналларга да үзгәрү зарур. Чын итеп, ихластан язарга, бер-беребезнең, һәр абунәченең хәлен белергә, бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк. Алда бик зур эшләр тора. Шуларның иң беренчесе – һәр татар йортына ким дигәндә бер генә булса да газета йә журнал яздыру. “Без бит булдырабыз”, Аллаһ теләсә. Бу мәкалә чыкканнан соң, теләсә кайсы татарча газета-журналга – “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Казан утлары”, “Татарстан яшьләре”, “Идел”, “Безнең мирас”, “Шәһри Казан”, “Сөембикә”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Ялкын”, “Сабантуй” һ.б. (шәхси газеталарга язылучылар килсә дә, китапсыз калдырмабыз) – язылу квитанциясен тотып, безгә, Казанга, Тукай урамы, 57 нче йортка килегез, барыгызга да бик матур, затлы җыентык, Габдулла Тукайның шигырьләрен бүләк итәм. Бу безнең – “Татар мөселман календарен” чыгаручыларның ана телебезне саклауга керткән өлеше булыр, иншәАллаһ!
Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|