поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.12.2017 Матбугат

Татар журналистикасы ничә елдан бетәчәк?

Татар журналистикасының хәле нинди соң бүгенге көндә? Шатланырлык түгел. Татар журналистларын әзерли торган бердәнбер кафедрага да бу елны бюджет урыннары бүлеп бирмәгәннәр. Ә 9 ел элек, ягьни 2009/2010 уку елында, 10 бюджет урын булган.

2016/2017 уку елында бу сан 4не тәшкил иткән иде, ә менә хәзер, гомумән, юк, ди "Мәгариф" журналы хәбәрчесе.
 
Бюджет урыннары кими, ә уку өчен түләү елдан-ел арта. Казан федераль университетының журналистика бүлегендә укучы студентлар өчен түләү бәясе — 114970 сум. Бу бер ел өчен генә, ә әле 4 ел укырга кирәк. Димәк, 459880 сум түлисе була. Әмма әти-әни бу кадәр акчаны каян тапсын? Беркем өчен дә сер түгел, татар журналистикасы бүлегенә күпчелек очракта авыл балалары килә. Ә авыл кешесе өчен бу күтәргесез саннар, шулай да, балам укысын дип, кредитлар алалар… Менә бала бакалавриатны тәмамлап чыкты. Хәзер эш табып, ижат итәсе генә кала яки магистратурага кереп, укуны дәвам итергә карар кыла. Монысында кем ничек сайлый инде. Без беренче юл белән китик. Эш тапты ди…
 
Хәер, әле анысы да бик тиз булмас. Шулай да, күз алдыбызга китерик — редакциядә эшли. Татарстанда журналистның эш хакы уртача 22-25 мең. Санап карыйк әле, уку өчен киткән акчаны кеше ничә айда кайтара алыр икән. Якынча 20 ай буе (ике елга якын) акчасын бернәрсәгә дә тотмыйча, саклап яшәсә, киткән акча кире кайтачак. Бу утопия илендә шулай булыр иде. Чынлыкта эш хакыннан 1 мең сум тотып калсаң (башкача булмый бу заманда, чөнки ут-газ өчен түләргә кирәк, ашарга, кием алырга кирәк, кыскасы, 24 сум акча бик тиз юкка чыгачак), 460 ай кирәк – бу 38 ел дигән сүз. Менә шундый күңелсез саннар.
 
Барысы да чагыштыруда күренә, диләр. Журналистика бүлегендә уку бәясен башка факультетлар белән чагыштырып карыйк. КФУның фундаменталь информатика һәм информацион технологияләр бүлегендә 4 ел уку 409560 сум бәяне тәшкил итә. Интернетта эш табу сайтларында тәкъдим ителгән вакансияләр буенча карасак, бу өлкәдә эшләүчеләр өчен эш хакы 30-40 мең тирәсе. Димәк, информацион технологиялар белән эшләү күпкә кулайрак һәм табышлырак?
 
Күпмедер дәрәҗәдә бу шулай. Әмма татар журналистикасының төп баш бәласы нәрсәдә соң? Кайчандыр абруйлы, хөрмәткә ия профессия ничек шундый дәрәҗәгә төште? Шуны ачыклап карыйк әле. Беренчедән, хәзер милли журналистика зур кризиста. Бу кризис тиражлар кимү, газета-журналларның сайтларына аз кеше керү белән бәйле. Рус матбугаты белән чагыштырсак, бу ап-ачык күренә. Безнекеләр әле конкуренцияга сәләтле түгел. Ә нигә ул сәләтле түгел? Берсе икенчесеннән чыга — чөнки кадрлар кими, талантлы яшьләр икенче өлкәләргә китәләр. Мисал өчен, федераль университетның милли басма бүлегенә бу елны 14 кеше кабул ителде, ә барлыгы 25 урын иде…
 
Әле монысы берникадәр яхшы сан, үткән елларны 10-11 кеше генә дә булган. Һәм бу тенденция бары тик журналистикада гына күзәтелә, башка юнәлешләр кирәк кадәр студентлар җыя ала. Ни турында сөйли соң бу? Тиздән, хәзерге аксакал журналистлар бу өлкәне калдырып киткәч, татар матбугаты кадрларга дефицит кичерә башлаячак. Бу хәл булмас өчен бюджет урыннарын арттырырга кирәк. Һәм моның белән дәүләт тә шөгыльләнергә тиеш. Журналистика — дәүләт белән халык арасында торучы арадашчы. Шушы элемтәне югалтмасан өчен, бюджет урыннары белән мәсьәләне чишергә яки уку бәясен гаилә күтәрә алырлык дәрәҗәгә төшерергә кирәк. Югыйсә, бер 10-20 елдан татар басма матбугаты бүлегенә укырга керергә теләүче кешеләр, гомумән, бетәчәк.
 
Татар журналистикасы кафедрасында нинди үзгәрешләр көтелгәнен белергә һәм бюджет урыннарына кагылышлы сорауга бераз булса да ачыклык кертергә дип, «Мәгариф» журналы кафедра мөдире Васил Гарифуллинга мөрәҗәгать итәргә булды.
 
–Заман үзгәрешләр таләп итә һәм шушы үзгәрешләргә җавап бирергә дип, укыту программасының эчтәлеген дә үзгәртергә тырышабыз. Хәзер “Милли журналистика” профиле “Яңа милли медиа чаралары: мультимедиа журналистикасы» дип атап йөртеләчәк. Чөнки бүген гадәти басма газета-журналларда ижат итүче кешеләргә караганда универсаль, ягъни бөтен төр мәгълүмат чараларында эшли ала торган журналистлар кирәк. Шуна күрә исемне дә, исеменә бәйле рәвештә җисемен дә үзгәртергә булдык. Ләкин без, белгечләрне нинди генә профиль буенча әзерләсәк тә, аларга бер үк төрле “журналист” квалификациясе биреп чыгарабыз. Әйтик, безнең Югары мәктәбебездә “Халыкара журналистика”, “Вакытлы матбугат” профильләре бар, әмма ул төркемнәрдә укып чыккан студентларның барысының да дипломнарына «журналист» дип языла, профиле дә, нинди формада укуы да күрсәтелми. Татарча укый торган студентлар да шул ук дипломны ала, – дип аңлатты яңа үзгәрешләр турында ул.
 
Кафедра җитәкчесеннән республика күләмендә үткәрелеп килгән “Алтын каләм” балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале турында да сорадык. Әлеге фестивальнең җиңүчеләре, традиция буларак, журналистика бүлегенә бюджет буенча укырга керә иде. Ә хәзер бюджет урыннары юк, җиңүчегә нинди бүләк булачак соң? Әлеге бәйге талантлы яшьләребезне саклап калыр өчен бердәнбер уңышлы чараларның берсе булып тора иде бит.
 
– Бу мәсьәлә инде күтәрелде. Бүген аны хәл итү буенча сөйләшүләр дә бара. Республика бюджетыннан максатчан (ягъни “целевой”) урыннар бүлеп бирү мөмкинлеге карала. Башкача була да алмый, чөнки гран-при ияләрен бюджет урыннары белән кызыксындырмасак, “Алтын каләм”не оештыруның мәгънәсе бетәчәк бит! Фестиваль исә абруен югалтачак. Проблеманы бер елга гына булса да республика булышлыгы белән хәл итәргә кирәк. 2019 елга исә безнең юнәлешкә кабат бюджет урыннары бирә башларга вәгъдә итәләр, – диде Васил Гарифуллин.
Димәк, университетта татар журналистлары әзерләү бүлегенә бюджет урыннары булыр дигән өмет бар. Ләкин бу өмет никадәр дәрәҗәдә чынбарлыкка әверелер – анысын вакыт күрсәтер. Татар журналистикасы шул рәвешле хәрәкәт итсә, ул журналистларны гына түгел, укучыларын да югалтачак. Һәм аннары язылган мәкаләләрне кем укыячак? Дөрес – беркем дә. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.12.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»