|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2017 Спорт
Тугыз алтынның алтысы - Татарстанда (ФОТО)9-10 нчы декабрь көннәрендә Пермь шәһәрендә көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Унъеллык тарихы булган чемпионат беренче тапкыр әлеге шәһәрдә үткәрелде. 28 команда составында килгән 140ка якын спортчы илнең төрле төбәкләре данын яклап көч сынашты. Чемпионатның ачылу тантанасында России көрәш Федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов,Пермь краеның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Олег Глызин һәм Пермь краеның Самбо Федерациясе вице-президент Шәүкәт Шәрәфетдинов катнашты. Татарстан көрәшчеләре исә 9 үлчәү категориясенең алтысында җиңү яулады. Чемпионнар исемлеге:
60 кг.- Гимадутдинов Илсур (Татарстан)
65 кг.- Егоян Егор (ХМАО- Төмән өлкәсе)
70 кг. - Нурмөхәммәтов Азат (Татарстан)
75 кг. - Рахматуллин Альберт (ХМАО- Төмән өлкәсе)
80 кг. - Калимуллин Ренас (Татарстан)
85 кг. - Төхвәтуллин Илмир (Татарстан)
90 кг. - Мусин Булат (Татарстан)
100 кг. - Билалов Айвар (Татарстан)
100 кг.югары - Павлик Сергей (Улья нөлкәсе)
Россия чемпионаты җиңүчеләре 2018 елда Татарстанда үтәчәк дөнья чемпионатына юллама ала.
--- |
Иң күп укылган
|