|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2010 Җәмгыять
“СӘЛӘТ” ЮБИЛЕЕНДА НИЛӘР БУЛАЧАК?2010 елның 5 февральендә “Сәләт” яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең 15 еллыгына багышланган чараларга рәхим итегез!
Фәннәр академиясе, актлар залында фәнни-гамәли конференция:
Татарстанда сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, туплау һәм үстерү үрнәге буларак “Сәләт” яшьләр оешмасы тәҗрибәсе.
10.00-13.00. Пленар утырышта чыгыш ясыйлар:
А.М. Мазгаров, ТР Фәннәр академиясе Президенты,
М.М. Бариев, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры,
А.Х. Гыйльметдинов, ТР Фән һәм мәгариф министры,
Р.И. Вәлиев, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе,
И.Р. Таһиров, ТР Фәннәр академиясе академигы,
Д.М. Шакирова, Социаль-педагогик фәннәр халыкара академиясенең әгъза корреспонденты,
Җ.Ш. Сөләйманов, ТР Фәннәр академиясе академигы, “Сәләт” проектлары җитәкчесе,
Д.В. Зәкиев, РФ Президенты стипендиясе лауреаты, “Сәләт” активисты,
Р.Ә. Хәсәнов, КДУ аспиранты, РФ Президенты стипендиясе лауреаты, “Сәләт” активисты.
13.30-14.30. Түгәрәк өстәлдә катнашалар:
Р.Р. Минегулов, КДУ студенты, РФ Президенты стипендиясе лауреаты, “Сәләт” активисты. Доклад темасы: “Сәләт” балалары һәм яшьләренең региональ үзәге”.
Л.Р. Хәсәнова, “Сәләт” яшьләр үзәге, ТР ФА Гамәли семиотика институты хезмәткәре. Доклад темасы: “Гармония” психология үзәге: Әйдаманнар осталыгы мәктәбе”.
Т.Җ. Сөләйманов, КДУ аспиранты, РФ Президенты стипендиясе лауреаты, “Сәләт” активисты. Доклад темасы: “Сәләт” бизнес проектлары”.
А.Ф. Ситдыкова, РФ Президенты стипендиясе лауреаты, “Сәләт” активисты. Доклад темасы: “Сәләт” клублары”. А.С. Шакиров, КДУ студенты, РФ Президенты стипендиясе лауреаты, “Сәләт” активисты. Доклад темасы: “Сәләт” җыеннары”.
А.Г. Дусаева, КДФИИ студенты, РФ Президенты стипендиясе лауреаты, “Сәләт” активисты. Доклад темасы: “Сәләт”нең халыкара проектлары”.
13.00-13.30. Фәнни-гамәли конференция кысаларында “Сәләт”не үстерүдә һәм ныгытуда зур өлеш керткән журналистларны бүләкләү тантанасы узачак.
13.00-16.00. Фото-видеоматериаллар һәм картиналар күргәзмәсе
18.30-21.30. “Сәләт”нең 15-еллыгына багышланган концерт
Катнашалар: Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Нүрбәк Батуллин, Ләйсән Таишева, Рөстәм Вәлиев, Ләйсән Ветрова, “Гуфи” КВН командасы, Митя Бурмистров, Диләрә Вагапова, “ТыЛсым” бию төркеме, DJ Риф, Асылъяр, Айдар Фәйзрахманов, «Удар Татар» КВН командасы, «Зөләйлә” төркеме һ.б.
|
Иң күп укылган
|