|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2017 Хәвеф-хәтәр
Казанда машина трамвай астына килеп кергән: зыян күрүчеләр бар (ФОТО)Казанда Киров районында трамвай белән бәрелешкән Самара “Лада”сы машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр. Юл-транспорт һәлакәте Зур Крыловка урамында булган, дип яза Татар-информ.
Урынга 4нче янгын-сүндерү часте килгән, автомобиль аккумуляторын сүндергәннәр, һәлакәт урыны әйләндереп алынган.
Нәтиҗәдә, 29 яшьлек машина йөртүче 12нче шәһәр хастаханәсенә озатылган.
--- |
Иң күп укылган
|